Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 27 август чыгарылышы

Карт кыз булганчы, яшь әби булуың яхшырак.

news_top_970_100
Мәзәкләр: 27 август чыгарылышы
"Чаян" журналыннан

Имтихан алдыннан төнге өчтә профессорның телефоны шалтырый. Профессор, уянып, сукрана-сукрана телефонны ала:

— Әйе!

— Йоклыйсызмы?

— Әйе.

— Ә без укыйбыз.

***

Галия әби очкылык тота башлый. Әллә нишләп карый — бетми моның. Хастаханәгә бара, аны яңа гына институт бетергән егеткә җибәрәләр.

Бераздан әби акырып чыгып чаба, баш табиб бүлмәсенә бәреп керә, хастаханә турында бөтен уйлаганнарын әйтә, урамга чыгып чаба.

Баш табиб яшь табиб янына атылып килә.

— Син, малай актыгы, нәрсә әйттең ул әбекәйгә? Нигә син аңа авырга узгансыз дип әйттең? Әбигә 70 яшь!

— Әйтсә соң! Очкылык тотуы бетте бит.

***

Хастаханәдә авыру — табибка:

— Доктор, сез миңа башка дару бирә башлагансыз, ахры. Кыяфәте шундый ук, әмма башка дару.

— Әйе, ә каян беләсез? Аларның бит кыяфәте генә түгел, тәме дә бер диярлек.

— Сез элек биргән дарулар бәдрәфтә бата иде. Болары батмый.

***

Әни кеше үзенең үсмер кызын табибка алып килә. Кызы күңеле болгануга зарлана икән моның. Табиб моны карый да нәтиҗәсен әйтә:

— Сезнең кызыгыз авырлы.

Әни кеше тавыш чыгара:

— Сез ничек шулай әйтә аласыз? Минем кызым егетләр белән йоклау түгел, үбешеп тә карамаган! Нинди үбешү, егетләрнең аның кулын тотканы да юк! Япь-яшь саф кыз бала ничек авырлы була алсын?!

Табиб бер сүз дә әйтмичә тәрәзә янына барып баса да еракка карап тора башлый. Әни кеше, кычкыра-кычкыра да, бераздан туктый.

— Доктор… Доктор… Ә нәрсә булды? Нәрсәгә бер сүз дә әйтмисез?

— Андый очракларда кояш баеганда күктә яңа йолдыз пәйда була, офыкта Хозыр Ильяс пәйда була дип әйтәләр. Менә шуларның чыкканнарын көтәм.

***

Вәли үзенең таныш докторына шалтырата.

— Доктор, миңа ярдәм итегез! Хатынның сукыр эчәген алып атарга кирәк!

— Борчылмагыз, бу сукыр эчәге түгелдер. Мин бер ел элек аның сукыр эчәген кистем бит инде. Тагын бер сукыр эчәге килеп чыга алмый кешедә.

— Сукыр эчәге килеп чыга алмыйдыр да, тагын бер хатын килеп чыга ала бит.

***

Фермер улы армиядән яза:

— Монда шулкадәр рәхәт — бишкә кадәр караватта аунап ятып була.

***

Колхоз рәисенә урынбасары йөгереп керә:

— Бетте баш! Кәбестә басуына авыл көтүенең сыерлары кергән.

— Хатыннарны җый да, тизрәк савып алыгыз.

***

Шәһәр кешесе урманга бара да, машинасы белән батып кала. Бу урман янындагы авылга бара да, бер агайдан ярдәм сорый. Тегесе атын җигә дә машинаны өстерәтергә бара. Ат белән машинаны тарттыра башлый:

— Алмачуар, тарт!

— Акбүзат, тарт!

— Җирән Кашка, тарт!

Ат машинаны тартып чыгара. Шәһәр кешесе гаҗәпләнеп сорый:

— Ә атның кушаматы ничек?

— Җирән Кашка.

— Ә нигә сез тагын ике ат кушаматы белән эндәштегез?

— Җирән Кашканың күзе күрми. Үзе генә өстерисен белсә, ул беркайчан да эшләми, ә башка атлар да бар икәнен белсә, тарта.

***

Түрәнең юбилее, кунаклар җыелган. Түрә чыгыш ясый:

— Иптәшләр, һәрберегезнең йорты да бар, фатиры да, машинасы да. Кешеләр турында да уйларга вакыт.

Кунаклар кул чаба. Берсе:

— Әйе шул, йорт-җир бик зур, аны карар өчен бер ун кеше кирәк булыр.

***

Бер иргә анализ тапшырырга кушалар. Бу анализын шырпы кабына сала да китә хастаханәгә. Аннары югала. Бер көн юк, ике көн… Хатыны моргларга шалтыратып бетерә, аннары эзләп таба — ирен кыйнаганнар, бу аңын югалтып хастаханәдә ята икән. Хатыны — иренә:

—Нәрсә булды? Ни өчен? Кемнәр?

—Белмим. Берни дә хәтерләмим. «Шырпың юкмы?» - дип сораганнарын гына хәтерлим.

***

Биек үкчәне кем уйлап тапкан икән?

— Маңгаен үбүдән арган кыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100