Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 26 июнь чыгарылышы

Коронавирус, демографик ситуацияне үзгәртер өчен, президент акчаларына караганда нәтиҗәлерәк булып чыкты.

news_top_970_100
Мәзәкләр: 26 июнь чыгарылышы
Александр Космылин, "Чаян" журналыннан

Әти кеше кызының авырлы икәнен белгәч, аның егетенә:

Син минем кызыма өйләнәсеңме, юкмы?

Егет:

Мин сайлау мөмкинлеге бар икәнен белмәгән идем әле.

 

Премьер-министрның улы укырга керә. Конкурс зур — 1 малайга 100 вуз.

 

Минем егетем шундый романтик! Машинасына кадак белән кырып, йөрәк һәм икебезнең исемебезне язганны күргәч, елады хәтта.

 

Әби кызына:

Оныгым эшкә кая урнашты соң?

Мэриягә.

Харап икән эш!

Нигә?

Соң, кияү полициядә, син салым инспекциясендә, инде оныгым да мэриядә. Бөтен өегез белән күралмыйлар бит инде сезне хәзер авылда.

 

Ике әби капка төбендә утыра. Берсе:

Ни… Теге, ни… Карале, исемеңне оныттым бит, кем әле син?

Икенчесе:

Э-ээ. Карале, сиңа хәзер үк кирәкме ул?

 

Табиб авыруга:

Суламагыз.

Сез нәрсә, һава боздыгызмы әллә?

 

Бер ир — урамдагы теләнчегә:

Мин урамда хәер сорашучыларга акча бирмим.

Без кафега керә алабыз.

 

Өч кеше дөньядагы иң тиз әйбер нәрсә дип бәхәсләшә:

Иң тизе — яктылык инде!

Юк, иң тизе — сүз. Әйтәсең генә, ул дөньяны урап чыга.

Вәли:

Һәй, әйттегез сүз. Менә минем бервакыт төнлә эчем киткән иде, сүз әйтергә дә өлгермәдем, утны кабызырга да…

 

Дин нигезләре дәресе бара. Укытучы:

4, 5кә укучылар җәннәткә эләгә. Ә 2, 3кә укучылар — тәмугка.

Нәрсә, мәктәпне беркем дә исән килеш тәмамлый алмаячакмыни?

 

Әтисе, ата-аналар җыелышыннан кайткач, Вәлине каршына утыртып, сорау ала башлый:

Син нәрсәгә биология укытучысының физрук белән үбешкәнен класста сөйләдең? Эшең беткән идеме?

Ул бит үзе сорады!

Нәрсә дип сорады?

Вәли, син анда нәрсә көлеп утырасың? Әйдә, безгә дә сөйлә, бергәләп көлик, диде.

 

Ике студент урамнан бара. Бер теләнче сукбайны күреп алалар да, берсе, кесәсендә актарынып, аңа акча бирә.

Нәрсәгә акча бирәсең аңа? Ул бит барыбер хәзер кибеткә керә дә аракы сатып ала.

Ә без нәрсә сатып алырга барабыз?

 

Укытучы балаларны белмәгәннәре өчен орыша да, нервланып әйтеп куя:

Сез бит наданнар түгел. Түгел! Менә кайсыгыз үзен надан дип уйлый, басыгыз әле!

Вәли баса.

Син үзеңне надан дип уйлыйсыңмыни?

Юк. Сез генә басып торгач, уңайсыз булып китте.

 

Табиб шәфкать туташына:

Менә бу бүлектәге авырулар аеруча куркыныч. Биредәге авыру ирләр инде терелеп киләләр.

 

Матур кыз, сезнең свитерыгыз бигрәк матур!

Әйе, ул натураль йоннан, дөя йоныннан!

Мин ике өркәченнән үк дөянеке икәнен аңладым.

 

Минем башым авырта.

Димәк, синең миең үсә.

 

Ике әби мактаныша:

Минем онык Ленин кебек — укый да укый.

Минеке дә Ленин кебек — әле сөргендә, әле төрмәдә.

 

Хатын иренә:

Мин пляжга чыккач, халык ах итсен өчен нишләргә икән?

Чаңгы ки.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100