Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 26 август чыгарылышы

Балам тугач, мин шуны аңладым — хәтта астыңа җибәрсәң дә, акырып елама. Пычракны җыештыра алырлык кешеләр бар икән яныңда, шуларга ярдәм итәргә мөмкинлек бир.

news_top_970_100
Мәзәкләр: 26 август чыгарылышы
"Чаян" журналыннан

Чип кертелә, диләр. Бездә чипны маңгаеңа тегеп куйсалар да, кәгазь копиясен сораячаклар.

 ***

— Галия, егетең белән очрашуың ничек узды соң?

— Коточкыч! Биш тапкыр яңагына чалтырыттым.

— Бәйләндемени?

— Йоклап китә.

*** 

— Кесәлне кимерә белмәгән буыннан ни көтәргә?

— Чәйне сындырып бирә белмәгән буыннан диген син…

*** 

Һәр кешенең кимчелеге бар. Әгәр кимчелегем юк дип уйлыйсыз икән, бу инде зур кимчелек.

***

Укытучы балаларга:

— Кытай бездән еракмы, балалар?

— Якын! — ди Вәли.

— Ничек якын?

— Химия укытучысына кытай егете бит велосипедта гына килеп йөри.

***

Галим Томас Эдисон мәктәптә укыганда укытучысы сорау бирә:

— Бәйсезлек декларациясенә кайда кул куелган?

— Аста. Имза һәрвакыт документларның аскы өлешенә куела.

***

Тормышка җиңел карый торган җилбәзәк, шаян кыз буласың килмиме? Алайса авыр тормышлы, көчле холыклы җитди хатын булырга туры киләчәк.

***

— Тупас кына итеп әйткәндә, ашарга әзерләү өчен күпме вакыт кирәк сиңа, кадерлем?

— Тупас итеп әйткәндә, бер минут та кирәкми, аттыр аяк астыннан ахмак сорауларың белән.

***

— Тренер, ә бөтен хатын-кызлар мин дип үлеп торсын өчен нәрсә кирәк?

— Нефть.

***

Вәли сөйли:

— Коронавирус симптомнары бар икән, 200 грамм аракы эч.

— Ә булмаса?

— Булмаса да эч. Ул вирус бик хәйләкәр, ерак яшеренгән…

***

Вәлиләргә әбиләре кунакка килә. Вәли төчкереп җибәрә.

Әбисе:

— Ә-ә, бигрәк әйбәт, сез инде авырыйсыз икән. Мин чирләтермен дип курыккан идем.

***

Мәскәүдә яшәүчегә киңәш. Авылда яшәүче танышларың бер үк вакытта көнләшсен дә, кызгансын өчен дә нишләргә?

Башта хезмәт хакыңны, аннары фатир арендалаган өчен күпме түләгәнеңне әйтәсе.

***

«Судка мөрәҗәгать итегез» дигән сүз өч хәрефкә озаткан кебек яңгырый.

***

Нигә кибеткә кергәндә ирләрнең температураларын үлчиләр икән? 37 градус температурасы булган кайсы ирнең кибеткә барганын күргәнегез бар?

***

ЮХИДИ инспекторы машина йөртүчегә:

— Алкогольгә тест узасызмы?

— Узам. Ә нинди алкогольле эчемлекләр бар?

***

Август азагы - кешеләр бер-берсе белән «Сиңа кабак кирәкмиме?» дип исәнләшә торган чор.

***

Ни өчен рецепт язганда соңыннан ничә савытны юасы була икәнен алдан ук язып куймыйлар икән?

***

Галия ялгызы гына бүлмә җыештыра. Ишекне шакыйлар. Ачса — бер ир:

— Гафу итегез, сез секс белән шөгыльләнергә яратасызмы?

Галия шалт итеп ишекне ябып куя. Икенче көнне шул ук хәл.

— Гафу итегез, ә сез мунчада секс белән шөгыльләнергә яратасызмы?

Галия тагын ишекне ябып куя. Өченче тапкыр да кабатлана:

— Гафу итегез, сез секс белән шөгыльләнгәндә шампанский эчәргә яратасызмы?

Галия нервлана, ире Вәлигә сөйли. Ире өйдә калырга була, ишек артына кача да, теге ирне күбрәк сөйләштерергә куша. Ә үзенең аннары яшеренгән урыныннан чыгып, теге ирне кыйнарга исәбе.

Алдагы көндә тагын ишекне шакыйлар. Галия ишекне ача — теге ир.

— Гафу итегез, сез секс белән шөгыльләнергә яратасызмы?

— Яратам, — ди Галия.

— Гафу итегез, ә сез мунчада секс белән шөгыльләнергә яратасызмы?

— Яратам!

— Гафу итегез, сез секс белән шөгыльләнгәндә шампанский эчәргә яратасызмы?

— Яратам!

— Яраткач, нигә Вәлиең минем хатын янына йөри соң?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100