Мәзәкләр: 25 июнь чыгарылышы
Хатын-кызның бер минутлык көчсезлеге барлыкка килсен өчен ир-ат күпме көч сарыф итә.
Хатын иренә:
Кайда булдың?
Бер малайның туган көне иде, малайлар гына җыелышып саунага бардык.
Бөтенегезгә бер фахишә алып кайткансыздыр инде.
Юк инде, син нәрсә, малайлар гына иде.
Ярар, әкият сөйләмә миңа, малайлар гына саунада уздырган туган көнне күргән бар инде!
Хатын иренә шалтырата:
Син кайда?
Ауда.
Ә нәрсә анда шулай тавышлана?
Аю.
Ә нигә ыңгыраша?
Яраладым мин аны.
Ә нигә аның тавышы хатын-кызларныкына охшаган?
Мин каян белим? Мин бит аучы, ветеринар түгел.
Бер кыз дус кызына зарлана:
Ирем шундый кабәхәт! Мин матурлык салонына барам дип 5 мең сорадым. Ул миңа карап-карап торды да, ун мең бирде!
Гаиләгә кунаклар килә. Хатын – иренә:
Ой, безнең утырырга урыннар да юк икән. Бар әле, күршеләргә кер.
Урындык сораргамы?
Юк, аларда утырып тор.
Хатын иренә:
Вәли, кара ничек шәп булды әле. Кичә өйдән чыгып барам, чүп савыты янында бер дигән туфлиләр тора. Киеп карадым – яраклы. Алдым инде.
Ир:
Әйбәт булган!
Хатын икенче көнне:
Подъездга кереп барам, кемдер чәшке тунын салып калдырган. Киеп карадым – өр-яңа, миңа ярый. Берәр бай хатыны салып калдыргандыр инде. Алдым инде.
Ир:
Гел яхшы әйберләр генә очрап тора. Менә мин кичә шкафны күчергән идем, артыннан ирләр трусигы килеп чыкты. Киеп карадым – миңа яраклы түгел.
Хатын иренә:
Әйдә миңа автомобиль алыйк. Йөртергә дә өйрәнермен, дөнья да күрербез.
Бу дөньянымы, тегесенме?
Хатыны кибеткә киткәндә иренә әйтә:
Пилмәннәр бер-берсенә ябышмасын өчен кәстрүлгә берәмләп сал!
Кибеттән кайтса, ире котырынган, ә үзе әле унынчы пилмәнне генә пешереп бетереп килә.
Ир белән хатын Мисырга юллама ала. Ир:
Әйбәт булды әле бу, “все включено”.
Ә ни дигәнне аңлата ул?
Теләгәнчә ашый-эчә аласың.
Алайса син пирамидаларны күрә алмаячаксың инде.
Хатын ире йоклаганда аның почтасына керә. Караса – ире танышулар сайтында теркәлгән икән. 0 лайк.
Хатын ирен уята.
Мин булса да лайк куйыйммы соң? Кешедән оят бит, шундый ир белән яши торган хатын диярләр!
Хатын дус кызлары белән туган көндә була. Шактый артыграк эчеп җибәрә. Шыпырт кына өенә кайта, балаларын, ирен уятмас өчен шыпырт кына чишенә. Иренең торганын ишеткәч, ноутбукны кабыза да карап утыра башлый.
Ире:
Чемоданны яп та, бар йокларга ят.
Хатын иренә:
Син бүген дә төнлә сөйләштең.
Миңа төшемдә дә сөйләшергә ярамыймыни инде?
Хатын иренә:
Секретаршаңа ничә яшь?
Егерме.
Ничек эшли?
Әйбәт.
Матурмы?
Ярыйсы.
Ничек киенә?
Әкрен.
Хатын иренә:
Миңа берни дә алган юк! Мин бу күлмәкләремне ачтан интеккәннәр фондына җибәрердәй булдым инде!
Ул үлчәмдәге ачтан интеккәннәр бар микән соң?