Мәзәкләр: 25 август чыгарылышы
Татар теле укытучысы парашюттан сикергәндә бик нык сокланды да, гаҗәпләнде дә, әмма аның авызыннан бөтенләй башка сүзләр чыкты.
— Хатынның әнисенә гөмбә җыйдым.
— Кеше өчен курыкмыйча җыйдыңмы? Бәлки агулыдыр?
— Ничек инде бәлки?
***
Патша авылга килә. Караса — нәкъ үзе кебек бер авыл агае. Моңа кызык булып китә:
— Синең әниең патша йортында асрау кыз булмадымы?
— Юк, әти патша йортында хезмәтче иде.
***
Ресторанда. Официант:
— Рәхим итегез, сезнең заказ — кыздырылган тавык!
— Берәр яхшы ветеринарны чакыра алмассызмы? Бу тавык әле чи бит, моның гомерен саклап калып булыр иде дип әйтәм.
***
Вәли улын йоклатып, хатыны янына ятарга шулкадәр ашыга иде, шул сәбәпле аның әкиятендә Куян тыгыла-тыгыла булса да Колобокны ашап бетерде.
***
Мин оекбаш кебек: үземә пар таба алмыйм. Тапсам да, тишек булып чыга.
***
— Галкин АлиЭкспресс рекламасында нигә төшкән икән?
— АлиЭкспресска бүтән берни дә сатып алмаслык акчасы булсын өчен.
***
Карт бабай яшь кызга өйләнә. Боларның беренче никах кичәсе. Ир:
— Нишлисен беләсеңме?
— Юк.
— Әниең дә әйтмәдеме?
— Юк.
— Дус кызларың да әйтмәдеме?
— Юк.
— Телевизордан да карамадыңмы?
— Юк.
— Их, ә менә мин белә идем инде, оныттым.
***
Укытучы:
— Вәли, Һиндстан нәрсә сата?
— Белмим.
— Сез көн саен иртән нәрсә эчәсез?
— Рассолмыни?
***
— Вәли, син күршең Галине җирләргә барасыңмы?
— Нигә мин барырга тиеш? Ул минекенә килер дип уйлыйсыңмы?
***
Бабай — оныгына:
— Улым, әйдә мин сиңа җирдәге беренче кешеләр — Адәм белән Һава барлыкка килгәнен сөйлим.
— Бабай, син миңа өченче кешенең ничек барлыкка килгәнен сөйлә.
***
Кеше үлгәч, аны ике метр тирәнлеккә күмеп куялар. Ә сукыр тычкан үлгәч, аны метр биеклектә һавага элеп куялармы?
***
Кеше — гаҗәп җан иясе. Тынычлык өчен сугыша. Ял итәр өчен эшли. Яшәр өчен үтерә. Сәламәтлек өчен агу эчә.
***
Караңгы урамда укытучы ханымга бандит ташлана:
— Сәгатеңне бир!
— Сәгатьләремне бирмим, класс җитәкчелеген ал.
***
— Әйбәт укучы начар укучыдан нәрсә белән аерыла?
— Начар укучыга әти-әнисеннән эләгә, әйбәт укучыга — классташларыннан.
***
Укучы:
— Галия Сәлимовна, сез тырышып укыткан буласыз, сезнең бу укытканнарыгыз миңа беркайчан да кирәк булмаячак бит.
— Синең әтиең дә шулай уйлаган, шуңа күрә өй эшендә әллә никадәр хата ясаган.
***
Депутатлар ватанны шулкадәр мактый, әллә сатып җибәрергә җыеналар инде?
***
Кыш Бабай депутатны кыйнаганнан соң, Кыш бабайга язылган хатларның чынлап та барып җитә икәненә балалар гына түгел, өлкәннәр дә ышанды.
***
Вәли белән танышканчы татар теле укытучысы Галия ике сызык фигыльне генә аңлата дип уйлый иде.
***
«Җәй ничек узды?» дигән темага иншаны тикшергәннән соң укытучыга «3», «4», «5» билгеләре урынына «18+», «16+» билгеләрен язарга туры килде.
***
Доктор, үлемнән соң нәрсә була?
— Без сезнең түшәкне алыштырабыз да башка авыруны кертеп салабыз.
***
Бет эшкә урнашырга килә. Моны Вәлинең мыегына эшкә җибәрәләр. Бераздан ул кире килә:
— Мин Вәлинең мыегында эшли алмыйм. Ул тарта, ә минем астма. Башка җиргә күчерегез.
— Моны Галиянең ыштанына җибәрәләр. Бераздан ул кире килә.
— Мин монда да эшли алмыйм! Галиядә йоклап киттем, уянсам — Вәлинең мыегында. Ә ул тарта, ә миндә астма!
***
Бер парның бик озак балалары булмый. Тегеләй дә эшләп карыйлар, болай да, килеп чыкмый. Болар ишетә — бер караңгы авылда күрәзәче әби бар икән, аңа барганнарның баласы була, ди… Бу пар, бөтен акчасын җыеп, шул әби янына бара. Үзләренең бала алып кайтасы килгәннәре турында озак итеп сөйлиләр. Күрәзәче әби боларны тыңлап тора-тора да:
— Егетләр, ә сез чынлап сөйлисезме соң?