Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 24 сентябрь чыгарылышы

Стоматологлар фәлән теш пастасын кулланырга киңәш итә дигән рекламага ышанмагыз. Стоматологлар - черек тешләрдә акча эшләүчеләр, үзләренең табышын киметә торган әйберне алар үлсәләр дә киңәш итмәячәкләр.

news_top_970_100
Мәзәкләр: 24 сентябрь чыгарылышы
«Чаян» журналы карикатурасы, Ринат Бәширов

— Хатын-кызларның иң яраткан позасы нинди?

— Хатын-кыз аз гына алга бөгелгән һәм аска карап тора, куллары алда.

— Ә ир?

— Ә ир, хатыны сайлаган бриллиант йөзекне сатып алырга дип, читтәрәк басып, аска иелеп, кошелегыннан акча чыгарып тора.

***

Әгәр дә хатын-кыз секстан соң сезгә: «Кадерлем, бу секс мәңгегә истә кала торган, миңа бик ошады», - дип әйтә икән, ышанмагыз. Чыннан да шундый секс булса, хатын кыз шундый озын, аерымланган кушма җөмлә төзи алмый.

***

Ялкау кеше әйбәтрәк. Эш тизрәк бетсен дип тизрәк эшли, бусы бердән, тагын бер тапкыр эшләп торасы булмасын дип, сыйфатлырак та эшли.

***

— Әни, Тукай безнекеме?

— Кызганыч, безнеке.

— Нигә кызганыч?

— Чөнки калганы — урман, газ, нефть, металл — берсе дә инде безнеке түгел.

***

Бер ир шәһәр үзәгендә: «Каракларны — төрмәгә!» дигән плакат тотып тора. Моны килеп алып китәләр. Ир кычкыра:

— Мин бит түрәләр турында берни әйтмәдем!

— Ә без каракларның кемнәр икәнен син әйтмәсәң дә беләбез.

***

Казак ирләре абортларга каршы пикетка чыккан. Ярый әле мин казак булып тумаганмын, мине дә аборт ясарга мәҗбүр иткән булырлар иде.

*** 

Кафеда өч ир утыра. Өчесе дә яхшы киемнән, атлет гәүдәле. Ә кырыйда бөрешеп беткән бер исерек карт. Ул бер иргә кычкыра:

— Син беләсеңме кем? Мин синең әниең белән йокладым!

Тегеләр бер сүз дә дәшми, сөйләшүләрен дәвам итәләр. Бераздан исерек икенчесенә дәшә:

— Мин синең әниеңне беләсеңме нәрсә эшләттем?

Тегеләр дәшми. Бу исерек өченчесенә сүз ката:

— Мин синең әниең белән дә йокладым.

— Әти, син аргансың, әйдә кайтарып куябыз сине.

***

Алтын балык «Нәрсә телисең?» дип сорагач, хәйләкәр бабай: «Пенсиямә „Мерседес“ сатып алырга телим» диде һәм шул рәвешчә, үзенә тагын 100 ел гомер дә сорап куйды.

***

— Исәнмесез, бу ФСБның ышаныч телефонымы?

— Әйе, Вәлиев, тыңлыйбыз.

Тормышта булган кызыклы хәлләр

Бишенче класста мин математика түгәрәгенә язылдым. Әниләр мине йөртә алмый, ә минем барасы килә. Шәһәргә чыгарырга куркалар. Аннары үземне генә йөртергә риза булдылар, әмма әни бик куркытты:

— Шәһәр урамыннан гына йөр, куркыныч кешеләр булса, кач!

Аннары өстәп куйды:

— Шәһәр тулы бандитлар, фахишәләр…

Мин барам, бандитлар күренми. Әмма Пионерлар йорты янында бер төркем кызлар йөгереп чыкты да миңа таба чабалар. Кулдан эләктереп алдылар да: «Киттек безнең белән!» — дип кычкыралар. Мин, ун яшьлек малай, фахишәләрнең кем икәнен дә белмим, болар фахишәдер дип уйладым. Бөтен көчемә йөгереп, качып киттем.

Унбиш елдан соң мин бер кыз белән таныштым, йөри башладык, өйләнештек һәм мин хатынымның шушы кызлар арасында булганын белдем. Ул ни өчен кызларның урамдагы очраклы малайны тарткалаганын сөйләде. Болар бию түгәрәгенә килгән икән, балл биюен өйрәтүне сораганнар. Ә егетләр юк! Боларга әйткәннәр — Пионерлар йортына башка түгәрәкләргә килгән малайларны алып керегез, өйрәтәбез дигәннәр. Кызлар урамга чыгып, теләсә нинди малайны алып керергә әзер булган, өйрәтсеннәр генә…

— Их син, — ди хатыным. — Әгәр син риза булган булсаң, без инде унбиш ел элек танышкан булыр идек!

Мин әйтәм:

— Ә мин сезнең фахишәләр түгел, балл биюен биергә җыенган кызлар икәнегезне белсәм, тагын да катырак йөгереп качкан булыр идем!

***

Кеше үзе нинди — телефоны да шундый. Менә минем телефон зарядның 95 процентын ярты көндә бетерә, аннары 5 проценты калган ярты көнгә җитә, очын-очка ялгап, һәр минутын экономияләп җиткерәм… Минем хезмәт хакы да шулай ук китә…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100