Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 24 июнь чыгарылышы

Нигә тәмәке кабына «Минздрав кисәтә» дип язалар, ә көрәк сабында бернинди язу да юк?

news_top_970_100
Мәзәкләр: 24 июнь чыгарылышы
"Чаян" журналыннан

Доктор янына пациент керә. Дәвалау, процедуралар… Барысы да беткәч, доктор авыруга үз янына утырырга куша. Доктор:

Хәзер аз гына түзегез, хәзер бераз кыен булачак.

Авыру гаҗәпләнә:

Ник, барысы да булды түгелме соң инде? Тагын нишләтергә җыенасыз?

Сездән 50 мең сум.

 

Доктор:

Мин сезгә биргән даруларны ашау алдыннан кулланасызмы, ашау вакытындамы, соңмы?

Сез шулкадәр күп дару язасыз, минем ашарга сатып алырга акчам да җитми.

 

Сезне бу күлмәк юан итеп күрсәтә.

Ә, шуңамыни ул? Мин әле йокларга ятар алдыннан торт ашаганга симерәм дип торам.

 

Ир балыктан кайта.

Ничек соң балык? — ди хатыны.

Әйбәт, бер ай буе ашарга сатып алмаячакбыз.

Зур чуртан тоттыңмы әллә?

Юк, бөтен хезмәт хакын эчеп бетердек.

 

Кияүгә яңа гына чыккан кыз киңәш сорап әнисенә шалтырата:

Әни, әти төшке ашны ошатмыйча ашамаса, син нишли идең?

Кичке ашка шуны ук бирә идем.

 

ЮХИДИ хезмәткәре бер кызны туктата:

Синьора, сез кагыйдәләрне бозасыз!

Нигә синьора булыйм ди әле мин?

Юлның сул ягыннан баргач, синьорадыр инде. Кеше шикелле уң яктан барсаң, туташ булыр идең.

 

Кораб бата. Этеш-төртеш… Бер кеше капитан янына йөгереп килә:

Капитан, иң якын җир никадәр ераклыкта монда?

Егерме метр.

Егерме генә метрмыни? Кайсы якка йөзәргә?

Аска!

 

Ир зарлана:

Эчем авыртты көн буе.

Син бит көн буе ашамыйча йөргәнсең, эчең буш, шуңа авырта.

Мин алайса нигә синең гел башың авыртканын аңладым.

 

Чит ил машиналарын сатып алучылар анда актарынмый. Безнең ил машиналарын сатып алучылар гел актарына. Нигә икән?

Безнең ил машиналарын сатып алучылар аның бәясен кыйммәтләткән нинди детале бар икән дип эзләнә.

 

Исерек автобуска кереп утыра. Аңа бер әби карап утыра-утыра да кызганып:

Балам, син бит тәмугка китеп барасың!

Исерек — автобус йөртүчегә:

Туктат! Мин ялгыш автобуска утырганмын!

 

Ник шундый күңелсез?

Эш күп. Иртән дә эш, көндез дә эш, кич тә эш…

Кайчаннан бирле?

Иртәгәдән башлана.

 

Дөньядагы өч иң зур ялган:

Мин сине яратам.

Без синең белән мәңге бергә булырбыз.

Геометрия сезгә киләчәктә кирәк булачак.

 

Әти, нигә чык төшә?

Җир бик тырышып әйләнә дә тирли.

 

Ир белән хатын зәркән әйберләр кибете яныннан узып баралар.

Кадерлем… Син беләсеңме, мин инде өч ел шушы ук алкалардан йөрим.

Сиңа минем носкиларны күрсәтергәме?

 

Хатын — иренә:

Мин Золушка кебек: көн-төн юам, җыештырам, ашарга пешерәм!

Миңа чыксаң, тормышың әкият кебек булыр дип әйткән идем бит.

 

Хатын — иренә:

Син элек мине биш минут күрсәң дә шат була идең.

Ә нигә? Мин хәзер дә шундый ук.

 

Хатын — иренә:

Лампочканы алыштыр әле.

Мин сиңа электрикмы әллә?

Бераздан:

Кранны төзәт әле, су агып утыра.

Мин сиңа слесарьмы әллә?

Унитаз да ватылган!

Мин сантехникмы әллә сиңа?

Иртәгесен ир кайтса, ни күрсен — лампочка яна, краннан су акмый, унитаз эшли. Ул, гаҗәпләнеп, хатыннан сорый:

Ә кем төзәтте?

Вәлине чакырдым.

Күпме түләдең?

Акчам юк, дидем. Алайса башкача түлә, диде. Җырлап күрсәт, диде.

Ә-ә, ярар алайса. Җырладыңмыни?

Мин сиңа җырчымы әллә?

 

Нигә иртәнге биштә генә кайтып кердең? Кайда йөрдең?

Иртәнге биштә башка барыр урын юк икән безнең авылда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100