Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 24 август чыгарылышы

Дөньядагы беренче хатын-кыз заказ бирүче материалыннан эшләнгән. Шуңа күрә дәгъвалар кабул ителми.

news_top_970_100
Мәзәкләр: 24 август чыгарылышы
Юрий Кухаренко карикатурасы. "Чаян" журналыннан

Мин хатынга бриллиант йөзек алдым. Инде икенче атна сөйләшми.

Нигә?

Минем шартым шундый иде.

 

Мин кечкенә чакта әни: «Нәрсә бирәләр, шуны аша!» — ди иде. Хәзер оныкларына сыр кискәндә: «Сиңа йолдыз итеп кисәргәме, йөрәк итепме?» — дип сорый.

 

Сезнең паспорт фотогыз дөрес түгел.

Ничек дөрес түгел? Уңнан өченчесе мин.

 

Мин — ябалак.

Соң ятасың, иртән торуы читенме?

Юк, тавышсыз очам һәм тычканнарны ашыйм.

 

Синең белән картлыкны бергә каршыласак иде.

Әйе, минем белән тиз картаерсың.

 

Хатын-кызлар арасында дуслык була алмый, диләр. Хатын-кыз белән ир кеше арасында да дуслык булмый, ди. Хатын-кызга кем белән генә дуслашырга соң?

 

Акыллы кеше белән талашуы никадәр авыр булса, ахмак белән килешүе дә шулкадәр үк кыен.

 

Галия, сез ни белән шөгыльләнәсез, укыйсызмы, эшлисезме?

Укыйм, эшлим.

Кияүдәме, егетегез бармы?

Кияүдә, егетем бар.

 

Кинофильмнар караган саен миндә сорау туа — ни өчен ир-егет белән кунганнан соң иртән хатын-кыз күкрәкләрен каплый?

 

Итагатьле Вәли көн саен иртән хатынына кофе китереп бирә иде. Хатынына нибары кофены төеп, ясыйсы гына кала.

 

1 сентябрь.

Балалар, әйдәгез, кабатлыйк әле, сез бернәрсәне дә онытмадыгыз микән?

Апа, сез кем?

 

Ике психолог көн азагында очраша. Яше — олысына:

Профессор, 12 сәгать кешеләрне тыңлаганнан соң сез ничек шулай көр күңелле булып кала аласыз?

Ә кем әйтте әле мин аларны тыңлыйм дип?

 

Кияүгә чыккач иң кыены — кичкә нәрсә әзерләү икәнен кем белгән? Үлгәнче бит ул…

 

Ике кыз сөйләшә:

Нигә матур егетләр ямьсез кызлар белән йөри икән?

Үз егетеңнән сорап кара.

 

Әйләнә-тирәдәгеләр Галияне яхшы кеше дип саныйлар иде. Әмма алар Галиянең бик нык арган булу сәбәпле кычкырышырга хәле генә калмаганын белмиләр иде.

 

Акыллы ирләрне кассада күрергә була.

Хатын-кызлар өчен түлиләрме?

Юк. Азык-төлек өчен картадан түлиләр, сыра белән аракына тере акчага алалар.

 

Игълан: «Сагышлы клоун 40 яшьлек юбилеегызны үткәрергә ярдәм итәчәк».

 

Кайчан кытайлар ялган бензин ясый башларлар икән? Безнеке бигрәк кыйбат бит.

 

Туристлык агентлыгына шалтыраталар.

Мисырга турлар бармы?

Әйе.

Нинди курортлар?

Шармь-әл-Шейх, Хургада, Таба, Нувейба…

Нувейба!

Кайчан барырга җыенасыз.

Юк, барырга җыенмыйбыз, без кроссворд чишәбез.

 

Егетеңне армиядән көтү нәрсә ул! Менә яраткан ир-егетеңнең хатыныннан аерылганын көтеп кара.

 

Секс нәрсә ул?

Бер-берсен яраткан ике кеше арасындагы шөгыль.

Юк, секс яраткан кешеләр арасындагы шөгыль.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100