Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 23 июнь чыгарылышы

Ни өчен черкиләрдә “алтыдан соң ашамаска” дигән кагыйдә юк икән?

news_top_970_100
Мәзәкләр: 23 июнь чыгарылышы
"Чаян" журналыннан

Доктор, коронавирус кайчан бетәр икән?

Белмим шул, мин сәясәт белән кызыксынмыйм.

 

Әгәр сез акчаны эшләп табарга кирәк дип уйлыйсыз икән, сез беркайчан да акча эшли алмаячаксыз.

 

Бу елны онытылмас булсын дигән теләк теләүчеләр! Теләк әйткәндә ни өчен онытылмас булуын да ачыкларга кирәк иде.

 

ЮХИДИ инспекторы машина йөртүчене туктата.

Алкогольгә тест уздырабыз. Сез әзерме?

Әйе, ә сез нинди алкоголь тәкъдим итәсез?

 

Кызык! Әгәр мин яшәгән өй урынында нефть табалар икән, ул – дәүләтнеке. Наркотик табалар икән – минеке.

 

Балконга чыккач, без – психологлар.

Кухняда – сәясәтчеләр.

Интернетта – белгечләр.

Тормышта гына элек нинди надан булсак, хәзер дә шундый ук.

 

Билл Гейтс коронавируска каршы көрәшү өчен 10 миллион доллар бирде.

Джек Ма вакцина уйлап табу өчен 21 миллион доллар бирде.

Безнекеләр дә читтә калмады. Олег Дерипаска бик мөһим белдерү белән чыкты.

 

Халык - сарык, дип шул халык өстеннән ашап ятучылар әйтә.

 

Авыл. Әбиләр капка төбендә утыра. Полиция патруле машинасы бара, туктый, төшәләр. Әбиләрнең берсе:

Әнә тегесе Гугл картаны ачты бугай. Хәзер юлны сорашачак.

 

Авылда бер ир ишексез бәдрәфкә кереп йомышын йомышлап утыра. Күршесе күреп, әрли башлый:

Вәли, бәдрәфеңә ишек куяр идең, ичмасам.

Нигә? Монда нинди урлар әйбер бар дип уйлыйсың?

 

Балага әкият укыйм.

...Олы малай акыллы булган, уртанчы уллары – уртачарак, кече малай – дурак.

Әтиләре авырганмы әллә?

Нигә?

Елдан-ел начаррак килеп чыккан.

 

Хатыны:

Вәли, син нигә гел миңа ачулы?

Чөнки мин Вәли түгел, Гали.

 

Ир розетка ремонтларга утыра.

Хатын, отвертка алып кил. Утны өзәргә кирәк. Плоскогубцы кирәк. Бу өйдә изолента бармы, юкмы? Утны ялгап кара әле? Кофе ясап китер әле. Хәзер утны ялгап кара әле.

Булды, хатын, җыештырып ал әле, мин ятып торам, ардым.

 

Егет белән кыз язылыша. Егет – юрист. Хатыны да юрист.

ЗАГСта кунаклар. Ирнең әтисе – район прокуроры. Әнисе – судья. Хатынның әтисе полиция начальнигы. Әнисе – нотариус. Сеңлесе – судья ярдәмчесе, сеңлесе – адвокат.

Бөтенесенең дә башында бер генә уй – бу кабәхәтләр аерылыша гына күрмәсеннәр!

 

Егет урамда бер кыз белән таныша. Бераз гына сөйләшеп утыргач:

Әйдә, миңа кунакка!

Ничек инде? Без бит таныш та түгел. Уртак танышларыбыз да юк.

Путинны беләсеңме?

Беләм.

Киттек!

 

Бала табу йортында. Шәфкать туташы чыга:

Малай туды, 3700!

Ир кесәсенә кереп китә:

Кара, кыйбат та түгел икән.

 

20 процент кеше 80 процент эшне башкара. Әмма шушы 80 процент үзен 20 процентка керә дип саный.

 

Доктор, хатын ризыкны чи килеш ашарга кирәк, ди.

Минеке дә пешерергә яратмый.

 

Бер ир санаторийга китә. Каршына ялдан кайтучы очрый.

Ничек соң монда яллар?

Ипи бирсәң, әйтәм.

 

Өйләнешкән шәпкә минем хатын песине күбрәк ярата иде. Хәзер мине песидән дә катырак ярата.

Ничек аның мәхәббәтен яулый алдың?

Мин песи ашамаганны да ашыйм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100