Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 23 август чыгарылышы

Күп катлы йортта белдерү. «Ремонт бару сәбәпле, йортта бер атна буе кайнар су булмый. Сезгә бик авыр булмасын өчен күрше йортның суын да өзеп куя алабыз».

news_top_970_100
Мәзәкләр: 23 август чыгарылышы

Бүре, төлке һәм дуңгыз чокырга егылып төшәләр.

Төлке дуңгызга карый:

— Ит бар, ничек булса да берничә көнгә чыдарбыз, аннары казып булса да чыгарбыз.

Бүре дуңгызга карый:

— Ит бар…

Аннары төлкегә карый:

— Кыз да бар… Яшәп була!

Дуңгыз икесенә дә карый:

— Миңа монда бернинди шанс та юк инде. Җырласам гына үләр алдыннан...

— Әйдә, җырла, — ди бүре белән төлке.

Дуңгыз чинап җибәрә. Аучылар, аны ишетеп алып, йөгереп киләләр, бүре белән төлкене аталар. Яраланган бүрене чокырдан чыгаралар, ә бу уйлый: «Ит тә бар иде, кыз да бар иде. Юк бит, шул гына җитми — шоу кирәк булган аңа!»

***

Вәли белән Гали Мәскәүдәге кунакханәгә туктала. Тәүлегенә 5 мең сум дип күрсәтелгәч, болар кыйбатсына, алай да бер тапкырга ярар дип уйлыйлар. Иртән китмәкче булсалар, ресепшндагы егет Вәлигә 45 мең сумлык счет күрсәтә.

— Ничек? 5 мең генә иде бит!

— 5 мең ул йоклау гына. Безнең монда сауна бар, бассейн, массажист, косметолог… Ә төнлә монда эстрада җырчылары концерт куйды.

— Без бит аларның җырлаганын ишетмәдек тә! Саунага бармадык, бассейнга кермәдек…

— Кермәсәгез соң. Керә ала идегез. Анысы сезнең проблема. Түләргә кирәк булачак.

Галия килә дә ресепшндагы егеткә 5 мең бирә. Егет:

— Тагын 40 мең кирәк.

— Беләм, әмма ул сумманы мин тотып калдым. Минем белән бер төн куну 40 мең тора.

— Туташ, мин сезне беренче тапкыр күрәм. Мин сезнең янга кермәдем.

— Кермәсәгез соң. Керә ала идегез. Анысы сезнең проблема. Мин төн буе сезнең кунакханәдә булдым. Керергә иде.

***

Хатын:

— Мин ирем белән тату яшим. Бөтен сере шунда — мин персональ гороскоп каналына язылдым. Көн саен гороскоп килә, мин шуннан иремнең кайчан ачулы икәненә кадәр белеп торам да алдан әзер булам.

Ире:

— Мин хатын белән тату яшим. Бөтен сере шунда — гороскопка ышанганын белгәч, Интернетта үземне гороскоп төзүче булып таныштырдым да, көн саен гороскоп җибәреп барам.

***

Галия — Вәлигә:

— Вәли, безнең өйләнешүебезнең юбилее бит. Әйдә, тавыкны суй, бәйрәм итәбез!

— Тавыкның ни гаебе бар? Галине суярга кирәк, ул бит безне таныштырды.

***

Вәли хатыны һәм әбисе белән яши. Болар берзаман белеп алалар — йокларга яткач, әбиләре ачкыч тишегеннән карый икән. Болар сөйләшә дә, әбигә әйтергә кирәк дигән карарга килә. Кияү — әбисенә, уңайсызланып кына:

— Әби, без йокларга яткач, ачкыч тишегеннән карау әдәпсезлек инде…

— Тагын нәрсә? Ә сезнең анда миңа күрсәткәннәрегез бик оятлымы әллә?

***

Түшәктә салкын хатыннар булмый. Шырпылары юешләнгән ирләр генә була.

***

— Һәр кешенең икенче яртысы булырга тиеш!

— Әйе шул. Ансыз яшәп булмый. Беренче яртыңның я башы авырта, я арган. Икенче яртың булмаса, яшәп булмый.

***

Вәли өенә кайта:

— Галия, киен, театрга барабыз!

— Ә, мин ишеткән идем, Зур театр килә дип. Зур театрга барабыздыр бит?

— Зур-зур, курыкма, сыясың.

***

Вәли мулла янына килә:

— Алладан нәрсәләр сорарга ярый?

— Алладан барысын да сорарга ярый.

— Ә бөтен нәрсәң дә булгач, нәрсә сорарга?

— Анда инде ярлыкауны сорарга кирәк була.

***

Ир арып кайта.

— Иркәм, бүген нәрсә әзерләдең миңа?

Хатыны урындыкка менеп баса:

— Бүген мин шигырь әзерләдем!

***

Вәлинең хатыны бала табарга тиеш, шуңа икесе дә бик куркалар. Бер көнне Вәли куанып уяна.

— Төшемдә Хозыр Ильясны күрдем. Аңа ялындым — хатыным бала тапканда, ярты авыруын баланың әтисенә бир, дидем. Ярар, диде.

Вәлинең хатыны кич роддомга китә. Төнлә баланы таба, иртән сөенечле хәбәрне әйтергә дип Вәлигә шалтырата:

— Вәли, ничек йокладың, кадерлем?

— Әйбәт йокламадым. Күрше Гали йокларга комачаулады — чәнечкән дуңгыз кебек төн буе чинап чыкты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100