Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 22 июнь чыгарылышы

«Сез нишлисез, кабахәтләр!» — дип кычкырды бер әби нәрсәдер эшләгән кабахәтләргә.

news_top_970_100
Мәзәкләр: 22 июнь чыгарылышы
Илдус Азимов, "Чаян" журналыннан

Алло! Бу Вәли Галиевичме?

Әйе.

Исәнмесез. Сезгә банктан шалтыратабыз…

Кайтарам мин сезгә акчаларыгызны, кайтарам, аңладыгызмы?

Акчасы кирәкми дә инде хәзер… Коллекторлар кайда?

 

Исерек ава-түнә авыл буйлап бара.

Кабахәтләр! Урыны белән яңгыр дигәннәр иде, ә ул бөтен авылда ява!

 

Исерек икенче каттан егылып төшә. Кешеләр йөгерешеп килә.

Ни булды?

Исерек:

Белмим шул, мин монда әле генә килдем.

 

Ир хатынына:

Мин Вәли янына барып кайтам әле.

Аннары төнлә дуңгыз урынына эчеп кайтасың инде!

Ир төнлә дуңгыз урынына эчеп кайта:

Рус улап китерә, татар юрап китерә дигәннәре шулдыр инде…

 

«Тормышта бөтенесен дә эшләп карарга кирәк» дигән принцип буенча яшим дигән кешеләр никтер бер дә, әйтик, 30 ел буе мәктәптә эшләгән физика укытучысы, көрәш буенча дөнья чемпионы һәм ЖЭУның иң яхшы слесаре булырга дигән максат куймый.

 

Батыр егет су буенда елап утырган кызны күреп ала.

Ни булды, матур кыз?

Ел саен су буена аждаһа килә һәм шәһәрдәге иң матур саф кызны ашый. Быел минем чират җитте…

Мин сине коткара алам! — ди егет.

Син аждаһаны үтерәсеңме? — ди кыз, шатланып.

Юк, аждаһаны үтерергә көчем җитмәс анысы… Әмма башкасын эшли алам! — ди дә егет тиз-тиз чишенә башлый.

Кыз, куркып:

Башка төрле чарасы юкмы соң?

Соң, бар инде. Сугып борыныңны сындырам да, син иң матур кыз булудан туктыйсың…

Юк икән шул, - дип авыр сулый да кыз, чишенә башлый.

 

Урманда бүре куянны көчли башлый. Көн саен көчли икән. Куянның чыдар әмәле калмагач, аюга зарлана. Аю моны кызгана да, карар чыгара: бүренең куянга атнасына бер генә, дүшәмбедә генә тияргә хакы бар.

Куян шатланып йөгереп китеп бара, бүре моны шунда ук эләктереп ала. Куян чәбәләнә башлый: бүген бит сишәмбе! Бүре моңа әйтә — әйдә, киләсе дүшәмбе өчен булыр, менә онытылмасын өчен дәфтәргә язып куя торган булырбыз. Ярар, куян килешә. Икенче көнне дә шул хәл кабатлана, өченче көнне дә — алдагы дүшәмбеләр өчен моны көчлиләр дә көчлиләр…

Берзаман аю урманда йолкышланып беткән, дәфтәр белән карандаш тоткан куянны күреп ала.

Ничек куян, тәртипме?

Бар да элеккечә, кәгазь эше генә өстәлде!

 

Малай урманда гөмбә җыеп йөри. Урманчы килеп чыга:

Нинди акыллы малай! Шушы яшеңнән кайсы агулы, кайсы ашарга яраклы икәнен беләсеңме?

Мин сатуга җыям.


90 яшькә җиткәннәргә айлык пенсияне 1 миллион итсәләр, күпме проблема хәл ителер иде:

Кешеләр сәламәтлекләрен саклый башлый.

Спорт белән шөгыльләнәләр.

Балалар өлкәннәрне хөрмәт итәләр: 90га җиткәч, байый бит.

Шулкадәр яшькә җиткән өчен дөньяның артына тибеп яшәргә була. 

 

Укытучы диктант яздыра.

Галия, синең язуың үзгәргән. Син авырга узгансың, ахры.

Диктантны яздыруын дәвам итә. Бераздан:

Вәли, мин Галия белән сөйләшкәннән соң синең дә язуың үзгәрде. Баланың атасын да ачыкладык бугай.

 

Тарих дәресе. Укытучы сорый:

Балалар, Парижны кем алды?

Вәли:

Мин алмадым!

Укытучы бу хакта завучка сөйли. Завуч:

Ярар инде, борчылмагыз. Балалар бит. Уйнарлар да, кире бирерләр!

Укытучы, ярсып, директорга кереп китә. Директор аны тыңлап тора да:

Ә кайсы класста булды соң бу хәл?

5 Б.

Юк, алар алсалар, кире бирмәсләр.

 

Шундый ябыккансың! Яңа диетаң нинди?

Кишер, чөгендер, бәрәңге.

Чи килешме, пешерепме?

Чүбен утап, төбенә өеп.

 

Вәли үзе ашарга әзерли, үзе кер юа, үзе өен җыештыра, үзе үтүкли белә торган егет. Кызганыч, әмма кызлардан аңа бары тик бер генә әйбер кирәк.

 

Ике бабай, яшьлекләрен искә төшереп, көрәшеп маташа да икесе дә чирәмгә авалар.

Юк, булмый инде. Элек бил дә сызламый иде.

Син дә җиңелрәк идең шикелле…

Элек чирәм дә йомшак иде.

Өченче бабай боларның зарланганнарын ишетеп ала:

Чирәмнең бу ягында ятабыз дип сөенергә кирәк! Ә сез зарланасыз…

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100