Мәзәкләр: 22 август чыгарылышы
Кешеләр битлекне ничек киеп йөргәненнән чыгып, шуны әйтергә була — безнең кешеләр коронавирустан иякләрен саклый.
Бер хатын сөйләгәннәрдән:
— Өйдәге ир кеше эшләрен үзем эшләргә уйладым. Кыен инде, килешәм, авыр, әмма түзәм. Диванга кырын ятып кич буе телевизор каравы бик авыр, куллар оеп бетә.
***
Кыз белән егет телефоннан язышалар.
— Үзең турында язмыйсың. Син нинди соң?
— Матур.
— Чәчең нинди?
— Кара.
— Ә күзләрең?
— Күзләрем бар.
**
Ирләр җыелган урын. Берсе газета укып утыра:
— Карале! Маймылларда оргазм булмый дип язганнар!
— Сиңа салкын канлысы гына эләккәндер.
***
Түләүле клиникалардагы бәяләр — халыкны сәламәтләндерүнең иң кулай һәм арзанлы ысулы.
***
Сигаретларга куркыныч язулар урынына «бу сигаретны сатканнан акча депутатыгыз кесәсенә китеп бара» дип язсалар, ярты ил шул ук көнне тартуын ташлар иде.
***
Хатын-кыз барысын да эшли ала. Акча да эшли, машина да йөртә, балалар да үстерә, йорт та сала. Моның өчен ирдән уңмаска гына кирәк.
***
Бөтен дөньяда премияне алыр өчен эшлиләр. Бездә генә премиядән колак какмас өчен эшлиләр.
***
Хатын-кыз белән ир кеше төрлечә уйлый. Мәсәлән, Вәлинең 5 миллионы булган, дүртесен Галиягә биргән дип әйтсәң, ирләр: «Нигә биргән?» - дип сорый, ә хатын-кызлар: «Андый Вәлине кайдан табарга?» - ди.
***
— Кодагый, сез ничек яши аласыз шулай? Икегез ике бүлмәдә йоклыйсыз икән?
— Әй, кодагый, ни булган инде? Вәлинең сөешәсе килсә, ул сызгыра да, мин килеп җитәм.
— Ә синең сөешәсең килсә?
— Вәли, синең сызгырасың килмиме ул, дип сорыйм.
***
Ике корт сөйләшә:
— Әти, алмада яшәве рәхәтме ул?
— Рәхәт, улым, рәхәт.
— Әти, ә чиядә яшәве?
— Чиядә яшәве тагын да шәбрәк — тәмле дә, матур да.
— Әти, ә нигә без тизәктә яшибез?
— Ватанны сайлап алмыйлар, улым, Ватаныңны яратырга кирәк.
***
Бер ир кибеткә керә. Караса — аңа текәлеп карап торган бер ханым елмаеп кул болгый. Ир гаҗәпләнә — танымый да кебек…
— Ә сез мине беләсезме? — дип сорый.
— Әйе. Сез — минем баланың әтисе.
Ир үткәннәргә китеп бара… Кайчан ни булганын исенә төшерә башлый... Аннары кылт итеп исенә төшә:
— Әй Аллам! Миңа егерме яшь тулганны диңгез буенда билгеләп үткәндә куна калган стриптизер кызмыни сез? Аннары без бильярд өстәлендә яратышкан идек! Әйе-әйе, хәтерлим…
— Юк, мин — укытучы, сезнең балагыз быел минем класска килә.
***
Бер кызны әнисе орыша. Бабасы оныгын юатмакчы була:
— Әниең орыштымы? Кая әле, колагын өзеп алыйм әле мин аның!
Оныгы:
— Чынлапмы? Өзеп алсаң, алкасын миңа бир.
***
Бүген мин ваннада утырганда авыз гармунында уйнарга өйрәндем. «Титаник» фильмындагы җырны уйныйм, уйныйм… Стенаны дөбердәтә башладылар:
— Кабахәт, батасыңмы син инде, юкмы?
***
Вәли күрше авылдагы танышына мактана:
— Менә нәселле тәкә сатып алдым әле! Кәҗәләр күп итеп сөт бирәчәк!
— Карале, — ди танышы. — Әйдә мин сиңа түлим, тәкәңне алып кил әле миңа!
— Ә тәкәнең капларга теләге бар микән соң?
— Ә син койрыгын кара — күтәреп тора икән, димәк, теләге бар.
Вәли тәкәне кереп карый — койрыгын күтәреп тора. Ничек алып барырга? Бишекле мотоциклына тәкәне утырта, ЮХИДИ инспекторлары булса дип, тәкәнең башына каска кидерә. Аннары күрше авылга кәҗәләр янына тәкәне алып барып кайта. Танышы акча түли, тәкә койрыгын күтәрсә, тагын алып кил, дип кала.
Вәли икенче көнне хатынына:
— Абзарга чыккач, кара әле, тәкә койрыгын күтәреп тормый микән?
Хатыны әйләнеп керә:
— Вәли, мин койрыгын күрмәдем, әмма тәкәң инде мотоциклның бишегенә кереп утырган, башына каскасын кигән.