Мәзәкләр: 21 сентябрь чыгарылышы
«Якутиядән кайтканнан соң унитазга утыргач, „арты җылыда“ дигән сүзләрне туры мәгънәсендә аңларга кирәк икәнен белдем», — дип сөйләде танышым.
— Доктор, миңа хәзер шәраб эчәргә ярыймы инде алайса?
— Ярый.
— Бар да яхшы?
— Юк, бар да начар.
***
— Әти, нигә син кызың туган көнгә барган саен эчә дип уйлыйсың? Мин аектыр бәлки?
— Чөнки мин синең әниең.
***
— Нигә кәләш ак, кияү кара киемнән?
— Ак көчләрнең кара көчләрне җиңүен күрсәтү.
***
— Ир белән хатын урманда йөриләр. Хатыны:
— Менә монда ашарга утырсаң да була бугай.
— Әйе, 50 миллион кырмыска ялгыша алмый торгандыр.
***
Поездда пассажир проводница янына килә:
— Тагын бер стакан чәй бирегез әле?
— Сез инде унынчы стакан чәй сорыйсыз. Күпме эчәргә була?
— Миңа эчәргә түгел, юрганга ут капты.
***
— Әни, әти яшь вакытында бик оялчан булган ди, дөресме ул?
— Дөрес булмаса, сиңа хәзер биш түгел, инде ун яшь булыр иде.
***
Беренче тапкырдан килеп чыкмаса, парашют спорты сезнеке түгел.
***
Җырчы табиб янына килә:
— Чишенергәме?
— Юк, мин кичә сезнең концертыгызга барган идем.
***
Подъездда язу:
Лифт ватылды, якындагы лифт — күрше йортта.
***
— Үбешкәндә 5 миллион микроб эләктерәсең икән.
— Әмма бит шуның кадәреннән үк котыласың да.
***
Командировкадан кайткач, ир этен чакыра:
— Кемдер минем хатын янына килдеме?
— Һау!
— Ир кешеме?
— Һау!
— Нәрсә эшләделәр?
— Һа-һа-һа.
— Озакмы?
— У-у-у-у-у-у!!!
***
Пляжда ике кыз сөйләшә:
— Ник шулай ябыктың?
— Ирем хыянәт итә.
— Аерыл!
— Тагын бер биш килограммны ташлыйм инде.
***
Никахтан соң егет мулла янына килә:
— Күпме акча түлисе?
— Никах өчен акча алмыйбыз инде… Садака итеп бирәсегез килсә генә.
— Күпме бирәсе?
Мулла, ни әйтергә белми тора да:
— Хатыныгыз никадәр матур, шулкадәр.
Кияү, кесәсендә актарына-актарына да, муллага ун сум суза. Мулла кәләшнең йөзенә күтәрелеп карый да, кияүгә биш сум суза:
— Сдачаны ал.
***
Балачакта велосипедың да булмаган, хәзер «Бентли»да йөрисең икән, барыбер мактанма. Синең бит балачагыңда велосипедың да булмаган.
***
Хатын ире белән такси туктата.
Хатын:
— Базарга бару ничә сум тора?
— Йөз сум.
Ә ирем белән күпме?
— Ирең белән дә йөз сум.
Хатын — иренә:
— Әйттем бит мин сиңа син бер тиен дә тормыйсың дип.
***
— Вәли, мин нишләп карыйм икән? Хатын көн саен секс таләп итә. Ә мин бит инде яшь түгел…
— Әйттем бит мин сиңа, Гали, яшь һәм куркыныч хатын алма дидем. Сиңа хәзер беркем дә булышмый инде.
***
— Ник елыйсың, Вәли?
— Институттан кудылар.
— Елама! Солдатлар еламый.
Тормышта булган хәлләр
Ире гинеколог булып эшләгән хатын сөйләде. Бу авырга уза. Иренә әйтергә кирәк дип уйлый, өлгерми кала — кунаклар килгән. Мәҗлеснең бер уртасында ир хатынын бастыра һәм тост әйтә: «Бездә бик шатлыклы вакыйга, минем хатыным авырлы, без бала көтәбез!»
Иренә шатлыклы хәлне әйтәм дип көн буе куанып көткән хатынның бөтен кәефе бетә — ире барысын да белеп тора икән бит.
***
Бер кыз сөйләгәннән:
Метрода утырып барам. Каршымда бер лейтенант егет миңа шундый матур итеп елмаеп карый. Бу минем белән танышырга тели, чыккач, сүз катачак дип уйлап барам. Якын килергә ояла, күренеп тора, ә сөйләшәсе килә…
Мин чыгарга кузгалдым, бу да кузгалды. Чыктык, барам, егетне сизеп торам — артымнан бара. Килде, янәшә атлап бара. Ә мин борылып карамыйм, ничек сүз катачагы кызык. Ул сак кына җилкәмә кагылды:
— Матур кыз, гафу итегез, бер сүз әйтергә ярыймы?
— Әйтегез… — дип елмаям.
— Сез күлмәгегезне кире ягы белән әйләндереп кигәнсез.
Ничек кайтып җиткәнемне хәтерләмим. Шул хәлдән соң бүтән метрога төшкәнем юк, троллейбус белән йөрим.
***
Кеше әгәр бу сүзләрне егерме ел элек әйтсә, аны психушкага алып китәрләр иде…
— Мин урманда булам, шалтыратырсың.
— Синең белән сөйләшә-сөйләшә кулларым туңып бетте инде.
— Мин синең хикәяңне ялгыш сөртеп атканмын.
— Почтама керә алмыйм.
— Мин сиңа әле генә хат җибәрдем, укыдыңмы?
— Мин телефонны өйдә онытып калдырганмын.
— Телефонга акча сал әле.
— Әйдә аның туган көненә кинотеатр сатып алып бирәбез.
— Мин нимесләр ягында уйнадым.
— Телефоныңда сана әле, ничә сум була икән.
— Папкага башка төрле исем куш.
— Малай армиягә китте, шалтырат.