Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 21 июнь чыгарылышы

Ни өчен тәмәке тартмау һәм аракы эчмәү сәламәт яшәү рәвеше дип атала? Көнне төнгә ялгап эшләү, бер хезмәт хакыннан икенчесенә кадәр яшәү, эштә директорыңның көн саен талавы, атна саен килеп торган тикшерүләр сәламәтлеккә файдалы микәнни?

news_top_970_100
Мәзәкләр: 21 июнь чыгарылышы
Алексей Камаев, "Чаян" журналыннан

Ир белән хатын йокларга әзерләнәләр. Хатынының савыт-саба юасы бар, шуңа кызларын йоклатырга иренә куша. Ир кызын йоклатырга кереп китә.

Бераздан хатыны керә дә шыпырт кына сорый:

Ничек, йокладымы?

Кызы, шыпырт кына:

Әйе, әнием, йоклады.

 

Таксист, нишләп сезнең машинагыздан шундый сасы ис килә?

Ә сез нәрсә көткән идегез? 200 ат көчәнгәндә нинди ис чыгарга тиеш?

 

Нигә бәләкәй генә Швейцариядә халык өчен эшли торган чиновниклар бар икән ул, ә шундый зур Россиядә юк?

Бәләкәй булгач, анда яхшыларны эзләве җиңелрәк, ә бездә конкурс зур.

 

Бер ир ат җигеп авылга керә:

Ә-әй! Мин печән алып килдем! Кемгә кирәк!

Күбеккә баткан ат артка борыла:

Әйе, менә алып килдең ди син!

 

Мунчада бер ир хатын-кызлар бүлегенә керә. Хатын-кызлар чинаша башлый:

Син кая тыгыласың! Ирләр бүлегенә бар!

Мин нигә анда барырга тиеш ди? Мин бит зәңгәр түгел.

 

Дәүләт Думасында идән җыештыручы хатын сукрана:

Ил белән идарә итәләр, имеш… Бер әгъзалары белән идарә итәргә өйрәнсеннәр иде башта!

 

Кеше 25 яшькә кадәр үсә. 25 яшьтән соң организм як-якка борылып карый да: өскә үсәргә кирәкми инде, як-якка да җәелергә була дип уйлый.

 

Даруханәдән бер хатын чыга һәм сукрана:

Өч презерватив бер банка сгущенкадан кыйбатрак тора. Нинди хәл инде бу! Сгущенка бит ул атна буе ашарга җитә!


Бер кеше урамда «Каракларны — төрмәгә!» дигән плакат тотып тора. Хокук сакчылары килеп чыга да, кулларына богау салып, алып китә башлыйлар.

Нәрсәгә? Мин бит беркемне дә карак димәдем!

Без синең кем турында карак дип әйткәнеңне бик әйбәт беләбез. 


Мин шуны аңламыйм — нигә төрмәдәге кеше үтерүчене дәүләт ашата, ә мәктәп укучысына әнисе түләргә тиеш?


Гинекологка бер хатын килә.

Доктор, минем балаларым юк.

Ә ирегез кем?

Ирем — баянчы Вәли.

Ә… Беләм-беләм мин баянчы Вәлине… Минем янга килсен әле.

Икенче көнне баянчы Вәли гинеколог янына килә. Гинеколог:

Вәли, сиңа оят түгелме? Инде ничә хатын килде син ясаган балаларны төшертергә. Ә хатыныңа бер бала да ясамыйсың.

Мин иректә генә үрчи алам.


СССРда макулатура белән металлоломны пионерлар гына җыя иде. Ә хәзер бомжлар җыя.

Соң, пионерлар үсеп җиткән, димәк.


Кризис, диләр. Чиновникларның чемоданнарындагы акчаларын конфискацияләп һәм халыкка шуны хезмәт хакы итеп түләп кенә дә бер ун ел яшәрлегебез бар әле безнең. 


Статистика шундый — үтерелгән кешеләрнең яртысы үзен үтергән кешеләр белән таныш булган. Нәтиҗә: танышларың азрак булган саен, исән калу шансы арта.

 

Авыру табибка зарлана:

Иртән йөткерүгә чыдый алмыйм, тыным кысыла…

Сез, мөгаен, күп тартасыздыр.

Әйе, көнгә бер пачка.

Ярар, алайса мин сезгә дару язам, — ди доктор һәм сигарет кабызып җибәрә.

Авыру:

Доктор, ә сез үзегез дә тартасыз бит.

Тартам, әмма мин бит синең кебек докторларга йөрмим.

 

Бер ир табибка бара. Табиб аны карый-карый да, елмаеп:

Мин сезне тәбрик итәм! Сез тагын бер тереклек иясенә җан өргәнсез!

Доктор, сез минем кәгазьләрне бутагансыз бугай. Мин бит ир кеше!

Ир кешеме, хатын-кызмы — синең эчеңдәге бабасырлар өчен анысы мөһим түгел.

 

Бай хезмәтчесенә:

Бар, бер кишер өзеп алып кер әле!

Хезмәтче бер кишер алып керә.

Ахмак! Кишер алып кер дигәнмен икән, димәк, ул юылган, чистартылган, ашарга әзер булырга тиеш. Аңладыңмы?

Аңладым…

Бай котыра да, кан басымы күтәрелә.

Бар, табибны чакыр әле!

Хезмәтче йөгереп чыгып китә һәм бераздан йөгереп керә:

Табибны чакырдым, кабер казырга малайларны җибәрдем, җеназа укырга мулла белән сөйләшеп куйдым.

 

Син шулкадәр алҗыгансың. Сине табибка күрсәтергә кирәк.

Юк, мине диңгезгә күрсәтергә кирәк.


Яшь гаилә — ир белән хатын доктор янында. Хатынның авырлы булуы ачыклана. Шатланышкач, ир сак кына җенси мөнәсәбәтләр турында сорый — ярыймы.

Доктор:

Баштагы өч айда кешечә, аннары өч айда эт кебек, аннары өч айда бүре кебек!

Ир:

Баштагы өч айда бернинди чикләү дә юк. Аннары эт кебек позада, аңлашылды… Ә бүре кебек дигәне ничек?

Бүре кебек күккә карап улап утырасыз.


Матур кыз, номерыңны бирче?

Менә сиңа визитка, анда минем номер. Кичке алтыда шалтырат. Ресторанга барабыз, чәчәкләр кирәкми, ресторанда крабларга заказ бир. Бүген берни дә булмый, тагын ике тапкыр ресторанга баргач, йокларбыз. Ярты ел буе шулай йөргәч, өйләнерсең, минем инде яшем бар, балалар кирәк. Малай һәм кыз булачак. Ипотекага квартир алабыз, кредитка — машина. Мин аннары симерәм, син пеләшләнәсең, бер-беребезне яратмый башлыйбыз. Син күршегә карый башлагач, мин сине куып чыгарам, фатир миңа кала, аннары мин фатирга яшь ир кертәм.

Дивана кыз.

Егерме елда эшләнәсе әйберне ике минут эчендә хәл иткәч, дивана кыз түгел инде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100