Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 21 август чыгарылышы

Макияжга карап кына фикер йөртмәгез - ул искиткеч матурлыкны яшерергә дә мөмкин.

news_top_970_100
Мәзәкләр: 21 август чыгарылышы
«Чаян» журналы карикатурасы

Бер хатын кибеткә бара. Кибет ишеге төбендә бер ир ята. Карый — әйбәт кенә кебек күренә. Бу яшәп булырлык кебек. Сәгатенә караса — биш минуттан кибет ябыла. Ир дә кызганыч, кибет тә ябыла. Кибеткә генә кереп чыгам да, үзем белән алырмын дип уйлый бу.

— Ипи алып чыкса — ирдән җилләр искән! Хатын кулындагы ипигә карый:

— И Ходаем! Гомеремдә ашау күрмәгән кеше кебек кыланам бит.

*** 

Белоруссия. Бер ир эштән өенә кайтып бара, аек, тәртип бозмый… Милиция килеп туктый, ОМОНнар чыга да моны дөмбәсли башлыйлар. Ир акыра:

— Тимәгез, мин Лукашенко өчен тавыш бирдем!

— Әкият сатма, Лукашенкога беркем дә тавыш бирмәде!

***

— Нигә Белоруссиядә Украинадагы кебек автомобиль шиннары яндырмыйлар?

— БелАЗ шиннарын яндыра башласалар ни буласын күз алдыңа китереп кара!

***

Безнең депутатлар шундый: берәрсе сишәмбе көнне таеп егылып кулын сындырса, юлдагы бозлавыкка каршы түгел, сишәмбе көннәренә каршы көрәшә башлыйлар.

***

Утыз ел элек мин 2020 елда кешеләр Марс белән Венерага оча башлар дип көткән идем. 2020 ел җитте, без Марска түгел, Кипр белән Болгариягә дә бара алмыйбыз әле монда.

***

— Мин синең белән разведкага барыр идем.

— Барыр идең, име? Мин бик шат.

— Баруын барыр идем. Әмма менә синең кебек кабахәт белән разведкага барсам, кире кайта алуым икеле.

***

Пессимист иңбашына капланып елый. Ә оптимист декольтега капланырга тырыша.

***

Акчаны ничек туздырганыңны әйтсәң, мин аны ничек тапканыңны әйтеп бирәчәкмен.

***

Бер хатын кибеттәге чиратта кычкыра:

— Саграк кыланыгыз әле! Мин авырлы.

— Гафу итегез, күрмәдем. Бигрәк яшь күренәсез.

— Әйе, миңа 25 кенә әле, ә бу инде минем бишенче балам.

— Һәм сез безгә сак кыланырга кушасызмы?

***

Депутат янына авыл халкы килә.

— Сыерларыбыз үлә, ниндидер чир чыккан бугай.

— Абзарларыгызны яшел төскә буягыз!

Бераздан авыл халкы тагын килә.

— Яшел төскә куяп карадык, барыбер үләләр.

— Ә сез абзарларга сап-сары кояш рәсемнәре ясап карагыз.

Авыл халкы гаҗәпләнә, әмма кайтып китәләр. Бераздан тагын киләләр.

— Сыерлар үлә!

— Бик мөһим чаралар кабул итәргә вакыт җиткән, димәк. Ишеккә ак квадрат ясагыз!

Авыл халкы тагын килә.

— Иптәш депутат, сыерларыбыз үлеп бетте.

— Кызганыч, минем әле әллә никадәр яхшы идеяләрем бар иде.

***

Аптекада.

— Мин сезгә әйтеп торам, мышьяк сатып алыр өчен рецепт кирәк! Тещагызның фотографиясе генә җитми!

***

Күбәләкне күргәч, карап хозурланасың. Ә тараканны күрүгә үк шырт итеп сытасың. Һәм әле шуннан соң да кешеләр «тышкы кыяфәт мөһим түгел» дип ышандырырга тырыша.

*** 

Гаиләдә мөнәсәбәтләр катлаулы, ир белән хатын бер-берсенә суына… Хатын — иренә:

— Бәлки безгә тормышыбызны төрлеләндереп караргадыр?

— Файдасы юк дип беләм, мин инде берничә тапкыр төрлеләндереп карадым.

***

Бүген мине автобустан чыгарып атарга теләделәр.

— Каян беләсең?

— Чөнки чыгарып аттылар.

— Ә нигә алайса теләделәр дисең?

— Теләмәгән булсалар, атмаслар иде.

***

Яшь гаилә. Хатын иренә әйтә:

— Мин балык һәм торт кына әзерли беләм, ачуланма инде.

— Юк, ачуланмыйм, өйрәнерсең әле. Менә бу юлы гына әйтче — тәлинкәдә тортмы бу, балыкмы?

***

Авыру аңына килә. Доктор:

— Котлыйбыз! Сез хәзер хатын-кыз!

— Ничек?! Сез минем сукыр эчәкне генә кисәргә тиеш идегез бит!

— Сез хатын-кызларга ярап бетеп булмас инде ул.

***

Гаҗәп инде бу кызлар. Йөзләгән иннек арасыннан яхшысын начарыннан аера алалар, ә кабахәт ирне яхшысыннан аера алмыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100