Мәзәкләр: 20 сентябрь чыгарылышы
Күңелсезлекләр салфетка кебек - берсен тартып чыгарасың икән, калганнары ияреп чыга.
Директор Вәлине орыша:
— Нишләп син эш урынында юк! Минем сине беркайчан да эш урынында күргәнем юк!
— Яхшы хезмәткәрне табуы читен инде ул!
***
Тимер юлда катастрофа була. Депутатлар утырып барган вагон казага очраган. Коткаручылар килсә — бөтенесен дә җирләп куйганнар. Коткаручылар аптырый:
— Барысы да үлгән идемени?
— Әйе. Дөрес, кайберәүләре без исән әле дип әйтергә маташты, әмма без бит инде депутатларның бер сүзе дә дөрес түгел икәнен беләбез.
***
Кеше сиңа начарлык эшли икән, конфет бир. Ул сиңа әшәкелек эшли, син — конфет бирәсең. Ул кабахәттә шикәр диабеты башланганга кадәр шулай эшлә. Фаина Раневская.
***
Миңа күптән б… дигәннәре юк. Популярлыгым бетә бара бугай. Фаина Раневская.
***
— Миндә депрессия. Мин юан һәм беркемгә дә кирәгем юк.
— Кая инде! Кай җирең юан булсын синең! Менә күрсәт, кайсы җире юан?
— Бәлки сиңа кайсы җиремнең беркемгә дә кирәгем юк икәнен күрсәтергәдер?
***
Әнисе кызын өйрәтә.
— Кызым, берәр кешегә эч сереңне сөйлисең килсә, иреңә сөйлә. Ул берәүгә дә сөйләмәс, ул синең сөйләгәннәреңне тыңлап та тормый.
***
ЖЭУ директоры «Чистарткан җирдә түгел, чүпләмәгән урында чиста була» дигән темага вәгазь сөйләгәч, урам җыештыручы, себеркесен ташлап, мылтык алды.
***
Хатын-кыз: «Синең белән сөйләшергә теләмим», — ди икән, ул дөрестән дә синең белән сөйләшми дигән сүз түгел. Ул сине тыңламаячак дигән сүз.
***
40 яшь — ул сәер вакыт. 20 булганда 40 яшь куркыныч булып тоела, ә 70 тулганда 40 яшьлек чагыңның нинди матур чак булуын аңлыйсың.
Тормышта булган кызыклы хәлләр
Экономия турында. СССР заманында карандаш фабрикасында бер «уйлап табучы» тәкъдим кертә — карандашның соңгы 5 сантиметрына грифель куймаска кирәк, ди. Кеше кечкенә калган карандаш белән язмый, ташлый, шуңа күрә карандашның 5 сантиметрын агач эчле итеп калдырырга кирәк, ди.
Экономиягә юнәлтелән тәкъдим хуплана, моңа премия дә бирәләр.
Бер айдан соң тагын бер рационализатор тәкъдим кертә — карандашның агач эчле биш сантиметрын кисеп ташларга кирәк, ди. Анда барыбер грифель юк, язып булмый, кирәге юк.
Бу тәкъдим дә хуплана, бу кешегә дә премия бирәләр.
***
Телевидениедә диктор ялкынлы хисап тота: «Нефть бәяләре төшүгә карамастан, хөкүмәт тырышлыгы аркасында бензин бәяләре төшми калды».
***
Хатын-кыз һәм ир кеше психологиясе турында. Бер гаиләдә булган хәл. Хәзер кызык итеп сөйлиләр.
Яңа гына кияүгә чыккан кыз иренең аңа карата суына башлаганына игътибар итә. Көн саен аны кочаклап яткан ире кочакламый, кәефе дә юк. Кыз әти-әнисенә кайтып зарлана. Әтисе кул гына селти, әнисе кайгыга сабыша — димәк, аның кемедер бар! Әнисе кызы белән инде бу проблема турында сөйләшкәнне күргәч, әтисе кияүне ирләрчә сөйләшергә чакыра. Гаҗәпләнгән яшь ир аңлатып бирә — ул эссене яратмый икән, шуңа күрә ул кочакламаган да.
Кызның әтисе кызын да, хатынын да ахмаклар дип атый, ә кияү яратмаса да кочаклый башлый. Шундый хәлләр дә була.
***
Минем дустым машинасын капка төбендә юган. Аннары чүпрәген машина өстендә калдырып, өенә кереп киткән. Чыкса — участковый килгән, моның чүпрәген тотып тора… Участковыйның кемнең кем булуына карамастан штраф салырга яратучан булуын барысы да белә. Дустым да аңлаган: «Күпме?» — дип сорый. Участковый: «Юк, мин акча алмыйм, протокол төзибез, аңлатма язарга туры килер». Участковый протокол төзи, ә бу аңлатмага язып куя. «Мин машинаны калдырдым да, үз эшләрем буенча китеп бардым. Кире килгәндә машина юылган, ә участковыйның кулында чүпрәк иде. Миңа штраф салу максатыннан шулай эшләгән дип уйлыйм. Кулына чүпрәк тоткан фотографиясе миндә бар».
Участковый бу аңлатманы күргәч ни уйлагандыр, анысы билгесез, әмма ул дустымнан зурга җибәрмәүне сорый.
***
Авылга япон делегациясе килә. Колхоз рәисенә боларны сыйларга кушалар. Ә рәис ике метр буйлы, ат кадәр гәүдәле ир. Җитмәсә, бөтен тәнен йон баскан — япон әкиятләрендәге самурайлар кебек. Сыйлый да белә — сарык пешертә, шәраб-аракы китерә. Ә тәрҗемәче дигәннәре ничектер буталып соңга калган булып чыга. Шуңа да болар японнарны сыйлый башлый.
Таяк белән генә ашап өйрәнгән кечкенә японнарга рәис итне ничек ашарга кирәген өйрәтә. Зур ит кисәген сындырып ала да, ап-ак тозга мана да кабып чәйни, баш бармагын тырпайтып күрсәтә. Янәсе, ничек тәмле! Кызып китеп, күбрәк төшереп тә ала, ялгыш шәрабны японның алдына түгә. Башкалар аны-моны эшләп өлгергәнче, өстәлдәге тозны японның ботына сибә — шәраб эзе яхшы юылсын өчен шулай итәләр бит… Япон исә бу великан үзен тотып ашарга җыена дип уйлап, коты алына да, өстәл артыннан торып чаба.