Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 20 июнь чыгарылышы

Нигә вегетарианнар ит ашамаска тиеш ди, ә үзләре бер дә чәчәк кебек серкәләнеп үрчеми?  

news_top_970_100
Мәзәкләр: 20 июнь чыгарылышы
"Чаян" журналыннан

Син минем акыллым!

Юк, мин гадәти. Син аңгыра булганга гына шулай тоела.

 

Табиб — авыруга:

Минем бер яхшы, бер бик начар һәм бер начар хәбәрем бар.

Начарыннан башлагыз.

Мин анализларыгызны карадым. Дүрт көннән үләчәксез.

Моннан да начары нәрсә була ала?

Мин инде дүрт көн сезгә шалтыратып чыга алмыйм.

 

Әни, мин дөрестән дә шулай куркынычмы?

Хәзер инде алай ук түгел. Син тугач, табиблар: «Селкенә башласа, шунда ук полицейскийларга әйтегез, атып үтерсеннәр», — дигәннәр иде.

 

Доктор, мин үземне шулкадәр начар хис итәм, вакыт-вакыт асылынасыларым килә.

Әгәр бу сезнең кәефегезне күтәрә икән, вакыт-вакыт асылынып алсагыз да була.

 

Син ник шулай күңелсез?

Чөнки мин сине яратам.

Ә нигә моңа күңелсезләнергә? Син бит мине яратасың, ә мин сине, син минем кадерлем!

Мин кадерле, әйбәт ир шул. Ә син кабахәт хатын.


Балалар бакчасы тәрбиячесе сөйләгәннәрдән:

Эштә сүгенергә ярамый дигән карар чыгардылар. Сүгенгән кешегә штраф сала башладылар. Ә безнең эштә сүгенмичә ничек эшләп булсын?


Хатын — иренә:

Сиңа чыкканда мин сукыр булганмын, күрәсең.

Күрдеңме, мин сине бер чиреңнән дәвалаганмын.

 

Хатын — иренә:

Вәли, мин синең чалбарыңны күршегә бирдем.

Ник?

Син бит аны барыбер яратмадың.

Әйдә, алайса синең әниеңне дә күршегә бирик.

 

Оныгы бабасыннан сорый:

Бабай, нигә кызлар үзләрен принцесса дип атый, ә үзләре шундый әшәкеләр?

Беләсеңме, улым, принцессалар бит бәдрәфкә йөрми. Ә ашап эшкәрткәне эчләрендә җыела бара…

 

Кыз — егеткә:

Әйдә, бүген бездә кунып кал, гыйшык-мыйшык уйнарбыз!

Ә әниең белән әтиең рөхсәт итәрме соң?

Юк, әти әни белән рөхсәт итмәс, минем белән генә уйнарсың.

 

Әни, кан тәмлеме?

Белмим.

Әти әйтә, әниең бөтен канымны эчеп бетерде ди.

Синең әтиеңнең башында мие юк.

Әйе, аны да әйтте, миен син аның өйләнгән елда үк эчеп бетергәнсең.

 

Һәр әни кызы никахта үзеннән бәхетлерәк булыр дип өметләнә. Улы үзеннән дә яхшырак кызга өйләнсен дип бер генә ана да теләми.

 

Ул ике тапкыр өйләнде, ике никахы да уңышсыз булып чыкты. Беренче хатыны китте, икенчесе — юк.

 

Бай утарга килә. Авылның бер ягыннан икенчесенә чыкмакчы була — чыгып булмый икән, басма юк.

Вәли, мин икенче килгәнче монда басма ясап куегыз.

Бер айдан ул тагын килә. Караса — басма һаман да юк. Нервланып китә дә Вәлинең колак төбенә берне ямый.

Икенче көнне ул резин итекләр киеп, инеш аркылы чыгарга әзерләнеп килә. Караса — төн эчендә бер дигән күпер салып куйганнар.

Вәли, бер ай буена син бер басма да ясап куя алмадың, бер төн эчендә күпер сала алгансың. Ничек шулай?

Беренче тапкырында нык итеп әйтмәдең бит, бай!

 

Кеше тулган автобус. Бер ир текәлә-текәлә бер хатынның түшенә карап бара. Теге хатын тәрәзәгә карап утырып карый, ачык түшен капламакчы була, әмма бераздан чыгырыннан чыгып, ачулана башлый.

Сез нигә дип инде юл буе минем түшемә текәлеп карап барасыз? Үзегезне карагыз! Әнә чалбарыгызның төймәләре каптырылмаган.

Аны күргәнсез икән, димәк, сез дә күзләргә карап бармыйсыз!

 

Әгәр берәр матур кыз артыннан 20 егет чаба икән, ул кыз үзен бар дип тә белмәгән 21нчесен сайлаячак.

 

Ресторанда:

Безнең мактанып әйтерлек әйберебез бар. Безнең ресторанда гына ташбакалар бар!

Беләм. Кичә бер ташбакагыз безгә хезмәт күрсәткән иде.

 

Ирләр колагына: балагызның малаймы, кызмы икәнен онытсагыз, энә белән җеп биреп карагыз. Җепне энәгә кертергә тырышса — малай, энәгә җепне кертергә тырышса — кыз.

 

Ике кыз ял йортыннан кайтканнан соң сөйләшә.

Беләсеңме, мин бит негр белән булдым… Хәзер менә белмим дә инде, иремнән балага узганмын микән, шул кара тәнледән микән?

Узсаң соң инде? Синең Вәлиең расист түгелдер бит?

 

Минем тормышымда барысы да әйбәт, доктор. Әмма адреналин җитми. Мин инде салкын суда да коенып карадым, парашюттан да сикердем. Белмим мин нишләргә?

Сөяркә табып карагыз.

Бар инде, өчәү, ярдәм итми.

Алайса алар турында хатыныгызга сөйләп карагыз.

 

Ир — хатынына.

Малайга һәр «бишле» өчен акча бирә башлагач, гел «бишле»ләр генә ташый башлады бит, күрәсеңме? «Икеле» капчыгы булган малай бит ул! Шул арада яхшы укый башлады микәнни?

Минемчә, алар акчаны укытучысы белән бүләләр бугай.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100