Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 20 август чыгарылышы

Иртән вакытында тору - иң мөһиме. Аннары йөри-йөри уянасың ул.

news_top_970_100
Мәзәкләр: 20 август чыгарылышы
«Чаян» журналы карикатурасы

Укытучы «Мин директор булсам…» дигән инша яздыра. Вәли язмый.

Укытучы:

— Вәли, син нигә язмыйсың?

— Мин секретаршаны көтәм.

 ***

Ир — хатынына:

— Кеше бәхетен алып, бәхетле була алмассың!

— Тимәдем мин синең аракыңа! Алмадым!

 ***

Хатын — иренә:

— Әйдә, душка кереп яратышабыз!

Ир:

— Син нәрсә? Беләсеңме су агачак та, счетчик күпме суны санаячак.

— Ай-яй югары фикердә син үзең турында!

***

Зәңгәрләрне гаепләмәгез. Аларның һәрберсе безгә бер кызны бушата һәм әле үзе белән тагын бер конкурентны да алып китә.

 ***

Хатын-кызларның җиң эченнән генә лифчик тартып чыгарганнарын күргәнегез бармы? Шуны күргәннән соң да баш эченнән миегезне тартып чыгара алачакларына ышанмыйсызмы?

 ***

Хатын-кызлар белән аралашуы кыен.

Ялганларга ярамый. Барыбер ялганыңны тота.

Дөресен сөйләргә ярамый. Үпкәли.

Дәшми торсаң да ярамый. Синең нәрсә уйлаганыңны уйлап чыгара һәм сиңа каршы куллана.

***

Урамнан барган бер дигән чибәр спортчы егетне карашыгыз белән озатканнан соң, «Иремә дә шундый куртка алырга кирәк әле», - дип уйлап куйсагыз, димәк, сез ирегездән уңгансыз.

 ***

Яшь чакта ыштаныңны киясең, тешне чистартасың. Картайгач, киресенчә. Тешеңне киясең, ыштаныңны чистартасың.

 ***

Авыру баш табиб бүлмәсенә бәреп керә:

— Сезнең шәфкать туташыгыз мине өч хәрефкә юллады!

— Ә нигә сез ул урын монда дип уйладыгыз?

***

Яшь чакта мин ирләргә бер генә әйбер кирәк дип уйлый идем. Хәзер инде беләм — ирләргә йокларга, телевизор карарга һәм ашарга гына кирәк. Ә бер генә әйбер миңа гына кирәк.

***

— Матур кыз, сез гороскоп буенча кем?

— Балык. Ә сез?

— Мин — балыкчы.

***

— Галия, синең ничә егетең булган иде?

— Үземнекеләр генә кызыксындырамы, гомумәнме?

***

Кирәкмәгән әйберне сатасың килсә, Авито бар.

Кирәкмәгән әйбер алыр өчен АлиЭкспресс бар.

***

— Машинаны сатам әле.

— Нәрсә аласың?

— Проездной. Праваны алдырдым.

***

Музейда гид рәсемнәр күрсәтеп сөйли.

— Менә бу фиргавеннең улы, монысы аның хатыны, монысы фиргавеннең абыйсы… Ә менә монысы — фиргавеннең мумиясе!

Турист:

— Ә бу мумия фиргавеннең кеме була?

***

Театрда. Хатыны иренә ысылдый:

— Нигә гардеробщикка илле сум бирәсең? Ул аның эше бит!

— Тсс, тавышланма, нинди тун алып килгәнен күрмисең мәллә?

***

Галия консерваториягә укырга килә. Карап тора — бер кыз аудиториягә кереп китә. Анда бер ир тавышы ишетелә:

— Аякларыңны ерып утыр. Инструментны тот әйбәтләп. Алай итеп тотма, яратып тот! Менә шулай, шулай… Хәзер аяк арасына тыгып куй. Хәзер җайлап кына йөрт. Иркен тот үзеңне, иркен тот…

Галия, коты алынып, ишекне ачып караса — профессор бер кызны виолончельдә уйнарга өйрәтә.

***

Кечкенә малай — әтисенә:

— Әти, финанс кризисы безгә дә кагыламы ул?

— Юк, улым, ул акчасы булганнарга гына кагыла. Ә безнең өчен кризис түгел, бәдрәф төбе булачак дигән сүз.

***

Сәясәт укытучысы студентларга ел саен бер үк сорау бирә. Укытырга яңа гына килгән коллегасы моны белеп алгач, гаҗәпләнеп сорый:

— Ә сез нигә гел бер үк сорауларны бирәсез? Студентлар бит инде сорауларны бер-берсенә әйтә ала.

— Сәясәт бит бу. Сораулар бер үк, ә җаваплар ел саен төрле!

***

Хатын — иренә:

— Син былтыр ноябрь аенда Мишәгә балыкка барган идең бит әле, хәтерлисеңме?

— Әйе. Ә нәрсә булган?

— Балыгың шалтыратты. Икрасы бар икән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100