Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 2 июль чыгарылышы

Авыру уе: «Кеше үлсә — пневмония, терелсә — коронавирус. Миндә нәрсә икән?»

news_top_970_100
Мәзәкләр: 2 июль чыгарылышы
Эрнест Дышаев, "Чаян" журналыннан

Хатын-кызларга киңәшләр сайтыннан:

«Баш мие — каш түгел. Ул булмаса, ясап куеп булмый».

 

Төн. Исерек ирне полиция туктата.

Кая барасың?

«Алкогольле эчемлекләрнең кеше организмына зыянлы тәэсире» дип аталган семинарга.

Төн уртасында кем нинди семинар уздырсын?

Минем хатын уздыра.


Ир — хатынына:

Карале, фәнни журналда язганнар. Мәхәббәт белән шөгыльләнү 10 километрга йөгерүгә тиң икән.

Әкият язалар! Кем инде ун километрны ярты минутта йөгереп килә алсын ди?

 

Вәли дустына зарлана — менә, мин көннәр буе эшлим, ә хатын яшь, кайткач әле ирлек бурычын да үтисе бар. Дусты моңа киңәш бирә — отпуск ал, заводта эшләп сарыф иткән көчеңне бер ай буе ирлек бурычыңны гына үтәргә тот, бер айдан хатының да аягын сузар чыдый алмыйча!

Вәли отпускка китә. Ай азагында дусты, нишләп ята икән дип, боларга кунакка килә. Моны балкып торган ханым каршы ала — бизәнгән, ясанган, бәхетле, бар җирдә тәртип… Дусты Вәли утырган бүлмәгә керсә… Вәли ябык, бөрешеп беткән, күз төпләре зәңгәр, көчкә сөйләшә, хәле юк… Ә хатыны җырлап, боларга чәй ясап йөри.

Дусты:

Вәли, ни булды?

Вәли шыпырт кына дустының колагына пышылдый:

Күрмисеңмени, әнә җырлап йөри, инде 28 көн узды, тагын ике көннән үләсен белми әле, кабәхәт хатын!

 

Ир эштән кайта, караса — хатыны мүкәләп идән юа. Ир шапылдатып хатынының артына суга:

Комбайннарыңны алып тор әле!

Хатыны үпкәли. Ир төнлә хатыны янына килә башлагач, борылып ята.

Ир:

Бу якка таба борыл инде?

Менә хәзер! Бер башак өчен комбайнны кабызмыйлар, кул белән суктырырсың әле!

  

Тренингта.

Тормыш кагыйдәсе шундый: биегәндә үзегезне беркем дә күрми дип уйлагыз, җырлаганда, сезне беркем дә ишетми дип уйлагыз, сезгә моңарчы беркем дә хыянәт итмәгән кебек итеп яратыгыз!

Иптәш психолог, сез депутатларга да тренинглар уздырасызмы әллә? Алар да бит беркем аларны күрмәгән кебек маймылланалар, беркем дә ишетмәгән кебек итеп сөйләшәләр һәм башка илдә яшәгән кебек законнар кабул итәләр.

 

Вәли, синең нык үпкәләгән чакларың булдымы?

Әйе. Менә мин көн буе заводта деталь кырам, ә күршеләр шалтыратып, мәхәббәт белән ул кадәр тавышланып шөгыльләнмәгез, комачаулыйсыз дип зарлана.

 

Өч ир хатыннарыннан зарланыша.

Минем хатын хоккейчы белән хыянәт итә, ахры.

Каян белдең?

Минем хоккей уйнаган юк, ә карават астында клюшка таптым.

Ә минем хатын футболчы белән типтерә бугай.

Каян белдең?

Карават астыннан футбол тубы таптым.

Әй, егетләр! — ди өченчесе. — Сезнеке кеше шикелле икән әле! Ә менә минем хатын үгез белән маташа ахры дип уйлыйм әле.

Ничек?! Каян белдең? Дөньяда булмаганны!

Каян-каян. Кичә карават астыннан көтүче Вәлине таптым.

 

Ике бабай капка төбендә утыра. Кыска итәкле ике яшь кыз узып китә. Бер бабай:

Эх, Вәли, унсигез яшьлек чак булса, ә? Бу кызлар артыннан йөгереп кенә китәр идек тә, әх!

Кит әле, шаштың мәллә? Тагын 40 ел буе станокта өч тиенгә эшләргә дә, аннары тагын капка төбендә кызыгып утырыргамы? Юк-юк, кирәкми.

 

Кафеда.

Сезнең шашлык әллә нинди, чәйнәп булмый, авызда әвәләнеп йөри.

Ашаганда булса да масканы салып торырга кирәк инде.

 

Нишләп шулай икән — дәрес өчен өйдә берәр кул эше ясыйсың, әниең: «Бигрәк матур!» — ди, ә класста: «Эшкә ашмаган!» — диләр.

20 ел буе үзеңнән кеше ясыйсың, әниең: «Бигрәк шәп!» — ди, ә урамга чыгасың — «бер тиенгә яраксыз»га әйләнәсең.

 

Хирург — аспирантка:

Авыруны кискәндә алай каты басма, өстәлне бозасың.

 

Бер хатын иреннән зарланып, доктор янына килә:

Ирем псих, эштән кайта да, бер сүз әйтүгә суга башлый. Аны тынычландыра торган дару булмасмы?

Бар андый дару. Менә бу ромашка төнәтмәсе. Ирегез эштән кайтуга, тамакны чайкый башлагыз.

Ир эшеннән кайта — хатыны тамак чайкый. Бер көн, ике көн… Урамда табибны очрата бу:

Доктор, рәхмәт сезгә, теге даруны куллана башлаганнан бирле иремнең сукканы юк.

Менә бит, кайвакыт дәшми генә тору да булыша!

  

Доктор, миндә коронавирус симптомнары бар, тест ясарсыз бәлки?

Сез сәясәтчеме?

Юк.

Сез музыкантмы?

Юк.

Актермыни?

Юк. Мин слесарь.

Алайса синдә ОРВИ, йөрмә монда аяк астында буталып.

 

Больницага ничек барырга икән?

Аны аңлатуы озак инде. Әйдәгез, мин сезнең яңагыгызны сугып сындырам — ашыгыч ярдәм генә чакырырсыз.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100