Мәзәкләр: 19 сентябрь чыгарылышы
Син өлкәннәрне түгел, өлкәннәр сине борчый башлый икән, шуны бел: димәк, синең өлкән тормышың башланган.
Бер кыз телевидениегә килә.
— Мине алып баручы итеп алыгыз әле?
— Юк, сине алмыйбыз.
— Нигә?
— Сезнең йөзегез куркыныч.
— Алыгыз. Кризис башланганын кем дә булса әйтергә тиештер бит.
***
Ахмаклар үз хаталарында өйрәнә.
Акыллылар башкаларның хаталарында өйрәнә.
Димәк, акыллылар ахмаклардан өйрәнә.
***
Гомерендә дә хастаханәдә булмаган әбине докторларга җибәрәләр. Моны төрле врачлар карый, соңыннан гинекологка кертәләр. Яшь кенә егет моны карый. Әби гинекологтан чыга, бераз вакыт уйланып тора да, ишекне ачып, егеткә дәшә:
— Улым, синең нәрсә эшләгәнеңне әниең беләме соң?
***
— Әти , балаларны ләкләк алып киләме?
— Әйе.
— Ә картайган кешеләр кая китә.
— М-м… Ләкләк кире алып китәдер.
***
— Бабай, син әби белән кайда таныштың?
— Интернетта.
— Нинди интернетта? Ул заманда интернет булмаган бит.
— Тукта әле, кайсы әби белән дисең син?
***
— Әни, миңа 18 яшь тулды! Лифчик кияргә ярыймы?
— Ярый инде, улым. Иртәгә военкоматка барасы, менә шунда барганда ки, алмаслар.
***
Әгәр җирән тараканның башы өзелә икән, ул әле тагын 20 көн яши ала.
Әгәр карак түрәнең башы өзелә икән, ул әле тагын 20 минут буе урлый ала.
***
— Һәр хатын-кызда табышмак булырга тиеш.
— Ә миндә табышмак юкмыни?
— Нинди табышмак? Син ребуслар җыентыгы.
***
Элек:
— Нинди юньсез! Йоклады да ташлады!
Хәзер:
— Нинди юньсез! Ташлады. Хәтта йокламады да.
***
Аптекада.
— Сездә бетләргә каршы дару бармы.
— Әйе, 500 сум.
— Миңа матур итеп төреп бирегез әле, бүләккә иде.
***
Бер ир роддомга килә. Хатынын чыгарганнарын көткәндә йоклап китә. Моны шәфкать туташы уята:
— Торыгыз, сезнең игезәк балаларыгыз бар!
— Минемме?
— Сезнең!
— Ә хатынныкы күпме?
***
Ир белән хатын телевизор карый.
— Зур күкрәкле җырчыны күрсәтәләр. Хатын:
— Их, минем дә шундый күкрәгем булсын иде.
— Ә син күкрәгеңне бәдрәф кәгазе белән сөртеп кара.
— Булышамыни?
— Арт саныңа булышкан бит.
***
Татар теле дәресе.
— Балалар, әйдәгез, «мөгаен» һәм «чөнки» сүзләре кертеп җөмлә төзибез.
Галия:
— Мөгаен, яңгыр булыр, чөнки күк тулы болытлар.
Вәли:
— Әби газета алды.
— Шуннан?
— Мөгаен, ул бәдрәфкә барадыр, чөнки укый белми.
Тормышта булган кызыклы хәлләр
Танышым сөйләде.
Ул ветеринар булырга укыган да, страус фермасында эшләгән. Ә страусның гәүдәсе зур, башы кечкенә — ул чукырга да, тибәргә дә мөмкин, акылы юк. Ә аның аягы шундый — типсә, сындыра да ала. Кешедән курыкмый.
Шуңа да кошлар янына кергәндә ветеринарлар аркаларына швабра бәйләп куя икән. Швабраң бар икән, страус сине үзеннән биегрәк, димәк, көчлерәк үз ише итеп кабул итә һәм курка.
***
Кафега бардык. Бер егет бәдрәфкә китте, аннары әйләнеп килде — анда кәгазь калмаган ди. Барменша янына барды да салфеткалар сорады. Теге кыз болар берәр нәрсә түккән дип уйлагандыр инде: «Хәзер үзем киләм дә сөртеп бирәм», — ди.
Безнең егылып көлгәнне кыз берничек тә аңламады.
***
Яңа йортка күченеп килдек. Бер әби усал гына карап уза. Бернинди начарлык эшләмәдек бит дип уйлыйбыз. Көннәрдән бер көнне бу миңа дәшә:
— Мин сезнең нәрсәне яшереп йөргәнегезне аңладым.
— Нәрсәне?
— Сез бит табиблар икән. Минем оныкны карагыз.
***
Мин югары уку йортында укытам. Беркайчан да стриптиз дигән әйберне күргәнем юк иде. Танышларымның юбилее булды да, болар мине алып барды. Олыгаеп беткәч, стриптиз карыйм дип утырам. Программа сәгать уникедә башланырга тиеш, юк та юк. Шунда барның хезмәткәре килде:
— Без сезнең ризыкларыгызның хакын үз өстебезгә алабыз, сез чыгып китә алмассыз микән?
— Нигә?
— Безнең стриптиз программасы башланырга тиеш, анда егетләр дә катнаша. Алар сезнең студентлар, сезнең алда чыгыш ясарга оялалар.
***
Кияүгә генә чыккан чакта булды бу хәл. Таксида кайтып барам. Светофорда туктадык. Тукталышта ирем басып тора. Кызык ясыйсы килеп китте. Таксистка әйтәм:
— Тукталыштагы әнә теге егет ошады, шуның янында туктагыз әле?
Тегенең күзе маңгаена менде, бер сүз әйтмәде. Килеп туктады, борылды, кызык күрәсе килә.
Мин тәрәзәне төшердем дә кычкырам:
— Ак күлмәкле егет! Ак күлмәкле егет!
Ирем дә, тукталыштагы кешеләр дә миңа карадылар.
— Сез миңа бик ошадыгыз, минем сезнең белән йоклыйсым килә. Әйдәгез минем белән, ирем әле өйдә түгел иде.
Ирем минем янга кереп утырды. Тукталыштагы халыкның да, таксистның да җиргә кадәр салынып төшкән иякләрен һәм шакмак кебек булган күзләрен әле дә искә төшереп көләм.