Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 19 июнь чыгарылышы

Ир — баш, хатын — муен, диләр. Ир сулга карый башлаганга хатын гаепле, димәк?

news_top_970_100
Мәзәкләр: 19 июнь чыгарылышы
"Чаян" журналыннан

Дәүләт безгә күрсәткән яманлыкларга без бары тик озак яшәп кенә үч итә алабыз.


Халык фикеренә колак салырга кирәк!

Юк, кирәкми!

Нигә?

3 миллиард чебен «тирес тәмле» дигән карар кабул итсә, син дә тирес ашауга күчәсеңме соң?


БДИ вакытында укучыларны күзәткән кебек чиновникларның эшләгәнен күзәтсәләр, без әллә кайчан череп баеган булыр идек инде.


Безнең илдә сүз иреге — чиновниклар турында теләсә кем теләсә ни сөйли ала, берни дә булмый.

Чиновникларга булмый. Ә сөйләгән кешегә?


Вәли — әтисенә:

Әти, 1000 сум бирсәң, син өйдә юк чагында әни белән кем йоклаганын әйтәм!

Мә!!! Кем?!

Минем белән!!!

  

Офицер өенә кайта.

Ашарга китер!

Мин шулкадәр арыдым. Көн буена бер генә тапкыр да утырмадым.

Офицер хатынын кызгана да, 200 тапкыр приседание ясарга куша.

 

Ике дус сөйләшә:

Сиңа ахмак хатыннар ошыймы?

Юк.

Ә дуңгыз урынына эчә торганнары?

Юк.

Ашарга әзерли белми, гел талаша торганнары?

Юк инде, юк!

Алайса нигә минем хатын янына йөрисең?

 

Сез шулкадәр нәзәкатле ир! Мондый матур гамәлләргә кем өйрәтте сезне?

Әти инде. Берәр кыз белән йоклыйсың килә икән, матур итеп сөйләш, ди иде.

 

ЮХИДИ хезмәткәре өенә кайтса — хатыны ярымшәрә, күзләре сәер ялтырый, урын-җир бөгәрләнгән.

Әһә! Сөяркә алып кайттыңмы? Тапсам, үтерәм!

ЮХИДИ хезмәткәре эзли башлый. Карават астын карый.

Монда юк!

Пәрдә артларын карый.

Монда юк!

Шкафны ачмакчы гына була — шкаф ярыгыннан кемдер 1000 сум акча суза.

ЮХИДИ хезмәткәре:

Монда да юк! Кайда икән соң ул?

 

Хатын-кызга нәрсәне генә бирсәң дә, ул аны арттырырга сәләтле. Кечкенә генә орлыктан ул бала алып кайта. Фатир бирсәң, аны гөл итә. Азык-төлек алып кайтсаң, бер дигән ризык әзерли. Ә менә инде аңа пычрак сүз әйтсәң, бөтен тормышыңны шуңа батыруы бар.

 

Мин сезнең кызыгызның кулын сорарга килдем.

Үзеңнең кулың юкмыни?

Бар, әмма ул арыды.


Депутат өчен иң зур җәза — ул вәгъдә иткән әйберләрнең барысын да үзеннән эшләтү.


Түрә хисап тота:

Бер егерме елдан без дә чит илләрдәге кебек шәп итеп яши башларбыз, мөгаен. Кызганыч, ул вакытта инде без булмабыз.

Урыннан кычкыралар:

«Кызганыч» урынына «чөнки» дип әйтергә кирәк!

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100