Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 19 август чыгарылышы

Иң яхшы көн — иртәгә. Иртәгә барысы да яхшы була, иртәгә эшли башлыйм, иртәгә диетага утырам, иртәгә тартуны ташлыйм…

news_top_970_100
Мәзәкләр: 19 август чыгарылышы
"Чаян" журналыннан

Виктор Цой «Мы ждем перемен» җырын утыз ел элек язган.

Ул чакта туган сабыйларга инде утыз яшь.

Бу җыр әле дә актуаль.

Ул чакта сабый булганнар һаман да үзгәрешләр көтеп яши.

 ***

Ир — хатынына:

Синең миңа кадәр ничә егетең булды?

Җиде.

Ничек? Син бит кияүгә чыкканда өч кенә дигән идең!

Бер ел үтте бит инде.

 ***

Түрә кызы озак еллар кияүгә чыкмый йөри. Әти-әнисе инде кемгә чыкса да риза, гаиләле генә булсын… Көннәрдән бер көнне кыз гади генә киенгән бер егетне ияртеп кайта:

Менә бу — Вәли, мин аңа кияүгә чыгам!

Кызның әтисе сораштыра башлый:

Фатирың бармы?

Алла бирсә, булыр.

Машинаң бармы?

Алла бирсә, булыр.

Кызыма тун алып бирә аласыңмы?

Алла бирсә, булыр.

Егет киткәч, кыз сорый:

Ничек соң минем булачак ирем, ошыймы?

Ошап бетми анысы, әмма мине ничек атаганы ошады!

 ***

Бер хатын, бик аргач, тренингка бара. Аңа «баш миен эшләтеп җибәрү өчен» дигән дару сатып җибәрәләр. Кайткач, составын укып карый да, үрсәләнеп, иренә әйтә:

Карале, моның составында бит укроп белән розмарин гына! Ә никадәр кыйбат хакка саттылар!

Менә бит! Файдасы тигән — акыл керде бит сиңа.

 ***

Әниләре балаларына әйтә:

Балалар, мин әниемә барып кайтам. Әтиегез эчеп кайта, аны чишендерегез, тик ыштанын салдыра күрмәгез, анда елан бар.

Икенче көнне әниләре шалтырата:

Балалар, ничек анда?

Балалары, шатланышып:

Әни! Әти кайтты, чишендердек, ыштанын да салдырдык, еланны үтердек, йомыркаларын сыттык, оясын яндырдык.

 ***

Рыбнадзор елга ярында зур балык тоткан ирне эләктерә.

Эләктеңме, браконьер? Хәзер сиңа штраф!

Нигә? Мин балык тотмыйм.

Ничек тотмыйсың? Ә бу нәрсә?

Ә бу минем йорт балыгы. Мин аны күлгә йөзәргә генә алып килдем. Мин аны җибәрәм дә бераздан сызгырам. Балык минем янга килә, мин аны өйгә алып кайтам.

Әкият сөйләмә. Әйдә, күрсәт сызгырып!

Ир балыгын җибәрә, ул йөзеп китә. Инспектор:

Әйдә, сызгыр!

Нигә?

Балыгың кире синең янга килсен өчен.

Нинди балык?

 ***

Татар егете Вәли мишәр кызы Галиягә өйләнә. Боларның никах төне, ә Галия борылып ята.

Вәли:

Галия, син нәрсә инде? Без бит ир белән хатын!

Галия:

Мин бит мишәр кызы! Мине кечкенәдән акча эшләргә өйрәтеп үстерделәр. 1000 сум бирсәң, мин синеке!

Бернишләп булмый, Вәли моңа 1000 сум бирә. Икенче көнне дә шундый ук хәл… Вәли ничек итсә итә, Галияне үзенеке иткән саен 1000 түләп бара. Бу акчалырак эшкә үрмәли, әллә ничә җирдә эшли, төн йокламый, әмма алай да бөтен акчасы Галиягә китеп бара. Шулай яшиләр.

Берзаман кризис башлана. Вәлине эштән куып чыгаралар, моның хәзер бер тиене дә юк… Бу хатыны янына килә:

Хатын, син теләсә нәрсә әйт, мине эштән кудылар! Бер тиенем дә юк.

Вәли, син алай бетеренмә әле. Кил әле монда. Менә урам чатында кибетне күрәсеңме? Ул чынлыкта безнең кибет. Кибет каршында аптеканы күрәсеңме? Анысы да безнеке. Ә менә күрәсеңме яңа йорт салалар? Ул безнең йорт булачак. Ә син мине тагын да ешрак яраткан булсаң, мин бөтен районы белән сатып алган булыр идем инде!

***

Исерек ир таң алдыннан гына кайтып керә. Хатыны:

Кайда йөрдең инде, Супермен?

Ир ваннага кереп китә.

Ашыйсыңмы, Супермен?

Нәрсә һаман Супермен да Супермен?

Супермен гына трусигын чалбар өстеннән кия.

 ***

Ир командировкадан кайта. Күршесе:

Син хатыныңның йөри икәнен беләсеңме?

Шуннан?

Син китүгә сөяркәләре чиратка баса.

Шуннан?

Алар менә шунда чиратта торды! Үзем күрдем.

Шуннан!

Шуннан — аерыл!

Аннары бөтен кеше шикелле чиратта торыргамы?

 ***

Күп ашасаң, май җыела. Аз ашасаң, организм начар көннәр җитәр дип куркып, май җыя башлый. Нишләргә?

 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100