Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 18 июнь чыгарылышы

Әгәр кеше спорт костюмы сатып ала икән, димәк, ул йә табигатькә чыгып шашлык ашап аракы эчәргә әзерләнә, йә больницага ятарга җыена.

news_top_970_100
Мәзәкләр: 18 июнь чыгарылышы
"Чаян" журналыннан

«Яшәгән урыныңны пычратма» дигән мәкальне дөрес аңламыйлар бугай акчалы түрәләр, чит илгә китәргә генә торалар.

 

Кемнән сатып алсаң, арзанракка төшә — җитештерүчедәнме, дилерданмы?

Каравылчыдан.

 

Безнең илдәге миллионлаган кеше футбол уйный белми. Әмма безнең җыелма командадагы футболчыларга гына шуның өчен миллионлаган сум акча түләнә.

 

Нигә кызлар шундый әйбәт, ә хатын-кызлар әшәке?

Чөнки кызларны Алла бирә, ә хатын-кызларны ирләр үзләре ясый.

 

Ир кеше монологы:

Өйдәге носкиларны тәртипкә китерә башлагач, 20 носки - ул 10 пар түгел, ә нәкъ менә 20 носки икәне ачыкланды.

 

Стоматолог:

Курыкма, Вәли. Кайчан да булса, бөтен нәрсәне дә беренче тапкыр эшлисе була.

Пациент:

Мин Вәли түгел!

Стоматолог:

Беләм. Мин — Вәли.

 

2000 сумлык чыгару әйбәт булды. Табибка 1 мең генә бирү инде аз иде, әмма 5 мең биргән ише кызганыч та түгел.

 

Мин шундый яшькә килеп җиттем — иртән торганда үземне кич буе эчеп утырган кебек хис итәм. Әмма мин кичә грамм да капмадым!

 

Ир өенә кайта. Караса — торт, ә анда ун шәм.

Кемнең туган көне?!

Минем пәлтәнең!

 

Рельсларда фотосессия ясаган кызлардан сорыйсы килә: сез поездлардагы бәдрәфне кайсы урында икәнен беләсезме?

 

Син хәтта минем чәчне буяганны да күрмисең?

Ә? Ә-ә… Әйе, чәчең бик матур булган, кадерлем.

Мин чәчемне буямадым.

 

Олыгайгач нишләргә җыенасыз?

Авылга кайтам, әтинең эшен дәвам итәргә исәп.

Эчеп ятарга җыенасызмыни?

 

Әнигә нинди сораулар бирәләр:

Бүген нәрсә ашыйбыз?

Сәгать ничә?

Нигә ярамый?

Тагын буламы?

Носки кайда?

Компьютерда уйныйм әле?

Урамга чыгып керим әле?

Йоклыйбызмыни?

Әтигә сорау:

Әни кайда?

 

«Ашау хакына эшләгән кеше». Кем була?

Кол.

Мин дә кол дип уйлаган идем. Хатын «ир» дип язды.

 

Авыл клубында дискотека. Егет — кызга:

Син биисеңме?

Юк.

Алайса машинаны пычрактан этеп чыгарырга булыш әле.


18 яшь чагында синең турында нәрсә уйлаулары кызыксындыра.

40 яшь булганда кеше сүзенә карамый башлыйсың.

…60 тулганда гына беркемнең дә синең турында берни дә уйламаганын беләсең.

 

Сез телевизордан яңалыклар карыйсызмы?

Юк. Алдагы серияләрен карамыйча калгангамы шунда, берни дә аңламыйм.

 

Әти кеше 5 яшьлек улын оялатмакчы була:

Нинди зур малай, ә бәбәй кебек — әнисе киендерә!

Үзеңне бел! Бәбәй кебек көн саен әни белән йоклыйсың.

 

Бер ир дустына кунакка килә. Караса — фатирда зур тимер ләгән.

Ә бу нәрсәгә?

Ә бу сәгать.

Нинди сәгать?

Сөйләшә торган!

Сөйләштереп күрсәт әле?

Теге ир ләгәнгә китереп тибә. Стенаның икенче ягындагы фатирдан тавыш:

Төнге сәгать икедә дә йокларга ирек бирмисез, кабахәтләр!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100