Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 18 август чыгарылышы

Сез дә минем кебек үк микроволновкага: «Хәзер-хәзер, киләм!» - дип кычкырасызмы ул?

news_top_970_100
Мәзәкләр: 18 август чыгарылышы
Александр Шульпинов карикатурасы, "Чаян" журналыннан

Әгәр хатын-кыз белән бергә яшәгән ир аңа өйләнми икән, димәк, ул аны арендага гына алган.

 ***

Уртача хезмәт хакы - 48 мең сум.

Моны ничек аңларга? Бер кеше 3 миллион ала, 100 кеше — 15 мең. Уртача хезмәт хакы — 48 мең сум.

Вәлинең ун алмасы бар, Галинең бер алмасы да юк. Ә уртача алганда, һәрберсенең бишәр алмасы бар.

Минем директор ит ашый, ә мин — кәбестә. Ә уртача алганда, без икебез дә голубцы ашыйбыз.

Модель кыз һәр очраган егете белән йоклап йөри, ә укытучы Сәлимә берәү белән дә йокламый. Уртача алганда, икесе дә фахишә.

 ***

Теге кеше моның белән йоклый, бу кеше моның белән йоклый дип гаепләмәгез. Иң мөһиме - барысының да йокылары туйсын.

 ***

Вәлинең хатыны көзге каршында бөтерелә. Назланып кына:

Вәли, мин куркыныч кебек. Шулаймы?

Вәли дәшми.

Вәли, берәр комплимент әйт инде!

Синең күзең искиткеч яхшы күрә.

 ***

Бер ир икенчесенә сөйли:

Менә Сочида шәп, ичмасам! Бернишлисе юк, иртәдән кичкә кадәр диңгез, шәраб, секс…

Ә син кайчан Сочида булдың соң әле?

Мин булмадым, хатын барып кайтты.

 ***

Вәли хатыны белән йокларга ята. Хатыны:

Вәли, беләсеңме нәрсә исемә төште? Хәтерлисеңме, без урмандагы күлгә барган идек?

Вәлинең инде тәкате калмаган:

Шуннан?

Менә шунда яңгыр ява башлады. Шул чаклар искә төшеп китте… Әйдә, ваннага керәбез, душны кушабыз да, шул чаклар искә төшәр!

Болар душка кереп китәләр. Вәли душны куша, эшкә керешәбез дигәндә генә… хатыны:

Вәли! Яңгыр сибәләп-сибәләп яуган иде! Шулай ук булсын әле!

Вәли, душны кулына ала да, аны болгап-болгап тора башлый.

Вәли! Хәтерлисеңме, анда яшен яшьни башлаган иде. Мин шул чактагы кебек үк булуын теләр идем!

Вәли душтан чыга, гирлянда табып ала, ваннага гирлянда суза, яндырып җибәрә. Душка керә, ә хатыны:

Хәтерлисеңме, анда аякларга су үткән иде, ә монда алай түгел…

Вәли душның бөкесен эзләп таба, су аз гына агып китеп барырлык итеп тыгып куя. Эшкә керешәбез дигәндә генә хатыны:

Вәли! Хәтерлисеңме, анда безне куркытып яшен яшьнәгән иде! Ә монда яшен тавышы юк.

Вәли бер кулы белән душны болгый, икенчесе белән тимер ләгәнгә сугып тора башлый. Хатыны:

Вәли! Беләсеңме…

Вәли, психланып, ләгәнне тотып бәрә:

Идрит-кудрит! Мондый яңгырлы көндә кем инде сөешеп ята!

 ***

Мәҗлескә барыр алдыннан…

Бавыр кайгыра.

Ашказаны әзерләнә.

Борын кычыта.

Куллар калтырый.

Арт сан маҗаралар көтә.

Баш мие генә куана: «Миңа эш калмый, уйлыйсы булмый!»

 ***

12 хатын-кыз бергә җыелыша. Аннары шаярышып алырга уйлыйлар да, ирләренә «Мин сине бик яратам, кадерлем!» дип смс җибәрәләр. Ирләренең җаваплары:

Кем әле бу?

Әнисе, чирләдең мәллә.

Мин дә.

Машинаны тагын бәрдеңме?

Аңламадым.

Юк дидем бит инде.

?

Ничә сум кирәк.

Мин төш күрәмме?

Хәзер үк шушы смсны кемгә язганыңны әйтмәсәң, өйгә кайтып тормасаң да була.

Мин сиңа эчмә дип әйттем.

Нәрсә генә алам дип әйтсәң дә, мин барыбер риза түгел.

 ***

Бер егет колбаса фабрикасына эшкә урнаша. Аңа линияне күрсәтәләр. Цех җитәкчесе:

Менә бездә барысы да автоматлаштырылган. Бу баштан сарыкны кертеп җибәрәбез, ә теге баштан әзер колбаса чыга.

Ә теге баштан колбасаны тыксаң, бу баштан сарык чыгамы?

Әйе. Сиңа ничә яшь?

19.

Менә 20 ел элек берәү теге баштан колбаса тыккан да, бу баштан бер сарык чыккан.

 ***

Коронавирустан дәвалауның гади генә ысулын уйлап таптылар. Дөрес, ул коронавирустан дәваламый, әмма гади булуы белән игътибарга лаек.

 *** 

Ике ир сөйләшеп утыра. Вәли:

Белоруссиядә ни бара анда?

Гали, берни дә әйтмичә, Вәлинең башына таяк белән суга.

Нишләвең бу, тиле!

Белоруссиядә ни икәнен аңлатам.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100