Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 17 сентябрь чыгарылышы

Физика укытучысы балаларга Җир шарының әйләнә икәнен аңлатты. Ә физкультура укытучысы нәрсәдә әйләнә икәнен дә әйтеп бирде.

news_top_970_100
Мәзәкләр: 17 сентябрь чыгарылышы
«Чаян» журналы карикатурасы

Директорның эше беткән, кызык уйлап чыгарып юана. Урынбасарын чакыра:

— Менә мин эш вакытында хатыным белән йоклыйм икән, бу эшме, ялмы? Бер сәгать уйла да җавап бир.

Урынбасар бүлек җитәкчесен чакыра.

— Безнең босс эш вакытында хатыны белән йоклый икән, ул нәрсә? Ялмы? Эшме? Ярты сәгать эчендә җавап бирегез.

Бүлек җитәкчесе урынбасарына:

— Босс эш вакытында хатыны белән йоклый икән, ул нәрсә? Ялмы, эшме? Унбиш минут эчендә җавап кирәк.

Бүлек җитәкчесе урынбасары офиска керә. Тегендә хезмәткәрләр эшләп утыра, төтен күтәрелә, берсенең дә берсе белән дә сөйләшер вакыты юк. Бу бер хезмәткәргә:

— Безнең директор эш вакытында хатыны белән йоклый икән, ул нәрсә — ялмы, эшме? Хәзер үк җавап бир!

— Карале, монда бит эш өелгән, договорларны әзерлисе бар, клиентлар зарлана, өлгерә алмыйм мин…

— Тиз җавап кирәк!

— Алайса, ял!

— Нигә?

— Эш булса, аны миңа кушар идегез.

***

Бер ханым поездда йоклап китә алмый — күрше купедагы ир төн буе гырлап чыга. Бу шакып та карый — юк, файдасы юк.

Иртән ханым купега керә:

— Мин төн буе шакыдым! Сез ишетмәдегез мәллә?

— Ишеттем. Мин бик арган идем, керә алмадым шул, гафу итегез.

***

Кунакта.

— Сезгә гөмбә салыргамы?

— Юк, мин гөмбәне җыярга гына яратам.

— Теләсәгез, идәнгә ыргытып чыга алам.

*** 

— Солдатның бурычы нинди?

— Ватан өчен үлү!

— Юк. Солдатның бурычы — дошман солдатларына Ватаннары өчен үләргә мөмкинлек бирү.

***

— Мин быел коронавирус аркасында Төркиягә бара алмый калдым.

— Ел саен бара идеңмени?

— Гадәттә, мин акча җитмәү аркасында бара алмыйча кала идем.

***

Хәтта балалар өчен мультфильм да алдый.

Чебурашка стенадагы игъланны укып, Гена белән таныша.

Соңгы сериядә Гена Чебурашканы укырга өйрәтә.

***

Әти белән бала сөйләшүе:

— Әти, хатын-кызлар нигә хушбуй сөртә һәм бизәнә икән?

— Тычкан тәбесенә нигә тәмле әйбер куялар соң?

***

Балалар бакчасында балалар сүгенә башлый. Тикшерә башлыйлар — ике сантехник торбаларны ремонтлаган икән, сантехник Вәли сүгенгән дә, шуннан отып алганнар. Балалар бакчасы мөдире зарлангач, сантехникларны җитәкчеләре чакырып ала да, нәрсә эшләгәннәрен сораштыра, орыша башлый. «Балалар бакчасында сүгенергә ярамый, дип әйттем бит без сезгә!» Сүгенмәдек, диләр тегеләр.

— Ә нәрсә эшләдегез?

— Без торбаларны эретеп ябыштырдык. Гали эретеп ябыштыра, ә мин баскычны тотып торам.

— Шуннан?

— Шуннан соң эрегән металл ялгыш минем муен тамырына тамды. Мин Галигә: «Гали, син иптәшеңнең муенына эрегән металл тамганын күрмисеңме әллә ул?» - дип ипләп кенә әйттем.

***

Балалар бакчасында.

— Балалар, хәзер Вәли «Урманда» дип аталган, үзе уйлап чыгарган әкиятен сөйли.

— Уйлап чыгармадым мин! Алар чынлап та икесе дә шәрә иде.

***

Иң кыен эш балалар бакчасындагы ашханә пешекчесенеке. Балалар ризыгын урлауның никадәр кыен икәнен белсәгез икән!

***

Теш табибы:

— Тешегезне алганнан соң ярты сәгать ашарга ярамый.

— Нинди ярты сәгать кенә! Сезнең бәяләрдән соң ярты ай ашап булмаячак әле!

Тормышта булган кызыклы хәлләр

Бер хатын баласын ят кешеләргә ишек ачмаска дип өйрәтә. Бервакыт, ачкычын онытып, кибеткә чыгып китә. Ишек кыңгыравына баса. Баласы сорый: «Кем ул?» Бу, баласына кызык булсын дип: «Кыш бабай!» — дип җавап бирә.

Никәдәр генә шакыса да, бала ишекне ачмый. МЧС чакыртырга туры килә.

***

Бер хатын бала таба. Ире баланы күрсәтүне сорый, әмма ничә генә тапкыр килсә дә, баланың әнисе янында чагы булмый — я соңга кала, я иртә килә. Әмма ирнең туксаны туксан — күрсәт тә күрсәт дип аптырата. Чираттагы тапкыр соңга калып килгәч, хатын кулын чүпрәккә төрә дә тәрәзә аркылы иренә кукиш күрсәтә.

Күзе начар күргән ир куанып кайтып китә, дусларына: «Улым миңа охшаган», — дип сөйләп тә йөри…

***

Мин кечкенә чакта Кинг-Конг фильмын карадым да, йокларга курка башладым. Абый белән бер бүлмәдә йоклыйбыз, шул турыда аңа да әйттем. Бу миңа әйтә: «Сиңа куркыныч булган бердәнбер горилла инде шушы бүлмәдә! Ул — мин! Йокла!» Һәм мин чынлап та йоклап китә идем.

***

Балачакта ишегалдындагы әбиләрдән көлә идек. Хәзерге заманча әйтсәк, пранкерлар булганбыз. Магнитофонга «Санта Барбара» сериалы башлангандагы музыканы яздырып алдык та, аларга ишетелерлек итеп шуны уйнатып җибәрәбез. Әбиләр мәтәлә-кадала өйләренә йөгерә. Ә сериал башланырга әле бер сәгать була…

***

Кешенекенә тияргә ярамый…

Эштә утырабыз. Кичке як, идән җыештыручы керде, өстәлгә инде ачылган «Лимонад» куйды да, идән җыештыра башлады. Минем коллега сорый:

— Лимонад эчәргә ярыймы? Ярты гына чокыр, тамак кипте.

— Хәзер мин сезгә су алып килермен, — диде дә идән җыештыручы, чыгып китте.

«Саран, ярты чокырдан ни була инде», — диде дә иптәшем, мин нидер әйткәнче, лимонадны агызып, йотты…

Аннары дөнья бетереп укшый башлады, күзләре кып-кызыл булып чыкты. Идән җыештыручы килеп керде, кулында стакан белән су… Нәрсә булганын аңлагач, әйтә бу:

— Мин бит су алып киләм, дидем сезгә. Лимонад түгел бит ул! Гөлләргә сибәр өчен тизәктән ясаган ашлама!

Кешенекенә тисәң, шулай була!

***

Күрше гаражы кырыенда үскән тирәк белән сугыша башлады. Комачаулый, каплап тора, машина белән гаражга кергәндә читен, ди. Әмма кисеп ташларга курка — штраф салулары бар. Төбенә бензин да сибә, аккумулятор кислоталары да, балта белән тамырын да чаба — тегеңә каршы көрәшә. Тимә, дип әйтеп карадык, тыңламый.

Тырыша торгач, тирәк корыды. Һәм көннәрнең берендә үлде дә. Җилле көндә гараж өстенә ауды — гараж да бетте, эчендәге машина да.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100