Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 17 июнь чыгарылышы

Кеше эшенә тыгылу - рәхәт эш. Ә менә үз эшеңә тыгылу - куркыныч. Эшлисе була.

news_top_970_100
Мәзәкләр: 17 июнь чыгарылышы
Николай Воронцов карикатурасы, "Чаян" журналы

 

Опера театрында классик музыка яратучылар очрашуы. Ике ир дуслашып китәләр.

Берсе икенчесенә:

Әйдәгез, иртәгә Ростропович концертына барабыз?

Юк шул, мин бара алмыйм. Иртәгә анда Шпильман да концертта була.

Беренче ир үзенең концертта катнашачак бөек Шпильманны белмәвен танырга теләми, дәшми кала. Бераз вакыттан ул тагын яңа танышкан дустына шалтырата:

Монсеррат Кабалье килә. Бармыйсызмы?

Юк шул, Шпильман да була анда.

Гафу ит, дустым, оят булса да әйтим, әмма мин Шпильманны белмим. Кем соң ул?

Ә мин каян белим? Ул концертка барганда мин аның хатыны белән йоклыйм.

 

Син нигә өйләнмисең?

Күпме проблема чыга бит. Менә син кайтасың эштән, сыра алып утырасың телевизор каршында. Берзаман ишектә кыңгырау тавышы — хатының кайтып кергән. Шул ук вакытта мәчең форточкага килгән, керт әле дип сорап кычкыра. Син кайсын кертәсең?

Хатынны.

Мәчене кертергә кирәк. Форточканы ачып кертүгә үк ул кычкырудан туктый. Ә хатын кергәч кычкыра башлый гына.

 

Сез нигә хатыныгыз батканда аны коткармадыгыз?

Мин аның батканын аңламадым. Ул гадәттәгечә акыра дип уйладым.

 

Суд. Наркотикларга бәйле эш карала. Гаепләнүченең күршесен шаһит итеп чакыралар.

Адвокат шаһитка:

Гаепләнүче сезгә наркотиклар бирдеме?

Шаһит:

Юк!

Адвокат:

Ә аның хатыны бирдеме?

Шаһит:

Гафу итегез, сүз һаман да наркотиклар турында барамы?

 

Әти, син нигә әнигә өйләндең ул.

Ир — хатынына:

Күрәсеңме, хәтта сабый бала да гаҗәпләнә!

 

Ир белән хатын авылга җыеналар. Ир өйдәге барлык аракы шешәләрен сумкага тутыра.

Хатын — иренә:

Син диванамы соң? Без бит авылга ике көнгә генә!

Без авылга ике көнгә генә кайтмыйбыз. Ә малай фатирда ялгызы гына ике көнгә кала.

 

Кадерлем, әйдә йокы бүлмәсенә…

Нигә?

Секс белән шөгыльләнәбез…

Бар, шөгыльләнә тор, мин ярты сәгатьтән килеп җитәм.

 

Бер ир эшкә килә, маңгае ярылган.

Ни булды?

Хатынга син дип әйткән идем.

Бәтәч. Сез бер-берегезгә сез дип әйтәсезмени?

Шулай ятабыз караватта. Ул миңа әйтә: күптән инде безнең секс белән шөгыльләнгән юк, ди. Мин әйтәм — безнең түгел, синең, дим.

  

Хатын телефоннан сөйләшә. Ул сөйләшеп бетергәч, ире сорый:

Кем иде?

Әни инде. Яртылаш акылы юк бугай инде аның.

Ә-ә. Хәле яхшыра башлаган икән алайса.

 

Түрә эштән шатланып кайта:

Хатын, мине эштән куып чыгардылар.

Ә нигә шулай шатланасың?

Калганнарны утырттылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100