Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 17 август чыгарылышы

Песиегез клавиатура өстендә йоклый икән, димәк, ул үткән тормышында программист булган.

news_top_970_100
Мәзәкләр: 17 август чыгарылышы
«Чаян» журналы карикатурасы

Статистика: Дәүләт Думасы депутатының бер сәгать йокысы 41 укытучының иртәдән кичкә кадәр эшләгән хезмәт хакына тиң.

***

Вәли кечкенә чакта әниләре "сызгырма, акчаң булмый" диләр иде. Депутат булгач, ул акчаларны сызгыртып кына урлый башлады һәм имеш-мимешләргә дә ышанмый.

***

Алла Пугачева педофилларга җәзаны катгыйландыру турындагы карар белән килешмәвен белдерде.

***

Хатын иренә әйтә:

Кадерлем, мин балаларга инде әзер.

Мин әле юк.

Ярар, бернишләп тә булмый инде, җәй бетә, авылдан алып килергә кирәк.

 ***

Эстетика буенча лекция бара.

Вәли, бу искиткеч статуяда сиңа нәрсә ошый?

Күкрәкләре!

Бар, оятсыз, чыгып кит! Гали, син җавап бир, бу статуяда сиңа нәрсә ошый?

Ботлары!

Оятсыз, чыгып кит! Сәлим...

Чыгам, чыгам, чыгам, үзем чыгып китәм!

 ***

Бер ир чит капкага килә дә шакый. Беркем ачмый. Тагын шакый. Беркем юк. Катырак итеп шакый. Кисәк капка ачылып, эт килеп чыга:

Нәрсә кирәк?

Ир, коты алынып, аңын югалта. Уянып китсә, эт янында утыра.

Эт, син өрә белмисең мәллә?

Беләм. Сине куркытасым килмәде.

 *** 

Хатын ирен балыкка озата:

Мин сиңа ипи дә, варенье да куйдым, кадаклар да.

Нигә?

Нәрсәсе аңлашылмый? Ипигә варенье ягасың да, ашыйсың.

Ә кадаклар?

Менә бит инде, салдым кадакларны да.

 ***

Әти, мин өйләнәм.

Кемгә өйләнәсең?

Вәлигә.

Вәлигә? Ул малай бит?!!

Ничек малай булсын, утыз тула инде аңа.

 ***

ЮХИДИ инспекторы машинаны туктата:

Эчтегезме?

Юк.

Нигә? Берәр нәрсә булмагандыр бит?

***

ЮХИДИ инспекторы машинаны туктата:

Права бармы?

Бар.

Техосмотр.

Менә.

Аптечка, огнетушитель?

Менә, менә...

Магнитола бармы?

Бар.

Кабыз.

Машина йөртүче кабыза – анда Кавказ халыклары биюе яңгырый. Инспектор лезгинка бии башлый:

Нәрсә карап каттың? Синең өчен биим, акчаңны чыгар!

 ***

Ир – хатынына:

Син нигә шул кулинар тапшыруларны карыйсың? Син бит йомырка да кыздыра белмисең!

Вәли. Син дә бит порно карыйсың. Ә нинди мәгънәсе бар?

 ***

Бер ханым диетолог янына килә.

Син ничә килограмм?

Җитмеш.

Ә иң күбе?

Иң күбе сиксән булганы бар.

Ә иң азы?

3 кг да 300 грамм булганмын.

 ***

Тормышта булган хәл. Улыма 3 яшь чагында, уянып минем янга килде. Куркам, яныңда йоклыйм әле, ди. Кочаклашып йоклап киттек. Бераздан ул мине уята:

Әни, мин үз урыныма чыгып ятыйм әле? Син шундый итеп гырлыйсың, миңа тагын да куркыныч.

 ***

Ир өенә кайтып керә, ә хатыны диванда ята.

Нәрсә ятасың көпә-көндез?

Ай, йөрәгем авырта. Даруханәгә барып, дару алып кайт әле!

Ир чыгып китәм дигәндә, ишек төбендә кечкенә улы туктата.

Шкафта Вәли абзый качып утыра!

Ир кире керә, шкафны ачып карый. Анда - Вәли.

Вәли, син нәрсә? Минем хатын үләргә ята, ә син малай белән качышлы уйныйсың!

 ***

Әби табиб янына килә:

Минем аягым авырта.

Нишлисең инде. Ни генә дисәң дә, 80 яшь бит инде!

Минем икенче аягыма да 80 яшь, әмма анысы авыртмый.

 ***

Табиб авыруның анализларын укый.

Сезгә кыйммәтле операция ясарга туры килер.

Минем түләрлек акчам юк.

Кредит алыгыз.

Кредит алсам, кайтарасы була бит, акчам юк!

Ә кем әйтте әле сезгә кайтарасы була дип.

 ***

Больницага бер кыз килә.

Минем бер авыру егет янына керәсем бар иде.

Без авырулар янына якыннарын гына кертәбез. Сез аның кеме буласыз?

Мин аның бертуган сеңлесе.

Танышуыбызга шат, кызым! Ә мин аның әнисе.

 ***

Сезнең тешләрегез бигрәк матур, энҗе кебек.

Әйе, ул тешләр миңа әнидән үк калды инде. Ул протез килененә дә туры килер дип хыяллана да алмагындыр, мәрхүмә.

***

Кайбер җырчыларны караганда аңлап бетереп булмый - сәхнәгә чыгар алдыннан күлмәген киеп бетерергә онытканмы, әллә лифчигын салырга онытканмы?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100