Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 16 сентябрь чыгарылышы

Элек балалар космоска очарга хыяллана иде, хәзер пенсиягә кадәр яшәү турында уйлыйлар.

news_top_970_100
Мәзәкләр: 16 сентябрь чыгарылышы
Михаил Ларычев карикатурасы, "Чаян" журналы

2035 елга бушлай шәһәр транспорты булачак дип вәгъдә итәләр. Без инде 1980 елда коммунизмда яшәдек, 2000 елда бушлай бирелгән фатирны алдык. Рәхмәт, кирәкми!

***

— Балалар, Пушкин иҗаты безне нәрсәгә өйрәтә?

— Талантлы кеше ата белергә тиеш.

***

Ир белән хатын гаилә психологы янына килә. Хатын 15 минут буе иреннән зарлана - тегесе дә начар, монысы да начар... Психологка сүз әйтергә дә ирек бирми.

Психолог, бер сүз дә әйтмичә хатын янына килә һәм аның иреннәреннән суырып үбә. Хатынның күзе шакмак була, ул телсез кала.

Психолог - иргә:

— Хатыныгызга атнасына өч тапкыр булса да шушы әйбер кирәк.

Ир:

— Мин аны дүшәмбе, сишәмбе көнне сезгә алып килә алам, әмма калган көннәрдә минем булмый, эшкә барасым бар.

***

— Ябыктыра торган чәй сатып алдым әле.

— Тәмлеме?

— Торт белән искиткеч шәп.

***

Киләчәк Яңа елда кешеләр Яңа елны каршылауга караганда 2020 елны озатуны бәйрәм итәрләр кебек тоела.

***

Аптекага авыру килә:

— Сездә йокы даруы бармы?

— 5000 сум.

— 5000 сумга йокы даруы алган кеше ничек йоклап китә алсын?

***

Балалар бакчасындагы тәрбияче:

— Кем беренче булып йоклап китә, шуңа йокламаса да ярый!

***

Бер исерек ялгыш башка подъездга керә. Ишекне шакый:

— Монда мин яшимме?

— Юк.

— Ә монда кем яши?

— Мин.

Икенче ишекне шакый:

— Мин монда яшимме?

— Юк.

— Ә монда кем яши?

— Мин.

Өченче ишекне шакый:

— Мин монда яшимме?!!

— Юк.

— Ә монда кем яши?

— Мин!

Исерек бөтен подъездга кычкырып җибәрә:

— Нигә син бөтен җирдә яшисең, ә мин бер җирдә дә яшәмим?

Тормышта булган хәлләр

Яшүсмер егет белән кыз бер-берсен ярата. Яшь чак, болар 14 яшьне дөнья азагы дип уйлый, бүтән беркемне беркайчан да яратмаслар төсле… Әмма әти-әниләре каршы, «башта укып бетерегез». Боларның мөнәсәбәтләре тирәнгә китә барганын күреп, кыз ягы да, егет ягы да аермакчы була башлыйлар. Ә егет белән кыз өчен бу фаҗига: бер-берсеннән башка тормышны күрмиләр дә. Болар, уйлана торгач, шундый нәтиҗәгә килә: барысына да үч итеп, үлеп китәргә. Әмма моны матур итеп эшләргә уйлыйлар. Имеш, егетнең әти-әнисе кайтып керә, үлеп яткан яшьләрне күреп, бик үкенә.

Болар йокы даруы эчеп үлсәк әйбәт булыр дигән карарга килә. Йоклап кына китәләр дә… шуннан китеп баралар, янәсе. Егет әтисе табиб булып эшләгән дустыннан йокы даруы сорый. Тегесе ни өчен икәнен кызыксына. Өенә кайтып әйткәч, әтисе барысын да аңлап ала һәм йокы даруы урынына эчне йомшарта торган таблеткалар бирә.

Болар мәктәпкә бармый кала, кыз егетнең өенә килә. Өйдә өлкәннәр юк. Егет шампан шәрабы, розалар алган… Болар матур итеп утыралар, бер-берсенә бәхилләшү сүзләре әйтәләр. Тантаналы рәвештә ачкычларны тәрәзәдән урамга аталар. Аннары, агу (чынлыкта — дару) эчеп, урынга яталар. Боларның исәп — йоклап китү һәм уянмау…

Бераз ятып торгач, егет тиз генә бәдрәфкә барам дип әйтә. Йөгереп китә, барып та җитә алмый, эче сыекланган моның. Әмма шулай да барып утыра унитазга — һич аерылып китәрлек түгел. Ул арада кыз ишек шакый: ул да кысталган. Хәзер, хәзер, ди егет, аз гына көт инде… Ә кызның көтәр тәкате юк. Ишеккә барып карый — ә ишек эчтән ачыла торган түгел, ә ачкычларны инде аттылар!

Кыз инде агрессив рәвештә ишек кага, егет чыкмый гына! Кызның тәкате юк, ул инде шунда идәнне үк пычрата… Әмма сөртеп алу, җыештыру да мөмкин түгел — унитаз ванна бүлмәсендә, анда егет бикләнгән, үч иткәндәй, суны өзгәннәр! Кыз егетне начар сүзләр белән каһәрли, инде үзен үзе күралмас дәрәҗәдә. Ә бернишләп тә булмый! Эч китә! Боларда инде үлү кайгысы юк.

Мәктәптән кызның да, егетнең дә әти-әнисенә «балаларыгыз килмәде» дип хәбәр иткән булалар. Тегеләр тиз генә кайтып төшә. Кайтып төшсәләр — фатирлары нәҗескә баткан, кыз, башка чара булмагач, йорттагы чүпрәкләргә сөртенгән. Ул ишектән атылып чыгып китә, бәдрәфтәге малайның колагын боралар.

Бу хәлдән соң егет тә, кыз да бер-берсен күралмас хәлгә килеп җитә. Бернинди фаҗига дә булмый, ике гаилә дә серне үзләрендә саклап кала. Менә шулай итеп аерылышалар. Ә егетнең дә, кызның да әти-әнисе докторга рәхмәт кенә әйтә.

***

Хастаханәдә ятканда булды бу хәл.

Ирләр һәм хатын-кызлар палаталары янәшә, барысында да ятаклар бер рәвештә. Төнлә коридорда тонык кына ут яна, бер шәфкать туташы йокымсырап утыра.

Төннәрнең берсендә бер ирнең бик каты итеп акырганына кисәк уянып киттек. Ни булган? Нәрсә? Беркем белми. Ирләр палатасында ыгы-зыгы. Ул арада өне алынган, йөзе агарынган бер әбине алып чыгып киттеләр.

Бераздан белдек. Төнлә бер әби бәдрәфкә барган. Кайтышлый палатасын бутаган да, ирләрнекенә кергән. Әйтүемчә, ятаклар бер рәвештә, шуңа да «үз» урынына ятарга чамалый бу. Әби өлкән, йокысыннан да айнып бетмәгән, шуңа күрә ятакта кеше икәнен абайламый.

Хәзер ирне күз алдыгызга китерегез. Төнлә салкын куллар капшаганнан уянып китә бу. Тәрәзәдән төшкән саран гына яктыда кибеп корышып беткән әбине күрә. Әбинең өстендә, үч иткәндәй, озын ак күлмәк, озын ак чәчләре таралып төшкән.

Үзен алып китәргә килгәннәр дип уйлап, ирнең коты алына.

***

Бабай кибеткә җыена, борын эченнән мыгырдана.

— Ярма алам, Пескәйне ашатырмын… (Пескәй — урамнан табып алынган песи баласы).

Без көләбез:

— Бабай, песи ярма ашамый ул!

— Ярманы мин ишегалдында песиләргә сибәм. Пескәй үзе тотып ашасын — бәләкәй түгел бит инде…

Нинди әйбәт бабай!

***

Чынлап та булган хәл. Трассада барганда кафега туктадык. 5000 сумлык кына акча бар. Кафега кердек - сдача юк. Заправкага кердек - сдача юк. Карыйбыз - ЮХИДИ инспекторы басып тора. Дустым әйтә, әйдә, аннан сорап карыйк әле, ди. Тегенең җавабы безне үтерде.

— Булыша алмыйм, егетләр, постка яңа гына бастым әле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100