Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 16 июнь чыгарылышы

Сез белмисезме — 1 сентябрьгә мәктәп формасы аласымы, әллә майка-трусик алсаң да җитәме?

news_top_970_100
Мәзәкләр: 16 июнь чыгарылышы
Валентин Шульпинов карикатурасы, "Чаян" журналы

Ир исереп кайтып керә. Хатыны сүгә башлый:

Аракыдан башка берни дә кирәкми сиңа!

Ире талаша:

Син үзең нәрсә беләсең? Ике төрле чит ил валютасын атый аласыңмы?

Доллар һәм марка.

Ике төрле саклану чарасы әйтә аласыңмы?

Ун төрлесен беләм!

Исландиядәге ике елганы әйтә аласыңмы?

Нәрсәгә кирәк ул миңа?

Менә бит. Син дә акча белән секстан башта берни белән дә кызыксынмыйсың.

 

Коррупциягә каршы көрәш өчен акча бүлеп бирү ул эчкечелекне бетерү өчен халыкка аракы өләшү белән бер.

 

Аракы бетсә, ни булыр иде икән?

Табигатьтә бушлык була алмый. Безнең илдә аракы бетсә, ул башка җирдә барлыкка киләчәк. Аракы кайда барлыкка килсә, шунда безнең ил булачак.

 

Официант, сез бу блюдога нинди шәраб тәкъдим итәр идегез икән?

Сез әле генә бәдрәфкә киткән юан, өч иякле, кәлүш кигән хатын белән утырасызмы?

Әйе.

Аракы алыгыз.

 

Ир хатынына:

Әйдә, әйдә…

Ничек инде, малай йокламый бит.

Әти кеше:

Улым, тәрәзәдән карап тор әле. Кеше узган саен әйтеп бар, һәр кеше саен мин сиңа йөз сум бирәм.

Болар йокы бүлмәсенә кереп бикләнә. Малай бераздан кычкыра:

Әти, бер кеше! Йөз сум!

Ике минуттан! Әти, тагын берәү! Ике йөз сум.

Тагын бераздан:

Әти! Теге юлгы кебек фахишә генә аласың калган! Болай сиңа кыйбаткарак чыга икән! Монда берәү өйләнә, кунаклар килә башлады.

 

Үзизоляция режимы бетте. Хәзер өендә утырган кешеләргә штраф сала башлаячаклар.

 

Ике мулла юл читенә язу урнаштыра. Анда «Ахырзаман биш адымда гына! Тукта! Акылыңа кил!» дип язылган. Бер КамАЗ килеп чыга. Муллаларны һәм язуны күргәч, шофер әшәке сүгенеп кычкыра:

Туйдырдыгыз инде вәгазьләрегез белән!

Яннарыннан выжлап кына узып китә. Өч секундтан дөбер-шатыр иткән тавыш һәм суга машина төшкән тавыш ишетелә.

Бер мулла икенчесенә:

Син хаклы, ахры. Туктагыз, күпер ватык дигән язу эләргә кирәк булган бугай.

 

Ялларда нишлисең?

Күзлек ясатам.

Ә аннары?

Аннары күз күрер.

 

Телевизордагы совет чоры җырчылары елдан-ел яхшырак җырлый, актерлар елдан-ел яхшырак уйный. Уйнаган саен остаралар, ахры.


Аталар! Балаларыгыз сезнең хаталарны кабатламаса, шатланырга түгел, борчылырга кирәк — димәк, алар сезнең балаларыгыз түгел.                                                                                                                                                       

 

Әйдәгез, коронавирус вакытында авыр хәлгә эләккән артистларга ярдәмне дә онлайнда җырлап кына күрсәтәбез?

 

1 июльдән авиакомпанияләр эшли башлый. Әмма самолетларга аэродромнарга төшеп утыру тыела.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100