Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 16 август чыгарылышы

Авыл хуҗалыгы министры безне ашатырга вәгъдә бирде. Декларациясеннән чыгып караганда, без берни эшләмәсәк тә, ул безне ярты ел ашата ала әле.

news_top_970_100
Мәзәкләр: 16 август чыгарылышы
«Чаян» журналы карикатурасы

Коронавирус вакытында җырчылар ни өчен җир асты юлларында җырламады?

Үзләренең үзешчәннәрдән начар җырлый икәнлекләрен күрсәтмәс өчен.

***

Җырчы булырга теләгән кызый сәнгать институтына килә.

Минем җырчы буласым килә!

Укулар инде башланды. 101 бүлмәдә композитор Вәли Галиевич утыра, шуңа мөрәҗәгать итеп карагыз.

Кызый керә:

Исәнмесез! Сез вокал буенча укытучымы?

Мин бокал буенча.

Вокалдыр? Ялгыш әйттегезме?

Юк, ялгыш әйтмәдем.

 ***

Син хатыныңның туган көне кайчан икәнен хәтерлисеңме?

Юк, аның каравы мин аның 8 марты кайчан икәнен беләм.

 ***

Хатын – иренә:

Син күршеләр бездән азрак акча эшли дисең! Алар кәбестәнең өч катын куптарып ташлый! Ә менә без кәбестәнең ике генә яфрагын куптарып ташлыйбыз.

 ***

Ювелир эшләнмәләр кибетендә бер хатын:

Сез акча юеш булганга ачуланмагыз инде. Ирем миңа акчаны биргәндә шулкадәр озак елады.

 ***

Бәләкәй крокодил атасыннан сорый:

Әти, минем акчам булачакмы соң?

Әйе.

Ә кайчан?

Кошелекка әйләнгәч.

 ***

Вәли маршруткада иң арттагы урынга утырырга ярата иде. Бөтен маршрутка халкы аның акчасын бер-берсенә биргәнен карап, үзен эш кенә кушып утыра торган җитәкче итеп хис итә иде.

 ***

Кибеттә:

Сезнең акча ялган бит! Әле начар сыйфатлы ясалган!

Мин рәссам, мин иҗатымда шулай күрәм.

 ***

Офицер контрактка хезмәт иткән солдатларны җыя:

Солдатлар! Сез ничек уйлыйсыз, кошларга акча кирәкме?

Юк!!!

Бөркетләр! Мин сезнең акчагызны эчеп бетердем.

 ***

Хәлем әйбәт түгел, әллә витаминнар җитми инде, әллә акча җитми.

 ***

Бәлки акча сәламәтлек китермидер дә, әмма нервларны тынычландыра.

 ***

Бер аучы икенчесенә:

Төлке шулкадәр хәйләкәр җәнлек икән. Атам – егылды. Җирдә ята хәзер төлке. Янына килеп карыйм – эт икән!

*** 

Бәхет ул иң кирәк чакта бәдрәфне күрү һәм аңа йөгереп килеп җитеп өлгерү.

 ***

Һәр начар әйбернең дә яхшы ягы бар. Урманда аю күрсәгез, димәк, сезгә инде урман бетләре куркыныч булмый башлый.

 ***

Әни! Ирем китә!

Ярар. Ипи алсын.

Әни! Ул мине ташлап китә!

Ярар, бер юлы иписез генә ашарбыз.

 ***

Галия, нигә кияүгә чыкмыйсың?

Хыялымдагы ирне көтәм.

Ул ир нинди булырга тиеш?

Миңа өйләнерлек.

 ***

Кодагый, кичә лифтка кергән идем, анда маньяк!

Әстәгафирулла! Ничек куркыныч!

Әйе, ул да шулай диде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100