Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 15 сентябрь чыгарылышы

Ярты елдан коронавирус турында онытачаксыз, диде Мәскәү мэры Сергей Собянин. Нәрсә әзерлиләр икән тагын – кот очып тора.

news_top_970_100
Мәзәкләр: 15 сентябрь чыгарылышы
«Чаян» журналы карикатурасы

Исерек сөйли:

Иртән уянып китсәм, чәчәкләр эчендә ятам. Үлгәнмен дип уйлаган идем, клумбага егылып йоклап киткәнмен булып чыкты.

****

Әти, кем ул алкаш?

— Ничек әйтим? Менә кара — анда ике каен тора. Алкашка анда дүрт каен булып күренә.

— Әти, анда бер каен.

***

Гаилә машинада бара. Улы — әнисенә:

— Әни, миңа да кармак алыйк әле?

— Алыйк! Кармак та алыйк, көймә дә алыйк, алкаш дуслар да алыйк! Барысы да атаңныкы төсле булсын!

***

Хатын-кызны ашыктыру — компьютерның кабынуын тизләтергә тырышу белән бер. Синең өчен бар да гади, ә компьютерга сиңа аңлаешлы булмаган бик күп гамәлләр кыласы бар.

***

Вәли авылга ялга кайтканнан соң печән кибәненә утыргач, бабасының күптән югалткан сәнәген тапты.

***

— Вәли, дәресләреңне әзерләдеңме?

— Юк!

— Нигә?

— Азрак белгән саен тынычрак йоклыйсың.

***

Ир хатыны белән йокларга ята. Янәшәдә — Вәли.

— Кочакла әле? — ди ире.

— Тавышланма, Вәли йоклап китсен.

Бераз вакыттан ире кабат:

— Кочакла әле?

— Вәли йокламады әле…

Ир торып китә, кухняга чыга, шампан шешәсен ача. Бөке шартлап чыккан тавыш ишетелә, шампанский идәнгә түгелә, ир шуңа таеп дөбердәп егыла.

Вәли сикереп тора да анасына кычкыра:

— Кәҗәләнеп яттың да менә, әти атылып үлде синең аркада!

***

— Бабай, нәрсә укыйсың?

— Тарихи журнал.

— Нинди?.. Бабай, бу нинди тарихи журнал булсын? Бу бит Плейбой, эротик журнал?

— Сиңа эротик ул, балам, ә миңа — тарихи журнал.

***

Хатын — иренә:

— Чүпне ташла әле.

— Юк, иренәм.

— Алайса, капкалап ал.

Ир:

— Нигә гел шулай соң ул? Я чүп ташлыйсы, я ашыйсы?

Әбиләре сүзгә кушыла:

— Калган ризыкны кая да булса куярга кирәк бит инде, кияү.

***

Бер ир үлә дә оҗмахка эләгә. Бу ямь-яшел табигать кочагында, сөт, бал елгалары ага, алдында берсеннән-берсе тәмле тәгамнәр, оҗмах җимешләре. Бу үзенә иң ошаган бер җимешне кабам дип уйлый гына — куаклар арасыннан ялт кына бер ир килеп чыга да теге җимешне тартып алып, юк була.

Бу гаҗәпкә кала. Икенче бер ризыкны алыйм дисә, теге ир тагын тартып алып, тагын юк була.

Бу җенләнеп китә дә, кычкыра:

— Нигә син минем кулдан ризыкны тартып аласың? Телисең икән, монда чыгып утыр, барыбызга да җитә, куаклар арасында качып ятма.

Куаклар арасыннан тавыш ишетелә:

— Мин синең яныңа чыга алмыйм бит әле.

— Нигә?

— Мин әле реанимациядә ятам.

***

— Вәли, нигә син шулай акырып елыйсың?

— Мин тыныч кына елап караган идем — беркем ишетми.

*** 

— Доктор мине ике атнада аягыңа бастырам дигән иде. Һәм чыннан да, дәваланып, аның өчен акча кирәк булгач, машина сату мәшәкате белән чабарга туры килде…

***

Адвокат клиентына киңәш бирә:

— Сезнең хәлдә иң яхшысы — хатыныгыз янына кире кайту.

— Бик кызык! Ә сезнеңчә, минем өчен иң начары нәрсә була инде?

***

Тормышта булган хәлләр

Эволюциягә, борынгы кешеләргә багышланган музей. Анда башта динозаврлар, борынгы маймыллар, неандерталецлар, питекантроплар, азактан инде чын кешеләр. Бер гаилә юлларны бутаган да, чын кешеләр залына кергән. Чын кеше өстәл артында утыра, пиджәктән, галстуктан. Кемдер каршына сигарет куеп киткән. Әнисе белән кергән кечкенә кыз гаҗәпләнеп сорый:

— Ә нигә тәмәке куйганнар?

Әнисе аптырап кына җавап бирә:

— Кызым, хәзерге заманда кешеләр тарта шул инде… Икенче залга керәләр, анда борынгы кешеләр. Кыз куркып кычкырып җибәрә:

— Кара нинди куркынычлар!

Аннары өстәп куя:

— Тәмәке тартмасаң, шундый буласың микәнни?

***

Чувашиянең татар авылларының берсендә булган хәл. Бер татар егете чуаш кызына өйләнмәкче була. Әти-әнисе каршы, чуаш кызын алдырасылары килми. Улларына шарт куялар — мөселман динен кабул итсә генә өйләнәсең!

Егет кызга моны җиткерә. Кыз, күрәсең, егетне бик нык яраткан, мәчеткә бара, ислам динен кабул итә, яулык бәйли. Шартлары үтәлгәч, әти-әни сыкрап булса да киленгә риза була.

Яши башлыйлар, әмма кыз яулыкны кызык өчен генә бәйләмәгән, ислам динен чын күңелдән кабул иткән булып чыга. Ә егет үзе дә намазда түгел, әти-әнисе дә… Мөслимә хатын тавыш чыгара: «кафер» ризыкларны ашаудан баш тарта, бөтенлесенең намазга басуын таләп итә. Әти-әни ни әйтергә белми — чөнки килен хаклы… Ахыр чиктә, «зина кылып яшәргә теләмим» дип, мөслимә хатын иреннән аерылып чыгып китә.

***

Кешеләр белсәләр дә, белмәсәләр дә, карбызга шакып карап сайлый. Шундый кешеләрнең берсе урамда карбыз сайлый. Шакыйсы икәнен белә бу — каты-каты итеп суга. Карбыз сатучы моңа карап торды-торды да:

— Шакыма, карбыз әле яңа кайтты гына, әлегә аның эчендә беркем дә юк, — ди.

***

Балалар бакчасындагы тәрбияче, эшкә килгәч, зарлана башлый. «Мин карт инде, олыгайдым, авырыйм». 64 яшь, кешенең кәефе кырылган чагы. Моны юатырга тырышалар, әмма файдасыз… Ничек тә булса тынычландыру өчен тәрбиячеләрнең берсе балаларга дәшә:

— Балалар, сез ничек уйлыйсыз, Фәлән Фәләневнага ничә яшь?

Моның фикеренчә, балалар яраткан тәрбиячеләре турында «егерме», «утыз» яшь дип әйтергә тиеш. Балалар бер сүз дә дәшми торалар, аннары биш яшьлек бер кыз аваз сала: «Өч йөз?»

***

Шукшинның курсташы, кинорежиссер Алесандр Митта сөйләгәннәрдән. Шукшин режиссерлыкка укырга килә. Имтихан алганда М. И. Ромм моңа сорау бирә:

— Пьер Безухов турында сөйләгез.

 — Мин «Война и мир»ны укымадым.

— Һәм сез мәктәп директоры булып эшләдегезме? Сез бит культуралы кеше булырга тиеш! Әле режиссер булырга телисез!

Шукшин шартлый:

— Ә кем соң ул мәктәп директоры? Утын тап, кистер, ярдыр, балалар туңмасын… Дәреслекләр тап, керосин тап, укытучылар тап. Ә авылда бер машина — анысы да тояклы һәм дүрт аяклы. Кайчан китап укырга?

Ромм аңа «бишле» куя һәм укырга кабул итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100