Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 15 июнь чыгарылышы

Хыялдагы хатын-кызны очратсаң, башка хыялларыңны онытырга вакыт дигән сүз.

news_top_970_100
Мәзәкләр: 15 июнь чыгарылышы
Александр Шульпинов карикатурасы, "Чаян" журналыннан

Герасим Му-муны батырырга алып китә. Муенана таш бәйләп ата да кайтып китә. Эт чәбәләнә-чәбәләнә, батмый. Көймәдә йөзеп барган балыкчы Му-муны күреп ала да тартып чыгара.

Эт:

Рәхмәт сиңа, Кеше! Син булмасаң, мин батып үлгән булыр идем!

Кешенең коты чыга:

Менә сиңа мә! Сөйләшә торган кеше!

Эт тагын да катырак гаҗәпләнә:

Менәтерәк! Сөйләшә торган кеше!

 

Никадәр яхшы эшләсәң дә, синнән дә әзрәк эшләп, синнән күбрәк ала торган бер юньсезе табыла.

 

Хәлимә, ишеттеңме? Безнең илебезне ГРИНПИС яклаячак икән.

Ул хайваннарны яклый торган оешма түгелме соң?

Бездә бит инде җыен хайван.

 

Студентка өйләнергә ярамый. Хатынына игътибар күрсәтсә, койрыклары барлыкка килә. Укуын гына уйласа, мөгез чыга.

 

Хатын-кызлар игътибарына: билегез нечкә булып күренсен дисәгез, ике ысул бар. Берсе — корсакны киметү, икенчесе арт санны симертү.

 

Хатын-кызда бөтен нәрсә дә матур булырга тиеш. Шуңа күрә аңа теләсә нәрсә тыкмагыз.

 

Табиб игътибарына: яхшы итеп бәйләп куелган пациентка наркоз да кирәкми.

 

Кызның башын шулкадәр әйләндерде ки, аннары тегесенең тугыз ай буе күңеле болганды.

 

Иртән сөекле туган авылыңа кайтасың да, кич каһәр суккан авылдан сөекле шәһәреңә кайтасың.

 

Кайвакыт кешенең кыю адымы артына каты итеп тибү нәтиҗәсе генә.

 

Вәли ничек безнең кызны ала икән? Бигрәк ямьсез бит! Аяклары кәкре…

Кәкре булса, муенында төшми утырырга әйбәт булыр.

 

Дуңгыз белән ирнең нинди аермасы бар? Дуңгыз эчкәч иргә әйләнми.

 

Кайбер хатын-кызларның мәҗлестә пар таба алмавына аракы гаепле. Исерекләр аңа ошамый, ә аеклар аның үзен ошатмый.

 

Мин үземнең нормамны беләм. Әмма бер тапкыр да әле нормама килеп җитә алганым юк — исереп егылам.

 

Безнең ил халкы икегә аерыла: берәүләре шешәне ташлый, икенчеләре җыя.

 

Икенче тапкыр өйләнү — өметнең тормыш тәҗрибәсен җиңеп чыгуы нәтиҗәсе.

 

Эш рәхәтлек китерә башлаган икән, димәк, аерылырга вакыт.


Хатын-кыз алма кебек — алмагачның да алмалары карап торган бакчачыга түгел, беренче өзеп алган кешегә эләгә.

 

Үзиляция вакытында минем балконны чистартырга, чит телне өйрәнергә һәм Тукайны укып чыгарга вакыт барлыкка килде. Берсен дә эшләмәдем, әмма вакыт барлыкка килгән иде.

 

Робинзон Крузо: «Үзизоляциямени бу?» - дип озак психланган ди.

 

Үзизоляция вакытында күпләр тышкы кыяфәтенә игътибар бирми башлады. Аяк йоннары үскән, икенче ияк чыккан, мыеклары кырылмаган, симез корсаклары! Галәмәт! Ирләр турында әйтеп тә тормыйм инде.

 

Студент профессор янына килә:

Менә сезгә өч шешә шәраб. Миңа өч тә җитә.

Профессор ике шешәне ала:

Миңа икесе җитә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100