Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 14 сентябрь чыгарылышы

2035 елга шәһәр транспорты бушлай булачак, диләр. Рәхмәт, кирәкми. Минем 1980 елда алган коммунизмым һәм 2000 елда бушлай алган фатирым бар инде.

news_top_970_100
Мәзәкләр: 14 сентябрь чыгарылышы
Илдар Нәфиев карикатурасы, "Чаян" журналы

Россиядә тормыш һинд киносы кебек — матур әкият, тәнәфесләрдә җыр-бию.

***

Хатын-кызның бар да гади — кыска чәч булса — үстерәсе, озынын — кистерәсе, бөдрәсен — турайтасы, турысын — бөдрәләтәсе.

***

Бер карт үләргә ята. Борынгы мәсәлне җиткерер өчен, балаларына себерке китерергә куша.

Тегеләре:

— Себерке юк, тузан суырткыч кына бар.

— Тузан суырткычны алып килегез алайса.

— Ул болай да ватык инде.

***

Тәмле һәм файдалы ризыклар китабы ике бүлектән тора:

  • Тәмле ризыклар;
  • Файдалы ризыклар.

***

Әни, безнең гаиләдә буыннан-буынга тапшырылып килә торган кыйммәтле кытай сервисын хәтерлисеңме?

— Әлбәттә!

— Минем буын бу традицияне туктатты.

***

Илгә токарьлар, инженерлар — эшче профессияләр кирәк, ә нигә соң хатын-кызлар гел блогерлар, фотографлар, риелторларны гына таба?

***

Балалар бакчасында тәрбияче малайларны өйрәтә:

— Малайлар, кызларга тимәгез, чәчләрен тартмагыз! Зур үскәч, үзегезгә кирәге чыгар.

***

Кешеләр газоннан йөрмәсен өчен иң нәтиҗәле ысул — андагы эт тизәкләре.

***

Бер солдат армиядән кайта. Моннан сорыйлар:

— Нәрсә ул армия?

— Ахмаклык!

— Ничек? Ничек?

— Менә ничек… Күрсәтермен.

Икенче көнне иртәнге дүрттә бу солдат урам буйлап акырып уза, бөтен кешене уята:

— Тизрәк, җыелыгыз! Җыелыгыз!

— Кешеләр, йокыларыннан көч-хәл белән торып, җыелышалар.

— Нәрсә булды? Нишләгән?

— Хәзер без әти белән урманга утынга китәбез, ә калганнар буш — кайтып йоклагыз!

***

— Психотерапевт, сез теләсә нинди кимчелекне ә дигәнче дәвалый диләр, шул дөресме?

— Дөрес!

— Менә минем берни дә килеп чыкмый, мин уңышсыз кеше.

— Миңа түләрлек акча тапкан кеше уңышсыз кеше түгел инде ул.

***

Асфальтны дөрес салмыйлар бездә. Шома ягы белән өскә таба каратып салырга кирәк бит!

***

Бер ир алтын балык тотып ала:

— Миңа нефть заводы кирәк, вилла һәм машина.

— Алайса сайла: кредиткамы, лизингкамы?

— Юк, син сайла — үсемлек маендамы, сыер маендамы?

***

Официант:

— Кофемы? Чәйме?

— Кофе!

— Юк, сез белмәдегез! Чәй!

***

Табибның ишеген шакыйлар. Ачса — скелет басып тора.

— Гел менә шулай инде, — дип мыгырдана табиб. — Соңгы чиккә кадәр көтәләр дә, аннары гына табибка киләләр.

***

Бер хатын табибка чиратта тора, аннары почтада, аннары кибеттә. Кибеттән чыкса, урамда гарәп шейхы басып тора.

— Сез миңа бик ошадыгыз! Мин сезне үземә дүртенче хатын итеп алыр идем!

— Менә хәзер! Ир артыннан да чиратта торасым калган иде.

***

40 яшь — бик сәер вакыт.

Бер курсташым әби булды, берсе бала тапты.

***

Солдат армиядән хат яза.

— Без кар көрибез һәм ашарга пешерәбез. Дошман һөҗүм итсә, юл салырбыз да, ашатып җибәрербез, мөгаен.

Тормышка булган хәлләр

Өченче катның тәрәзәсен юган хатын егылып төшә. Уңышлы килеп чыга, бер җире дә сынмый.

Аркасын авырттырган, тәне бәрелгән. Ашыгыч ярдәм, аны карагач, өендә калдыра.

Ә ирендә — тахикардия. Бер атнага хастаханәгә салалар.

***

Бухгалтерлар Яңа ел алдыннан хисап ясыйлар. Директор боларны кыса — яхшы итеп эшләргә кирәк, штрафлар булмасын, хилафлыклар күп. Болар тырыша-тырыша, әмма ниндидер хаталар бар бугай дип куркалар. Шуңа күрә отчетны курьер белән җибәргәндә зур тартма белән бүләкләр алалар. Курьер өчен тартмага «Тәрәзә янындагы юан хатынга» дигән язу ябыштыралар.

Берзаман боларга штраф килеп төшә. Ачыклый башлыйлар — курьер язуны куптырап алырга оныткан булган…

Ә хисапта бернинди дә хата булмаганлыгы ачыклана.

***

Без бала белән бер сәгать педиатрны көттек. Ул килгәч, бала аның сәгатенә төртеп күрсәтте дә:

— Менә бу сәгать, — диде.

Бу мин үз гомеремдә күргән иң агрессив-пассив сүз иде.

***

Минем аллергия. Кибеткә кереп, унитазлар карап йөрибез. Күздән яшь ага. Сатучы-консультант миңа карап торды-торды да:

— Әгәр бик кыйбатсынсагыз, мин директорга әйтәм, ташлама ясап булыр бәлки, — ди.

***

Медицина уку йорты студенты психиатрия турында диплом эше яза. Моның өчен психбольницага барып, психлар белән сөйләшә. Тыныч авырулар палатасына керә, сөйләшеп утыра.

Моны керткән табиб, кисәтергә онытып, кайтып китә. Ә санитарлар моны психлар белән бер бүлмәдә бикләп калдыра.

Бу тавыш чыгара, «мин медуниверситет студенты» дип кычкыра башлый. Санитарлар аңа: «Монда бар да студент!» — дип кенә җавап бирә дә кайтып китә.

Аны берничә сәгатьтән соң гына палатадан чыгаралар.

***

Элегрәк заманда булган хәл. Милиционер бер кыз белән таныша. Бу ошый милиционерга, өенә алып кайта. Өйгә килеп керешкә — бүлмә уртасындагы кыйммәтле кытай вазасында искиткеч розалар. (Милиционер, дусларына шалтыратып, шулай оештырган була). Болар бергә куна. Иртән милиционер торып чыкса — идәндә розалар ята.

Ә вазадан җилләр искән!



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100