Мәзәкләр: 14 август чыгарылышы
Хатыны автобус йөртүчегә “Утын алып бармыйсың бит!” дип акырганда Вәлинең йөзенә чыккан хәсрәтле елмаюның сәбәбен беркем аңламады.
Шәһәр. Күп катлы йортларның балконнарына чыккан ике ир кычкырып сөйләшә.
Күрше! Синең туган көнең кайчан?
Майда. Ә нигә?
Мин сиңа пәрдә сатып алып бирәм туган көнеңә. Алайса син хатыныңны ни рәвешле яратканыңны бөтен өй белән карап торабыз.
Ярар. Ә синең туган көнең кайчан?
Июньдә. Ә нигә?
Мин сиңа бинокль бүләк итәм.
Нигә?
Минем кемнең хатынын яратканны син күрсен өчен.
***
Кыз таң алдыннан гына кайтып керә. Әнисенә:
Тагын бөтен больницаларга шалтыратып бетердеңме?
Бетердем!
Моргларга да шалтыратып чыктыңмы?
Чыктым.
Ә нигә миңа шалтыратмадың?
***
Ир өенә кайтып кереп, хатынын сөяркәсе белән тота. Тавыш чыгармыйча гына:
Бер-берегезгә якын килеп утырыгыз әле, мин сезне фотога төшерәм.
Нәрсәгә?
Кабер ташына.
***
Ир белән хатын чик аша чыгалар.
Чик сакчысы:
Үзегез белән кадерле әйберләр бармы?
Ә нәрсә ул кадерле әйбер?
Мәсәлән, алтын.
100 килограмм алтынны алып чыгарга ярыймы?
Юк!
Ир хатынына борыла:
Ишеттеңме, алтыным? Сиңа калырга туры киләчәк.
***
Бала — әтисенә:
Әти, нигә 1 сентябрьдә укытучыларга чәчәк бүләк итәбез?
Алар эшне бәйрәм дип кабул итсен өчен.
***
Хатын — сөяркәсенә:
Ирем кайта! Бар, шкафка кач!
Ничек? Мин бит анда буылып үләм!
Бар, бар, тизрәк! Әле беркемнең дә буылып үлгәне булмады.
***
Кодагый, минем улым өйләнә бит әле.
Әә, әйбәт булган, килен әйбәтме соң?
Юк, убырлы карчык! Малай өрмәгән җиргә дә утыртмый.
Эт кебек ябышамы?
***
Директор хезмәткәрне сүгә:
Мин ничә керсәм дә, син йоклап утырасың. Сәбәбен аңлата аласыңмы?
Сезнең ботинкагызның табаны йомшак — тавыш чыгармый.
***
Төрмәдә.
Сине ник утырттылар?
Ришвәт биргән идем.
Нигә ришвәт бирдең? Бушлай да утыртырлар иде әле.
***
Ир ауга чыгып китә. Акырып кайтып керә:
Хатын, «Кызыл китап» китер!
Хатыны, өне алынып, китапханәгә чыгып чаба. Йөгереп «Кызыл китап» алып кайта.
Ир, авыз эченнән мыгырдана-мыгырдана, китапны актарып чыга.
Уф, тынычландым. Аллага шөкер, урманчы «Кызыл китап»ка кертелмәгән икән.
***
Вәли уролог янына килә. Уролог:
Соңгы тапкыр кайчан җенси мөнәсәбәткә кердегез?
Вәли хатынына шалтырата:
Галия, без кайчан соңгы тапкыр яратыштык әле?
Хатыны:
Ә кем әле бу?
***
Бер бик яхшы кыз булган. Аннары ул хатын-кызлар эшли торган коллективка килеп эләккән дә бозылган.