Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 13 сентябрь чыгарылышы

Ирландиядә шундый канун бар: атнасына өчтән артык грамматик хата җибәрсәң, социаль челтәрдәге аккаунтың ябыла. Халыкның белемен күтәрүнең иң яхшы ысулы!

news_top_970_100
Мәзәкләр: 13 сентябрь чыгарылышы
Валентин Дубинин карикатурасы, "Чаян" журналы

Бер егет өйләнергә карар кыла. Әнисенә:

— Әни, мин бүген булачак киленеңне алып кайтам. Аның белән бергә ике дус кызы да килә. Син булачак киленең кайсы икәнен ачыклый алырсың микән?

Бу егет 3 кыз белән кайтып керә. Әнисе:

— Син менә монысын сайлагансың.

— Каян белдең?

— Ул килеп керүгә үк минем ачуны чыгара башлады.

***

Еллар узгач, бер бабай бу заманнар турында сөйли.

— Бабай, ничек яшәдегез?

— Әйбәт яшәдек! Ашарга да, эчәргә дә җитә иде! Айфон искерергә өлгерми, яңасын алабыз, машинаны ике ел саен, фатирны өч ел саен алыштырып торабыз…

— Тагын нәрсә?

Бабай кызып китә:

— Урамнардагы фонтаннарда сыра иде! Кара икраны этләргә ашата идек!

— Тагын-тагын?

— Кызлар арттан ияреп йөри иде, кайсын теләсәң, шунысы синеке була иде!..

— Тагын?

— Тагынмы? Президент ике айлык каникуллар игълан итә иде.

— Бабай, менә монысын син шыттырасың бугай!

***

Яшь чакта, юләр баштан яки гашыйк булып өйләнеп калырга кирәк. Аннары картайгач акыл керә дә, өйләнүнең бер тиенгә дә кирәк булмаганын аңлыйсың.

***

— Дөньядагы барлык күңелсез вакыйгалар да кайчан да булса тәмамлана.

— Сез оптимист икәнсез.

— Юк, мин зират каравылчысы.

***

Секстан соң кәеф күтәрелә. Нәтиҗә: яхшы кәеф җенси юл белән күчә.

***

Бер ир доктор янына килә. Монда шикәр чире ачыклыйлар.

— Баллы әйбер ярамый…

Авыру:

— Ә секс ярыймы?

— Хатыныгыз белән генә.

— Нигә алай? Ә сөяркә белән ярамыймы?

— Юк, анысы инде баллыга керә.

***

Бер бабай сексопатолог янына килә.

Табиб:

— Нәрсә борчый?

— Менә минем хатыным белән берни дә барып чыкмый.

— Сезгә ничә яшь соң?

— 72.

— Ә сез нәрсә көткән идегез соң? Ул яшьтә инде гаҗәп түгел.

— Ә Вәлигә бит 82 яшь! Ул әйтә, бер төнгә өч тапкыр була, ди.

— Хм… Ярар, авызыгызны ачыгыз әле алайса?

Бабай авызын ача, табиб аның авызын караганнан соң:

— Сезнең дә телегез урынында, сез дә төнгә өч тапкыр була дип әйтә аласыз.

***

Сталин доклад укый. Залда кемдер төчкерә.

— Кем төчкерде?

Беркем дә җавап бирми.

— Беренче рәт, басыгыз! Атарга! (Озакка сузылган алкышлар).

— Кем төчкерде?

Беркем дә җавап бирми.

— Икенче рәт, басыгыз! Атарга! (Озакка сузылган кул чабулар).

— Кем төчкерде?

Беркем дә җавап бирми.

— Өченче рәт, басыгыз! Атарга! (Озакка сузылган кул чабулар, иптәш Сталин яшәсен дип кычкыралар).

— Кем төчкерде?

Куркуыннан дер калтыраган бер делегат торып баса.

— Мин төчкердем (үкереп елап җибәрә).

— Сәламәт булыгыз, иптәш делегат!

***

Кайда йөргәнеңне белмәсәң…

Бер ханым кызы белән бакчадан кайтырга чыга. Болар арган, электричкага баралар. Ханым кыстала да, йомышын йомышлар урын эзли башлый. Кире кайтырга иренәләр, электричкага барган юлда куаклар арасына керәбез дип уйлыйлар. Сукмак, ике якта куаклар. Ханым куаклар арасына кереп китә, йомышлыйм гына дисә… Инде көз җиткән, яфраклар коелган, ханымны сукмактан барган кешеләр күрергә мөмкин.

— Син моннан күренәсең, эчкәрәк кер! — ди кызы. Ханым артка чигенә.

— Күренәме?

— Күренә, тагын бераз бар.

— Хәзер ничек?

— Булды!

Ханым чүгәләп йомышын йомышлый. Ыштанын күтәреп куюга, арттан дәшәләр:

— Ярый әле стаканга ук утырмады!

Ханым артына борылып караса — чирәмгә өч ир утырган, уртада шешә, стакан, кабымлыклар… Болар ханымның танк кебек өсләренә килгәнен карап торганнар икән.

***

Ике ханым очраша. Боларның күптән күрешкәннәре юк, сөйләшеп сүзләре бетми. Сөйләшкәннәрен берсенең 4 яшьлек улы да тыңлап тора.

Улы булганы фигурасыннан зарлана башлый. «Менә, симердем». Дусты тынычландырмакчы була:

— Юк, син бик матур, юан түгел.

— Нинди юан түгел, симез инде мин!

— Юк инде, кай җирең симез!

Сүзгә малай да катышып китә:

— Әнигә кычкырма! Симез дигән икән, димәк, симез!

Дөрес! Ир кеше һәрвакыт хатын-кызны якларга тиеш.

***

Боксер Джордж Форманның биш улы Джордж исемле. Ни өчен улларына бер үк исем куштың дигәч, ул "СиБиСи Ньюс"ка интервьюсында болай дигән: «Башта сезнең башыгызга Мөхәммәд Али сугып карасын һәм сезнең ничә исем уйлап таба алганыгызны карарбыз».

***

Юрфакта укучы сөйләде.

Буш паралар барлыкка килде дә, урамда пицца ашарга уйладык. Заказ бирдек, урынны төгәл ачыклар өчен шалтыратуны сорадык, чөнки университет зур бит.

Бераздан курьер шалтырата. Мин юрфак бинасы кайда икәнен аңлатам.

Курьер шатланып җавап бирә:

— Аңладым, аңладым! Мин үзем дә юрфак бетердем!

Бер дигән мотивация…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100