Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 12 сентябрь чыгарылышы

Хәзер бала яңа смартфонда барлык функцияләр дә юк дип зарлана. Ә мин бала чакта тышлыгына җиләк төшерелгән сабынны тешләп карагач, җиләк тәме килмәвенә зарланган идем.

news_top_970_100
Мәзәкләр: 12 сентябрь чыгарылышы
Игорь Кийко карикатурасы, "Чаян" журналы

Бабайлар сөйләшә:

— Егетләр, сиксәннән соң үлү дә куркытмый икән.

— Сиксәннән соң яшәве дә куркыныч түгел инде.

***

Кызлар колагына:

Әгәр барысы да «син матур кыз» дип әйтсәләр, әмма беркем дә беркайда да синең өчен түләми икән, димәк, алар алдаша.

***

Табиб-рентгенолог, тавыкны микродулкынлы мичкә тыгар алдыннан, «сулама» дип әйтә.

***

«Хезмәт хакы эшләгән эш нәтиҗәсенә туры килергә тиеш» дигән сүзләрне ишеткән саен үзебезнең футболчылар белән хөкүмәтне кызгана башлыйм — ачтан үлмәсләр микән?

***

Хатын-кызның ике бурычы бар:

— Ире нервланганда аны тынычландыру;

— Ире тыныч булганда аны нервландыру.

***

Бер егет урамда сугышып кайта да, иптәшләренә мактана:

— Минем ничә тешем бар?

— Нормаль кешенеке 32 дип алсак, синеке 16дыр инде…

— Әйе, дөрес. Икенче сорау. Ә кайсы кулда?

***

— Безнең директор яртылаш акылдан авышкан.

— Савыга башладымыни инде?

***

Фургон йөртүче машинада бара. Бераздан туктый, таяк белән фургонга суга. Аннары тагын китә. Тагын туктый, тагын суга. Моның артыннан барган машина йөртүчегә бик кызык тоела — нигә алай итә икән? Фургон йөртүче заправкага туктагач, моңа сорау бирә:

— Нигә син вакыт-вакыт фургонга сугып аласың?

— Мин күгәрченнәр алып барам. Машина 6 тонна гына күтәрә. Ә алар — 8 тонна. Күгәрченнәрнең бер өлеше очып барса, машина тарта ала, барысы да кунса, чыдатмый…

***

Интернетта язышу.

— Мин яшь ир. Тартмыйм, эчмим, унда ятам, алтыда торам. Сүгенмим, кызлар белән йөрмим.

— Ә ничек сез өйләнмәгән? Кызлар кызыкмыймы? Гел шулай булачаксызмы?

— Дөрес, мин төрмәдән чыккач бераз үзгәрермен инде ул, әмма әлегә менә шулай.

***

Бишектә бәләкәй Вәли ята. Аты юлы белән сүгенә:

— Анагызны… әни! Нигә минем үземне генә калдырып кибеткә кереп киттең, б…!

Кырыйдан полицейский узып бара. Бу шакката:

— Вәли, син кеп-кечкенә бит әле, ә ничек сүгенәсең! Тәпи йөри дә белмисеңдер әле!

— Ә син беләсеңме?!

— Беләм!

— Белсәң, б… басып торасыңмы монда, анаңны… аттыр моннан!

***

— Вәли, сезнең Галия белән зур мәхәббәт иде бит, хәзер нихәл ул?

— Бетте-китте мәхәббәт.

— Аерылыштыгызмы?

— Юк, өйләнештек.

***

— Галия күз төбең нигә кара янды?

— Вәли инде!

— Ул командировкага китте дип белә идем.

— Мин дә шулай дип белә идем.

***

Тормышта булган хәлләр

Совет заманында булган хәл. Бер фатирны басалар. Эзли торгач, моның 14 яшьлек малай икәнлеге ачыклана. Тикшерү эксперименты уздыралар.

Карак сөйли: фатирга керә, кыйммәтле әйберләрне урлый. Шулвакыт хуҗа кайтып керә. Ул балконга чыга һәм күрше фатир балконына үрмәли. Балкон ишеге ачык була, ул фатирга керә. Хуҗабикә өйдә була, әмма ул түшәктә ир белән булу сәбәпле, малайга комачаулый алмый, малай ишектән чыгып кача.

Малайны тикшерү эксперименты өчен фатирга алып киләләр. Малай сөйли:

Менә мин шулай-шулай итеп ишекне ачып кердем. Менә бу серванттан кыйммәтле әйберләрен урладым, аннары балконга чыктым, аннан күрше балконга күчендем. 

Милиционерлар каракның ничек итеп фатирдан чыгып качканын ачыклар өчен күршенең ишеген шакый. Ир белән хатын ишекне ача. Малай сөйләвен дәвам итә. Менә мин балконнан килеп кердем, менә бу караватта бер хатын белән бер ир секс белән шөгыльләнеп ята иде. Хатын шушы иде, ир бу кеше түгел иде!!!

***

Яңа йортка күченеп килдек. Күршеләр әйбәт, тиз арада таныштык, барысы да исәнләшәләр, ачык чырайлы. Әмма бер әйбер күңелне борчый — подъездда шулкадәр пычрак, идән җыештыручылар рәтләп эшләми. Бер көнне җенләнеп киттем дә, подъездны җыештыра башладым. Күршеләр эштән кайта башлады. Мине күргәч, карашларын читкә алалар… Моңа кадәр минем белән исәнләшкән танышларым, идән җыештырганымны күргәч, минем белән сөйләшергә теләми булып чыкты.

Миңа эндәшкән бердәнбер кеше электрик кына иде. Ул да гаҗәпләнеп сорады: «Сез бит бу йортта яшисез, нигә монда юасыз?» — ди. «Чөнки башкаларга пычракта яшәү ошый», — диюдән башканы әйтә алмадым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100