Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 12 июль чыгарылышы

Балалар тавышлы була, диләр. Әмма әниләре телевизордан бик кызыклы фильм караганда кухняда варенье белән обойга рәсем ясаган баладан да тыныч җан иясе дөньяда юктыр!

news_top_970_100
Мәзәкләр: 12 июль чыгарылышы
«Чаян» журналы карикатурасы

Мин туган ил инде юк. Мин туган шәһәрнең исемен үзгәрттеләр. Мин йөргән балалар бакчасын бизнесменнарга саттылар. Мин укыган мәктәптә хәзер пенсия фонды. Мин укыган СПТУ ниндидер институтның филиалы. Миңа шулай тоела гынамы ул, әллә минем тормыш артыннан үзенең эзләрен яшереп барамы?

                             

«Минем таянычым булырсың, улым!» — диде Папа Карло Буратинога.

Әти кеше сүзендә торды. Картайгач, ул Буратинодан култык таяклары ясады. 

 

Өйгә иртәрәк кайткач, әтисе классташ кызы белән караватта яткан Вәлине күрә. Әтисе, ачуланып:

Иртәрәк түгелме, улым?

Юк, әти, икебез дә өлгердек.

 

Балалар дистанцион укый икән, мәктәпкә нигә йөрергә?

Ә әбитне кем ашый?

 

Әни, Сөләйман бик акыллы булган ди, ничек шулай була алган?

Аның бик күп хатыннары булган, ул аларны тыңлаган да, киресен эшләгән.

 

Балалар бакчасында тизрәк мәктәп җитсен иде дисең. Ә мәктәптә институтка ашкыналар. Институтта укыганда кайчан эшли башлыйм инде дип көтәсең. Эшкә чыккач, пенсиягә чыгасы килә. Ә пенсиядә: «Нишләп балалар бакчасының тәмен тапмадым икән?» - диләр.

 

Оныклары — малай белән кыз әбиләре янына килә.

Әби, син бала таба аласыңмы?

Юк инде, балалар, таба алмыйм.

Малай — сеңлесенә:

Әйттем бит мин сиңа хатын-кыз түгел ул, ир затыннан дип!

 

Ир хатыны белән баласы алдында талаша да, урамга чыгып китә. Еламсыраган кыз әнисе янына килә:

Әни, син ничә ел кияүдә инде?

Алты ел.

Ә тагын ничә елың калды?

 

Песиләрнең иң явыз дошманнары — аларны яраткан балалар.

 

Нормаль кешеләрнең отпусклары ничек үтә?

Пляжда ятасың, йөзәсең, ашыйсың-эчәсең, ятып йоклыйсың?

Ә минем отпуск ничек уза?

Балам, иртәгә үк кайтып җитегез, печән чабасы бар, аннары коймаларны рәткә китерәсе иде, коймадан соң абзар, мунча һәм бәдрәф салып чыгасы бар!

 

Ир белән хатын машинада баралар.

Хатыны:

Син беләсеңме, безнең килен йөри бит.

Ярар, киленнең проблемасы.

Шулайдыр, әмма ул бит безнең улыбызның өстеннән йөри!

Ярар, малайның проблемасы.

Әмма бит килен синең белән йөри!

Ярар, минем проблема.

Ә мин нишләргә тиеш?

Анысы инде синең проблема.

 

Мәктәптә укытучы канатланып сөйли:

Балалар, без бу җиргә хезмәт итәр өчен килгәнбез!

Вәли:

Алайса мин диңгезче булам!

 

Динозаврлар ни өчен үлеп беткән?

Алар үзизоляция режимын сакламаган.

 

Оныклары бабайларыннан көлмәкче:

Бабай, син секс яратасыңмы?

Яратам.

Ничек итеп?

Иң яхшысы — групповой!

Оныклар — шок хәлендә.

Нигә групповой?

Ишле кеше арасында качып калуы җиңелрәк.

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100