Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 11 сентябрь чыгарылышы

Вәли, башка исем белән Вконтактеда теркәлеп, хатыны белән аралаша башлагач, үзенең инде ике ел элек үлгәнен һәм хатынының ялгызлыктан тилмерүен белде.

news_top_970_100
Мәзәкләр: 11 сентябрь чыгарылышы
«Чаян» журналы карикатурасы

Кутаисида (Грузия) янгынга каршы көрәш бүлекчәсе бәйрәм итә. Тамада торып баса:

— Янгын сүндерүчеләр командасы карт кыз кебек булсын дип телим.

Бөтенесе гаҗәпләнеп кала. Акылдан язганмы? Тамада дәвам итә:

— Тавышланмагыз, мин әле башладым гына. Карт кыз кебек булыгыз — үзе һәрвакыт әзер, ә үзе беркемгә дә кирәк түгел!

***

— Баланың үскәнен ничек белеп була?

— Ул каян барлыкка килгәнен сорашмый башлый һәм кая барганын, нишләп йөргәнен сөйләүдән туктый.

***

Синоптик улының юбилеен уздыра. Улына якынча 32-35 яшь. Җилле вакытларда 28 тирәсе, яңгыр яуганда 40 та була. Урыны белән улы кыз иде.

***

— Гали, кая чабасың?

— Өйгә!

— Нигә?

— Вәли минем хатыным белән төн куныр дип куркам!

— Әле төн җитмәде бит!

— Һәй, син Вәлине белмисең икән! Ул көндез дә төн куна ала!

***

— Чын тыйнаклык нәрсә ул?

— Бик азга да риза булу, берни дә сорамау, клиндер тишеге алу һәм шатлану.

— Ә нәрсәгә шатланырга?

— Синекен алмаганнарына.

*** 

— Син биргән телефон номерына җавап бирүче юк.

— Бөтенләй җавап бирмиләрмени!

— Юк, беренче ике цифрасына җавап бирделәр, калганнары гына җавап бирми!

***

Ир икенче бүлмәдәге хатынына кычкыра:

— Укырга берәр китап тәкъдим ит әле!

— Коръән укы.

— Нигә?

— Мин синең телефоныңдагы смсларны укып утырам, әле соң түгел, Коръән укы.

***

Тормышта булган мәзәк хәлләр

СССР вакытында булган хәл. Тәртип бозган яшьләр укый торган ПТУга психология укытучысы итеп яшь кенә кызны җибәрәләр. Ул килгәч, директор башын чайкап куя — ПТУда специфик контингент укый, кыз бер дәресен укыта алса ярый.

Кыз дәрескә керә — караса, бер укучы да юк. Боларны эзләп китә. Моның укучылары бәдрәф янында тәрәзә төбендә акчага карта уйный икән. «Свара» уены. Кыз боларны дәрескә чакыра.

Психология — бик кызыклы фән, тормышта кирәге чыгачак!

— Безгә психлар кирәк түгел, психологияң дә кирәк түгел.

— Ярар алайса, укымагыз. Дәрескә бармыйсыз икән, мин дә сезнең белән уйнасам буламы?

— Акчаң бармы?

— Бераз бар, — ди кыз.

Моңа кагыйдәләрне өйрәтәләр. Кагыйдәләр гади генә — һәркем билгеле бер акча суммасы куя һәм өчәр карта тараталар. Яхшы карталар эләксә, җиңү мөмкинлеге бар. Ә инде уңышсызлары эләксә, акчаңны югалтып, картаңны ташлый аласың. Яки инде үзеңдә начар карталар булса да, башкалар синдә яхшы карталар икән дип уйласын өчен, ставканы күтәрергә була. Синең ставкаңнан куркып, башкалар карталарын ташласа, акча синеке була.

Укытучыга аңлаталар, уйный башлыйлар. Дәрес азагына бөтен укучыларның акчалары укытучы кызга күчеп бетә.

Бандит малайлар шакката:

— Безнең нинди тәҗрибә, ничә еллар уйныйбыз, ә син әле яшь кыз гына, ничек шулай оста уйныйсың?

Теге кыз, акчаларын санап утыра:

— Мин бит психологияне өйрәндем, кеше холкын беләм, сезнең кыяфәтегездән үк сезгә нинди карта эләккәнен аңладым.

Кыз малайларга акчаларын кайтара. Бу очрактан соң психология дәресләре малайлар 100 процент йөри торган бердәнбер фән була.

***

Безнең класста урлаша торган бер малай бар иде. Бөтен нәрсәне урлый. Шундый оста итеп урлый — тотылмый, тотылса да ялганлап котыла.

Югары классларда классташлары кыйнагач, ул инде мәктәптә урламый башлый. Башка җирләрдә урлый да, классташларына мактана. Үзенә кирәкмәгән әйберләрне дә урлый.

Берзаман лампочкалар урлый башлый. Милиция бүлегендә дә урлый, мәктәпкә алып килеп мактана. Аннары лифттагы кнопкаларны урлый башлый, панельләрен салдырып ала. «Нигә кирәк ул сиңа?» - дигәч, җавап та бирә алмый. Хобби моның шундый.

Укып бетергәч, мин ул малайны күрмәдем дә. Еллар узды, очраклы рәвештә очраштык.

— Кайда эшлисең? — дип сорыйм.

— ЖЭУда.

— Э-э. Кем булып?

— Лифтлар ремонтлыйм.

— Э-э… Нәрсәләр эшлисең соң?

— Син беләсеңме күпме хайван дөньяда! Лифтларны сүтәләр, панельләренә кадәр салдырып алалар! Сволочьлар! Нәрсәгә кирәктер ул кешегә!

…Язмыш төрмәдән дә шәбрәк тәрбияли.

***

Носкиларын тегендә-монда аткан ирләрне ничек тәрбияләргә? Минем танышларым белән булган очрак.

Ялгыз гына яшәгәндә, егет ничек тели, шулай яшәргә ияләнә. Носкиларын гына түгел, бөтен киемен кая тели, шунда салып ташлый.

Бу бер бик зәвыклы кызга өйләнә. Хатыны башта әйбәтләп әйтә, аннары тавыш чыгара, елап та карый, әмма иренең бу гадәтен җиңә алмый. Аннары ул ирен куркытыр өчен: «Ташлап китәм!» - дип тә әйтә. Ире ышанмый — носки өчен кем ташлап китсен инде? Әмма хатыны шундый тавыш чыгара — ир хатынын соңгы тапкыр күрәчәген аңлый… Нишләргә? Хатыны калсын өчен ул дусларын — ике ирне хатыннары белән ярдәмгә чакыра. Ирнең планы буенча, бергә кайталар, хатынны тынычландыралар һәм табигать кочагына ял итәргә китәләр.

Ир дуслары белән өйгә кайтып керсә — шакката. Бөтен идәндә, өстәлдә, урындык аркаларында, тәрәзә төпләрендә хатынының трусиклары, колготкилары ята… Дуслары шаркылдап көлә, кып-кызыл булган ир хатынының «хәзинәләрен» җыеп чыга.

Хатынына шалтырата, тегесе урамда икән, бераздан кайтам ди… Моның кайтканын көткән арада ир дусларын сыра белән сыйламакчы була. Суыткычны ачса, анда да хатынының трусиклары эленеп тора. Сыраны алып, кружкага агызыйм дисә, анда да хатынының эчке киеме икән…

Хатыны урамнан керә, аны табигать кочагына алып чыгалар, бәйрәм дә итәләр. Шуннан бирле ир бер генә носкиен да теләсә кайда салып калдырмый. Алай гына түгел — балаларын да киемнәрен урынына куярга өйрәтеп үстерә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100