Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 11 июнь чыгарылышы

Психотерапевтка барырга миңа соң инде, ә психиатрга барырга куркыныч... Психиатр өчен куркыныч.

news_top_970_100
Мәзәкләр: 11 июнь чыгарылышы
Сергей Андрианов карикатурасы, "Чаян" журналы

Оныгы бабайсыннан:

Бабай, гражданнар сугышында кемнәр җиңгән соң – кызыллармы, аклармы?

Карап-карап торам да улым, зәңгәрләр җиңгән бугай!


Исәнмесез, мин кредитка аракы сатып алырга телим.

Сезнең чыраегызга караганда, кредит тарихыгыз уңай күренә.


Хатын-кызлар һәм ирләр шулкадәр нык аерыла. Бер үк нәрсәнең дә нәтиҗәләре төрле була. Мәсәлән, ирләр юына икән, алар матуррак күренә башлый.


Нигә без космоска матур һәм сәламәт егетләрне җибәрәбез, ә чит планеталардан безгә яшел колаклы гарипләр генә килә?


Кунакта:

Аш ашыйсызмы?

Әйе.

Сезгә ничә кашык саласы?


Тормыш кагыйдәсе: соң түләгән ике түләми.


Ахмакны акыллыдан аеруы бик җиңел. Ахмакның Инстаграмында фотога караганда видео күбрәк. Ә акыллының Инстаграмы бөтенләй юк.


Ябыгу өчен диетада утыру мәҗбүри түгел. Яшелчәләр ашау җитә. Иң мөһиме – алар юылмаган булсын.


Ике туган авылда яши. Берсе колхозда тырышып эшли, икенчесе кеше кыйнап төрмәдә утырып чыга.

Болар яши шулай, төрмәдән чыкканы бераздан югары үрмәли башлый. Колхоз рәисе, авыл башлыгы, депутат...

Беренчесе:

Карале, мин берничек тә аңлый алмыйм. Мин гомер буе колхозда тырышып эшлим, кешенекенә тигәнем юк, ә бернәрсәм дә юк! Ә син! Утырып чыктың, ә хәзер нәчәлник булдың!

Әйе шул. Син анкета тутырганда нәрсә дип язасың?

Дөресен! Туганым төрмәдә утырды дип язам.

Ә мин – туганым колхозда тырышып эшли дип язам.


Сез дә табибка барганнан соң моңа кадәр җир йөзендә булмаган, беркемгә дә билгесез чирне эләктергәнегез өчен вөҗдан газаплары кичерәсезме ул?


Балачакта ни өчен бөтен кешегә дә җитәрлек итеп, күп итеп акча бастырмыйлар икән дип уйлый идем.

Балачак узды. Ә сорау калды...


Сыерыбыз сөт бирми. Шуңа күрә озакламый ит бирә башлаячак.


Кызлар, белеп торыгыз – яшь, матур, акыллы, шат, бай, саран булмаган егетләр – алтысы алты кеше.


22:00 – Матурым, сиңа мин кирәкме, футболмы?

23:50 – Әлбәттә, син!


Аноним алкоголиклар клубына кердем. Инде өченче көн әллә кемнәр белән эчеп йөрим.


Ике бабай сөйләшә.

Вәли, син минем хатыным белән йокладыңмы?

Вәли көндәлеген актара башлый:

Хәзер, әз генә көтеп тор... Әйе!

Ничек инде? Без синең белән дуслар идек! Ә син... Мин... мин... Миңа бу ошамый!

Вәли көндәлеген актара:

Әйе, миңа да ошамаган.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100