Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 10 сентябрь чыгарылышы

Хатын-кыз бала тапканда гына 37,5 температура белән интеккән ирнең ни кичергәнен якынча аңлый ала.

news_top_970_100
Мәзәкләр: 10 сентябрь чыгарылышы
«Чаян» журналы карикатурасы

Ир-атлар хатыннарының чәч кистергәнен ике очракта күрә:

— Хатыны пеләш кайтып керсә;

— Хатынының чәч кистергәнен чәчтарашханә ишеге төбендә көтеп утырса.

***

Галия Вәлигә ял йортыннан яза:

— Ике атнада ике тапкырга ябыктым. Нишлим икән?

Вәлидән җавап:

— Тагын ике атнага кал.

***

Бер ир салым инспекциясенә җыена. Уйлый бу — әйбәт киенсәм, бай дип уйларлар, күп сорарлар. Начар киенсәм — махсус начар киенгән дип уйларлар да, тагын да күбрәк сорарлар… Уйлый-уйлый да, хатынынан киңәш сорый.

Хатыны:

— Мин сиңа кияүгә чыгар алдыннан шундый ук сорауны әнигә биргән идем. Ефәк төнге күлмәгемне киимме, гадине генәме дип сорадым.

— Соң, шуннан?

— Ниндине генә кисәң дә, барыбер таңга кадәр кыз булып чыга алмыйсың, — диде.

***

Характеристикадан: «Табигать аңа матурлыкны өеп биргән. Һәм шуның белән табигатьнең аңа бүтән бүләкләре калмаган». 

***

— Кайда кино каравы әйбәтрәк — өйдәме, кинотеатрдамы?

— Кинотеатрда! Анда үбешеп тә була.

— Нигә? Өйдә дә үбешеп була бит.

— Юк, өйдә булмый, өйдә хатын күрә.

***

— Хәзер шундый вакыт, яшәү дә кыйбат, үлүе дә…

— Әле без үрчеп карамадык.

***

Хатыны — иренә:

— Син мине бер тапкыр булса да аңларга тырышып кара!

— Ә син үзеңне үзең булса да аңлыйсыңмы соң?

— Аңламыйм анысы, әмма мин тырышып булса да карыйм.

***

Әнисе — кызына:

— Син бигрәк әшәке, сүз тыңламый торган кыз булып чыктың!

— Бөтен дәгъваларны да җитештерүчеләренә адреслагыз.

***

Автобуста бер ханым — бер иргә:

— Нигә сез миңа эштеренеп барасыз ул? Берәр нәрсә телисезме әллә?

— Юк.

— Алайса башкаларга эштеренегез, бәлки алар телидер.

***

Завуч белән физкультура укытучысы бәдрәфтә тәмәке тарткан Вәлине күрделәр, әмма аны кулыннан тотарга җөрьәт итмәделәр, чөнки кабинкадан чыгарга шикләнделәр.

***

Куянны урманда участковый итеп билгелиләр. Бу Төлкене тотып ала:

— Кемнең тунын урладың?

— Минеке. Урламадым.

— Ялган сөйләмә!

Төлкене төрмәгә утыртып куялар. Утыра бу шулай. Янына Казны кертеп ябалар. Төлке сорый:

— Ә сине нигә утырттылар?

— Ел саен нинди акчага көньякка очасың дип сорады.

***

Вәли тимер юл белән уйный. Әнисе кухняда ашарга әзерли. Вәли:

— Нәрсә, анагызны… … …! Поезд ун минуттан китә! Тизрәк кереп утырыгыз, кабахәт пассажирлар! Сумкаларыгызны ишек төбеннән алыгыз, анагызны…!

Әнисе Вәли янына чыга да, аны орыша.

Вәли яңадан уйный башлый.

— Безнең поезд биш минуттан китә. Сумкаларыгызны ишек яныннан алыгыз, кереп утырыгыз.

Бераз вакыттан соң:

— Безнең поезд ни өчен вакытында китми дигән сорау белән кухнядагы ханымга мөрәҗәгать итегез, мин гаепле түгел.

***

Ипотека алдым. Өч эштә эшләргә һәм исән калырга мөмкин икән. Дөрес, исән калмавың хәерлерәк булыр иде анысы.

***

Тормышта булган мәзәк хәлләр.

***

Аяк киеме кибетендә әби сатучы янына килә.

— Минем бабайга 43 үлчәмле аяк киеме кирәк иде.

Сатучы:

— Киеп карый аласыз.

Бабай:

— Юк, кирәкми.

Сатучы:

— Нигә инде. Менә утырыгыз шунда, киеп карагыз.

Бабай:

— Юк, бәйләнмәгез әле миңа! — Нервланып чыгып китә.

Әби:

— Чынлап та, нигә бәйләнәсез ул бабайга? Минем бабай түгел бит ул, минеке өйдә калды.

***

Бер танышым сөйләде. Ул биш ел элек өйләнде, хатыны чибәр, акыллы, тәмле пешерә, дус яшиләр. Хатын да ирен ярата… кебек. Әмма башта гына.

Яшьлек кайнарлыгы тиз уза. Берзаман болар тормышы бозыла башлый. Сөйләшергә сүзләре юк, бер-берсен аңламыйлар, шуннан тавыш чыга. Өстәвенә, эш авыр, хезмәт хакы аз, тормышның яме бетә, бергә бәйләгән балалар да юк. Ир аерылышу турында сүз кузгата — болай яшәгәнче, аерылыйк. Болар бер-берсе белән түгел, аерым вакытны күбрәк уздыра башлый.

Шулай, көннәрнең берендә моның хатыны үзгәрә дә куя. Брюнеткадан блондинкага әйләнә, башка төрле рецептлар буенча әзерли башлый, түшәктә дә бөтенләй икенчегә әйләнә, ире яраткан темаларга сөйләшә… Башка төрле киенә, ир шакката, кабат гашыйк була моңа. Аерылышам дип йөргән идем, дурак булганмын дип сүгә башлый үзен.

Күпмедер вакыттан соң бу хатынның иптәш кызы серен ачыклый, иренә әйтә, ире — танышыма… Хатын чираттагы тавыштан соң иренең ни өчен нервлы булуын ачыкларга уйлый. Ирен бер дә югалтасы килми моның, чарасын эзли. Башта аның Вконтактесын тикшерә, сөяркәсе кем икәнен эзли. Эзли, таба алмый, әмма иренә нинди хатыннар ошаганын, нинди ризыклар яратканын, нинди темалар белән кызыксынганын ачыклый. Ире яшерен рәвештә генә караган порнофильмнарны да карап, шундагы кызларның нинди булуын белә. Шулардан чыгып, ирен өр-яңадан өйрәнеп чыга. Менә шулай итеп, өр-яңадан яшәп китәләр.

***

Ир хатыны белән пляжда ял итә. Аннары хатыны йөзәргә китә, ир йокымсырап кала. Бераздан башын күтәреп караса — хатыны диңгезгә карап басып тора. Ирнең күз күреме минус алты, әмма хатынын купальнигыннан таный… Йөзәргә дип кереп китә. (Алга китеп әйткәндә — бу аның хатыны булмый, ә аныкы шикелле үк купальник кигән башка хатын була). Ул аның янына килә дә, кочаклап ала. Хатын да аны үз ире дип уйлый, сүз әйтми. Ир дә үз хатыны түгел икәнне абайлап өлгерми… Ул арада ирнең җилкәсен бер ир кага:

— Нишлисең син монда?

— Ә анда синең ни эшең бар?

Теге ирнең ияге асылынып төшә. Нинди оятсыз ир — хатынын кочаклаган, әле ни эшең бар дип тора! Әмма иренең тавышына хатыны борылып карый да, чит иргә кочаклатып торганын күреп ала… Чинаган тавыш, акырыш-бакырыш… Әмма бар да әйбәт тәмамлана — ике ирне бар дуслаштыра.

***

Укытучы ханым белән булган хәл. Беренче иреннән аерылганнан соң ханым озак еллар ялгыз яши, гомерен балаларга гына багышлый, әнисе белән бер фатирда тора. Әмма боларны димләп кавыштыралар, бу бер ир белән таныша. Никах укыталар, әмма яшәп китә алмыйлар, бераз аерым яшиләр. Һәм менә көтелгән көн килеп җитә, ир яшәргә хатыны янына килә. Ә ханымның иртәдән кичкә кадәр дәресләр, имтиханнар, бик авыр чагы… Үч иткәндәй, хатынының әтисе дә аңламый торганрак әби. Залда яраткан сериалын карап утыра, ул арада ханым йоклап китә, ә ир әбисе каршында чишенергә оялганлыктан, ятмый.

Әби икенче бүлмәгән чыгып китә, ир, чишенеп, хатыны янына ятмакчы була. Хатыны караватка җәелеп яткан, моңа урын да юк. Бу стена белән хатыны арасына кысылып ятмакчы була. Хатыны йокы аралаш:

— Фамилия!

Ир шакката:

— Белмим, — дип җавап бирә.

— Фамилияңне белгәч керерсең!

Иртән бу хакта ир хатынына сөйли — ә тегесе инде берни хәтерләми икән. Эштәгесен өйгә ияртеп алып кайткан.

Укытучыларның ни дәрәҗәдә арып кайтканын шуннан белегез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100