Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 1 сентябрь чыгарылышы

Кулына чүкеч белән суккач, әдәбият укытучы берничә минутка ОБЖ укытучысына әйләнеп алды.

news_top_970_100
Мәзәкләр: 1 сентябрь чыгарылышы
«Чаян» журналы карикатурасы

Әби оныгы белән мәктәп-мәктәп уйнадылар. Соңыннан гына әби оныгы урынына дәрес әзерләгәнен абайлап алды.

***

— Алло, Галия ханыммы бу?

— Әйе!

— Сезгә банктан шалтыраталар иде.

— Кайтарам мин сезгә акчагызны! Кайтарам!

— Ярар, акча да кирәкми инде. Коллекторларны кая куйдыгыз?

***

Бабайның оныгы өйләнә дә, яшьләр аның янында яши башлый. Бабайны мич башына куып менгерәләр. Бу шунда йокларга ята гына, яшьләр сөешә башлый. Бабай уфтанып ята, их, бар иде яшь чаклар… Ә тегеләр сөйләшә:

— Әйдә, басып.

— Әйдә!

— Әйдә, утырып!

— Әйдә!

— Әйдә, син өскә!

— Әйдә!

— Әйдә, син аска!

— Әйдә!

— Әйдә кадрибобик итеп!

Бабай шакката — монысы нәрсә икән инде тагын? Үрелеп карый — берни күренми. Тагын үрелә — юк инде. Тагын да үрелүе була — мич башыннан дөбердәп егылып төшә.

Оныгы:

— Бабай, ни булды?

— Берни дә булмады, улым, кеше шикелле яратышырга кирәк!

***

Африкадан килгән Мугабены күргәнче ирләр мунчасында җыештыручы булып эшләгән Галиянең яраткан сүзе «Һай, күрмәгән нәрсәм булса икән» иде.

***

Укытучыларга бер гозер: быел «Каникулларны ничек уздырдым?» дигән иншада сүгенү сүзләре булса, күз йомып кабул итсеннәр иде.

***

Сез салымнар күп дип зарланганда шуны исегездә тотыгыз: кайдадыр "Мерседес" сатып алырга акчасы җитмәгән бер түрә баласы күз яшьләре түгә.

***

— Исәнмесез, бу — социологик сораштыру. Сез булачак пенсиягезне кая урнаштырдыгыз?

— Булачак пенсиямне мин район башлыгына яңа йорт салуга һәм безнең депутатның улына яңа машина сатып алуга күчердем.

— Гаҗә-әп. Ә нигә?

— Чөнки миннән берәү дә сорап тормады.

***

Бала әнисеннән сорый:

— Әни, нигә әби ак, бабай да ак, ә мин үзем кысык күзле, үзем кара тәнле?

— Ай, улым, мин ул төнне исемә төшерсәм!.. Өрмәгәнеңә рәхмәт әйтеп яшә.

***

Әби оныкларын сүгә:

— Хәзер яшьләр азды! Кияүгә чыкканчы ук егетләрегез белән йоклап йөрисез!

— Әби, сез яшь чакта андый түгел идегезме?

— Юк! Без яшь чакта кызлар тәртипле иде. Менә мин бабагыз белән дә беренче тапкыр олы улым туганнан соң гына йокладым.

***

Укытучы Галия Сәлимовна балаларны фотога төшәргә өнди:

— Балалар, фотога төшсәгез, олыгайгач, сезнең үзегезгә күңелле булыр. Искә алырсыз — менә бу Гали, хәзер инде күренекле табиб. Ә менә бу Галия, атказанган укытучы.

Вәли:

— Ә бу Галия Сәлимовна, инде әллә кайчан катты.

***

Җырчылар гына түгел, стюардессалар да фонограмма куллана. Куркынычсызлык техникасын фонограммага башкаралар, ә беркем дә билет хакын кире кайтарыгыз дип тавыш чыгармый.

 ***

Улым, әйдә бәрәңге казырга барабыз!

Әти, иртәнге өч бит!

Улым, тор инде, бәрәңге казыйсы бар.

Әти, безнең бәрәңге бакчабыз юк бит!

Бәрәңге бакчабыз булмаса да, бәрәңге ашыйсы килә бит.

 ***

Нигә бер капчык бәрәңге өчен төрмәгә утырталар, ә миллионлаган сум акча урлаган өчен берни дә юк?

Чөнки бәрәңге — ул байлык, ә рубльнең бәясе юклыгын үзегез дә беләсез.

 ***

Инстаграмда утырам, кызган бәрәңге исе килә. Ә бит мин бәрәңгене пешерергә куйган идем, кыздырырга түгел.

***

Ир хатынының бәрәңге казыганын карап, тәмәке көйрәтеп утыра:

Әйе, бер малай алып кайтмадың миңа, хәзер менә ул казыр иде.

Казыр иде! Икегез бергә тартып утырыр идегез.

 ***

Галия Вәлинең төн буе Гали белән эчкәнен һәм шул сәбәпле өенә кайтмавы турында сөйләгәнен дәшми генә тыңлап торды. Шкаф эчендәге Гали дә бер сүз дә дәшмәде.

 ***

Галия белән Вәли, тормышларына ямь кертербез дип, порнофильм карарга утыралар. Карап утыралар — тегендә актерлар болай кылана, тегеләй кылана…

Вәли:

Хатын, сиңа кайсы ошады?

Беренчесендәге кухня шәп иде, шундый яшелне аласы килә минем дә. Ваннадагы кафельне дә шундыйга алыштырырга кирәк. Өстәл дә иске инде, бераз акча булса, шушындыйга алыштырасы иде.

 

Галия ике Вәли арасында йоклап киткәндә теләкләр теләгән иде югыйсә, әмма аның теләкләре түгел, ике Вәлинең теләкләре генә чынга ашты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100