Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 1 июль чыгарылышы

Кемнәр пандемия вакытында битлек кигән, өйдә утырган, социаль дистанция саклаган — шулар коллективта бөтен эшне җигелеп тартып баручылар.

news_top_970_100
Мәзәкләр: 1 июль чыгарылышы
"Чаян" журналыннан

Беренче бала — бөтенесен дә юабыз, кайнатабыз, үтүклибез!

Икенче бала — юабыз, кайберсен үтүклибез, песи савытаннан ашамасын дип карыйбыз.

Өченче бала — песи савытыннан ашап, песи ач калган икән, димәк, песи үзе гаепле.

 Быел мин коронавирус аркасында Швейцариягә бара алмый калдым. Башка елларны акча булмау аркасында бара алмаган идем.

 

Ир роддомга баласын алырга килә. Караса — баласы кара тәнле.

Хатыны аңлата башлый:

Минем сөт булмады, ә күршедә кара тәнле ана ята иде. Мин аның сөтен эчердем, баланың тәне күз алдында каралды!

Булмас!

Менә чынлап инде!

Болар талашалар. Ир әнисе янына китә. Ирнең хатынына ышанасы да килә, әмма көнләшә дә. Аптырагач, әнисенә сүз ката.

Әни, менә шундый хәл. Хатын балага кара тәнле хатынның сөтен эчергән. Шуңа күрә аның тәне каралган. Шундый хәл була аламы?

Ала, улым! Минем белән дә шундый хәл булды.

Ничек?

Менә шулай инде. Син тугач, минем сөтем җитмәде дә, мин сиңа сыер сөте эчергән идем. Син бик акыллы малай булып туган идең, бозау кебек аңгырага әйләндең.

 

Минем кошелегым суган кебек.

Түгәрәкмени?

Юк, ачкан саен елыйсы килә.

 

Хезмәткәр директоры янына килә:

Сез миңа 500 сумга азрак түләгәнсез!

Узган айда ялгыш 500 сумны артыграк биргән идек. Ул вакытта бит сез дәшми калдыгыз! Менә шул хезмәт хакын бу айда тотып калдык.

Әлбәттә, бер тапкыр ялгышуны гына мин кичерә алам. Әмма ай саен ялгышу булырга тиеш түгел!

 

Доктор палатада яткан кыз янына керә:

Чишенегез, миңа сезне карарга кирәк.

Тегесе, уңайсызланып:

Мине иртән генә терапевт чишендереп карады бит инде, бар җирегез дә әйбәт, диде.

Әйе, миңа да сөйләде, шуңа карыйсым килгән иде.

 

Доктор:

Мин сезгә ничә бармак күрсәтәм?

Авыру:

М-м… Унике бугай…

Дөрес. Кайбер бармаклар — сезнеке. Сез бик көчле авариягә эләккән идегез. Хәзер хирург керер.

Ә сез кем?

Мин - окулист. Авариядән соң күзегез ничек күрә икән дип тикшереп карадым.

 

Эшкә урнашырга килгән кешегә сорау бирәләр:

Үзегез турында сөйләгез әле.

Юк, сөйләмим.

Нигә?

Минем бик тә бу эшкә урнашасым килә иде. Дөресен сөйләсәм, алмассыз дип куркам.

Доктор, анализлар әзерме инде? Мин кызыксынудан үләм инде.

Анализларыңа караганда, кызыксынудан гына түгел…

 

Доктор, мин нәрсәдән зарланырга да белмим, бөтен җирем авырта.

Бөтен җирегезне дәваларга акча, ай-һай, җитәр микән...

 

Кайбер илләрдә, кеше нәрсәдер урласа, сул кулын чабып өзәләр икән.

Тагын нәрсәдер урласа, уң кулынмы?

Юк, тагын урлап тотылса, башын чабалар — беренче тапкырдан берни дә аңламаган икән, димәк, башы кирәк түгел дигәнне аңлата.

 

Галия, егетенә ошарга тырышып, озаклап бизәнә, ясана.

Вәли, син кызларны гел секс-бомба дисең. Менә болай мин секс-бомбага охшаганмы инде?

Юк, секс-петарда.

Ничек?

Тавышың күп, ә шартлагычы аз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100