news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мөслимдә югалган Алмазның мәетен таптылар

19 яшьлек егет үлеме сәбәпләрен полиция хезмәткәрләре ачыклый.

news_top
Мөслимдә югалган Алмазның мәетен таптылар
Мөслимдә югалган 19 яшьлек Алмаз Гыйльфанов мәетен Ык елгасы төбеннән табып алганнар. Бу турыда “Татар-информ” агентлыгына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Алмаз 21 августта өеннән чыгып китеп, югалган иде. Әбисе сүзләренчә, аның артыннан билгесез бер кеше кергән һәм алар бергә чыгып киткәннәр. Шул вакыттан бирле Алмазны беркем дә күрмәгән. Егетне эзләүгә волонтерлар да кушылган.

Ике көннән соң Ык буенда аның велосипеды һәм киемнәрен тапканнар.

Коткаручыларның кичә елгадан яшь егет мәетен тапканы бүген билгеле булды. Аны полициягә тапшырганнар. Алар фаҗиганең сәбәпләрен ачыклаячак. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар