news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мөслимдә куркыныч автоһәлакәт: бәрелгәннән соң автомобиль янып беткән

29нчы декабрьдә төнге 23.00 сәгатьтә Мөслимнең Урожай урамында юл-транспорт һәлакәте булды.

news_top
Мөслимдә куркыныч автоһәлакәт: бәрелгәннән соң автомобиль янып беткән

«Лада-Калина» машинасы, каршы як полосага чыгып, 14нче модельле ВАЗга килеп бәрелә. Авария нәтиҗәсендә, автомобильгә ут каба һәм машина тулысынча янып бетә.

«Калина» шоферы вакыйга булган урынны ташлап кача. ДАИ хезмәткәрләре аны икенче көнне генә тоткарлый алалар.

Вакыйга булган урында шаһитлар автомобильнең янганын видеога төшереп алган.

Тикшерү эше бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар