Мөслимдә, су басу сәбәпле, куркыныч хәл туган
Ут чыгу куркынычы чыкты, дип язалар социаль челтәрләрдә.
Мөслиминформ аккаунтында Мөслимнең Кооператив урамындагы 170б йортында килеп чыкккан куркыныч хәл турында язалар.
Йортның ишегалдын һәм подвалын су баскан. «Подвалда электр щиты куелган, ут чыкмасын», дип борчыла бу йортта яшәүчеләр.