news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мөслимдә ике балалы хатын, пистолеттан атып, кибет кассасын талаган

Хатын үзенең бу гамәлен акча җитмәү белән аңлаткан.

news_top
Мөслимдә ике балалы  хатын, пистолеттан атып, кибет кассасын талаган
Мөслим районының Михайловка авылындагы кибеттә 32 яшьлек хатын-кыз пистолет белән куркытып, кассадан 24 мең сум акча алып чыгып киткән. 

Пневматик коралдан әлеге хатын берничә мәртәбә аткан. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре аны Сарман районының Рантамак авылы янына җитәрәк тоткарлаган. 

Әлеге хатын - Сарман районыныкы, ике баласы бар, кияүдә түгел. Әлеге адымга акчасызлык этәрде дигән. Бүгенге көндә тикшерү эше бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар