Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөслимдә бензин мичкәсе шартлап, бер ир-ат һәлак булган

Мөслимдә бензин мичкәсе шартлап, бер ир-ат һәлак булган

news_top_970_100
Мөслимдә бензин мичкәсе шартлап, бер ир-ат һәлак булган
Мөслим районы үзәгенең Кооператив урамында бер ир-ат һәлак булган. Ул бензиннан бушаган мичкәне эретеп ябыштыру эшләрен башкарган. Шул чакта шартлау булган һәм ир-ат үлгән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итте.

"Бүген көндез 112 бердәм номерына шалтырату килде. Кооператив урамында авыл хуҗалыгы предприятиесе янында шартлау булган. Имгәнүчеләр бар, дип әйттеләр", - дип сөйләгәннәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Урынга барган коткаручылар егерме кубометр күләмле бензин мичкәсе шартлавын ачыклаган. Мичкә "Камаз" арбасына куелган була. Бер ир-ат шул мичкәне эретеп ябыштырып маташа. Шул чакта мичкә шартлый. Янгын чыкмый.

Әлеге фаҗигадә эретеп ябыштыручы 29 яшьлек  ир-ат һәлак була. Йөк машинасын йөртүче ир-ат пешә. Аны Мөслим Үзәк район хастаханәсенә китергәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100