Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөслимдә агрофирма хуҗалары авариягә юлыккан хуҗасыз атны чалганнар

Мөслим халкы бу көннәрдә авариягә юлыккан бичара ат турында имеш-мимешләр "эшкәртеп" яши. Атның кемнеке икәнен әлегә кадәр ачыклый алмыйлар.

news_top_970_100
Мөслимдә агрофирма хуҗалары авариягә юлыккан хуҗасыз атны чалганнар
Мөслим-Саклаубаш юлында "Рено" машинасы каршысына көтмәгәндә ат килеп чыга. Машинага җитди зыян килә, атның аягы сына. Бәхеткә, машина эчендәгеләргең берсе дә зыян күрми. Автомобильдә Чаллы кешесе була.

Авариядән соң бичара атны, арбага салып, бер агрофирмага алып кайталар һәм аның территориясендә чалалар. 

Бу вакыйга шушының белән тәмамланыр да иде, әмма аның дәвамы була. Машина хуҗасының юл йөрү кагыйдәләрен бозуы исбатланмый. Авария сәбәпчесе - юлга кисәк чыккан ат. Авариядән килгән зыянны атның теләсә кайда йөрүенә юл куйган хуҗа гаепле. Чаллы кешесе җимерелгән машинасы өчен акча түләүне таләп итә. Димәк, машинага килгән зыянны да ат хуҗасы түләргә тиеш. 

ЮХИДИ гаеплеләрне ачыклый башлагач, агрофирма җитәкчелеге ЮХИДИда "ат безнеке түгел" дигән күрсәтмә бирә. Ә агрофирмада эшләүчеләр "ат безнеке" дип күрсәтмә биргән. Ә бит инде әйтелгәнчә, авариядән соң атны агрофирма бүлекчәсе территориясендә чалганнар! 

Ат әлеге агрофирманыкы булмагач, алар нигә алайса кеше малына кул сузганнар, дигән сорау туа. Агрофирма җитәкчесе, бер җаваплылыктан котылам дип, өстенә икенчесен генә алмый микән, дигән уйда мөслимлеләр.






Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100