news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мөслимдә 25 яшьлек егетне шешәдәше үтергән

Пычак кадап үтерү буенча җинаять эше кузгатылган.

news_top
Мөслимдә 25 яшьлек егетне шешәдәше үтергән
шәхси чыганак

27 февральдән 28 февральгә каршы төндә Мөслимнең Октябрь урамында куркыныч җинаять булган. 1980 елгы Мөслим егете 1996 елгы Рус Шуган авылы егетенә пычак белән кадаган. Йөрәккә бер тапкыр кадалган пычак егетнең үлеменә китерә.

Бүгенге көндә үтерүдә гаепләнүче егет сак астына алынган. Җинаять эше кузгатылган. «Кулына пычак алып, кеше гомерен өзгән райондашыбызга биш елдан алып 15 елга кадәр төрмә яный. Егетләрнең икесе арасында чыккан низаг бергә утырып спиртлы эчемлекләр эчү аркасында башланган», — дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар