Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөслим районы Сикия авылы су астында калган

Авыл янәшәсеннән агучы Сикия елгасы ярларыннан чыгып ташыган.

news_top_970_100
Мөслим районы Сикия авылы су астында калган
https://www.instagram.com/vkazani_interesn0/

Татарстанның Мөслим районы Сикия авылы су астында калган. Көннең кисәк җылытып җибәрүе дә тәэсир иткән булса кирәк, авыл янәшәсеннән агучы Сикия елгасы ярларыннан чыгып ташыган. Елга шул дәрәҗәдә күтәрелгән — йорт, мунча, ишегаллары су астында калган. Су эченнән кайбер йортларның түбәләре генә күренеп тора. Әлеге кадрларны «Мэш Иптэш» телеграм каналы һәм «В Казани интересно» инстаграм аккаунты урнаштырган.

Су баскан урында коткаручылар эшли диелә бу хәбәрдә.

Телеграм каналның бер язылучысы әлеге хәлләргә аптыраш белдерә. «Ни өчен коткаручылар су баскач кына ярдәмгә чыга? Аларның бурычы — язгы су басуларга каршы чаралар үткәрү. Мең яки аннан да күбрәк сау-сәламәт кеше көннәр буе тик утыра да, 45 яшьтә „киеренке эш шартлары“ аркасында пенсиягә китә», — дип язган ул.

«Яңалык ишетмәдегезмени, хәзер коткаручылар ягулыкны саклап тотарга тиеш. Шуңа вакытыннан алда чараларын күрмиләр», — дип җавап кайтарганнар аңа.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100